Садыр Жапаров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Садыр Жапаров latin yazuında])
Садыр Жапаров
Кыргызстан президенты
Вазыйфага керешкән
2021 елның 28 гыйнвары
Премьер-министр Артем Новиков (в.б.);
Улукбек Марипов;
Акылбәк Жапаров (в.б.)
Аңа кадәр Сооронбай Жээнбәков
Кыргызстан премьер-министры
Вазыйфада
2020 елның 10 октябре – 2020 елның 14 ноябре
Аңа кадәр Кубатбек Боронов
Дәвамчысы Артем Новиков (в.б.)
5нче чакырылыш Жогорку Кеңеш депутаты
Вазыйфада
2010 ел – 2013 ел
Шәхси мәгълүмат
Туган 6 декабрь 1968(1968-12-06) (55 яшь)
СССР, Кыргызстан ССР, Эссек-Күл өлкәсе, Түп районы, Кең-Суу
Сәяси фирка Мекенчил;
Ата-Журт
Җефет Айгуль Жапарова[d]
Белем Фрунзе физик тәрбия һәм спорт институты;
Кыргыз-Россия Славян университеты

Садыр Жапаров, Садыр Нургожо улы Жапаров (кырг. Садыр Нургожо уулу Жапаров, 1968 елның 6 декабре, СССР, Кыргызстан ССР, Эссек-Күл өлкәсе, Түп районы, Кең-Суу) — Кыргызстан сәясәтчесе һәм дәүләт эшлеклесе, Жогорку Кеңеш депутаты. 2020 елның октябрендә Кыргызстанда парламент сайлаулары нәтиҗәләренә каршы халык баш күтәрүе шартларында Кыргызстан премьер-министры итеп сайлана. 2020 елның 15 октябреннән Кыргызстан президенты вазифаларын башкара. 2020 елның 14 ноябрендә, 2021 елның 10 гыйнварында вакытыннан алда узачак Кыргызстан президентын сайлауларда катнашу өчен, Кыргызстан президенты в.б. һәм ил премьер-министры вазифаларыннан баш тартуын белдерә. 2021 елның 10 гыйнварында узган президент сайлауларында беренче турда җиңә. 2021 елның 28 гыйнварынннан Кыргызстан байрагы Кыргызстан президенты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1968 елның 6 декабрендә Эссек-Күл өлкәсе Түп районы Кең-Суу авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Фрунзе шәһәрендә физик тәрбия һәм спорт университетында укый (1986—1991). 1987—1989 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. 2006 елда икенче югары белем алган: Борис Ельцин исемендәге Кыргыз-Россия Славян университетының юридик факультетын (Бишкәк) тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1986—1987 һәм 1989—1995 елларда — Түп районы «Санташ» күмәк хуҗалыгы рәисе.
  • 1996 елда — Кыргызстан ЭЭМ Эссек-Күл өлкәсе полициясендә махсус рота инспекторы.
  • 1996—2000 елларда — «Солтонкүл» крестьян хуҗалыгы рәисе урынбасары.
  • 2000—2002 елларда — «Гүзәл-МХААД» ААҖ генераль директоры.
  • 2002—2005 елларда Балыкчы шәһәрендә урнашкан «Нурнефтегаз» кече нефть эшкәртү заводы башлыгы[1].

Сәяси эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2005 елның мартында Түп районыннан 3нче чакырылыш Жогорку Кеңеш депутаты итеп сайлана. «Киләчәк» фракциясе җитәкчесе була.

2007 елның декабрендә узган парламент сайлауларында президент Курманбек Бакиев яклы «Акжол» фиркасеннән Жогорку Кеңеш депутаты итеп сайлана, депутатлыктан китеп, 2007—2009 елларда президент киңәшчесе булып эшли.

2008—2009 елларда Коррупцияне булдырмау буенча милли агентлык комиссары (уполномоченные), 2009—2010 елларда Кыргызстан дәүләт кадрлар хезмәте каршындагы Коррупцияне булдырмау буенча агентлык директоры[2].

2010 елның июнендә булып узган милләтара вакыйгаларда (Ош шәһәрендә кыргызлар һәм үзбәкләр аарасында булган бәрелеш) кыргыз милләтчеләре ягында катнашкан.

2010 елның октябрендә узган парламент сайлауларында «Ата-Журт» фиркасеннән Жогорку Кеңеш депутаты итеп сайлана. Суд-хокукый мәсьәләләр буенча комитет рәисе була.

2012 елдан башлап туган ягы Эссек-Күл өлкәсендә урнашкан һәм Канаданың алтын чыгару ширкәте Centerra Gold Inc. кулында[3] булган Комтүр алтын руднигын Кыргызстан кулына алуны яклап чыгыш ясый һәм якташ-кыргызлар арасында популярлык казана.

Җинаять эше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2013 елның мартында Бишкәк район суды «хакимиятне көч кулланып тартып алырга омтылыш» маддәсе буенча 1 ел 6 айга иректән мәхрүм итә, ләкин Бишкәк шәһәр суды сәясәтчене аклый һәм суд залында азат итә[4].

2013 елның июнендә Садыр Жапаров Эссек-Күл өлкәсе губернаторын тоткын итеп алуда гаепләнә, ләкин үз гаебен танымый, илдән чыгып китә.

Мөһаҗирлектә Кипрда яши[5].

2017 елның 25 мартында илгә кайтканда Казакъстан-Кыргызстан чигендә кулга алына, Эссек-Күл өлкәсе губернаторы Эмилбек Каптагаевны тоткын итеп алуда гаепләнеп, 11 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм ителә.

Премьер-министр итеп сайлануы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2020 елның 6 октябрендә Кыргызстанда парламент сайлаулары нәтиҗәләренә каршы халык баш күтәрүе шартларында тарафдарлары ярдәмендә төрмәдән азат ителә. «Достук» кунакханәсендә Кыргызстан парламенты депутатлары (кворум җитмәү шартларында) Садыр Жапаровны Кыргызстан премьер-министры итеп сайлый[6]. Ил президенты Сооронбай Жээнбәков хакимияттән баш тарткач (отставкага киткәч)[7], 2020 елның 15 октябреннән ил президенты вазифаларын вакытлыча (яңа президент сайлаулар узганчы) башкаруны өстенә ала[8][9].

Вакытыннан алда президент сайлаулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2020 елның 14 ноябрендә, 2021 елның 10 гыйнварында вакытыннан алда узачак Кыргызстан президентын сайлауларда катнашу өчен, Кыргызстан президенты в.б. һәм ил премьер-министры вазифаларыннан баш тартуын белдерә. Кыргызстан президенты в.б. булып парламентның яңа сайланган спикеры Талант Мамытов, премьер-министр вазифаларын беренче вице-премьер Артем Новиков башкарачак.

Вакытыннан алда узачак Кыргызстан президентын сайлауларда Садыр Жапаровка көндәш булырга 14 ноябрьгә 63 кандидаттан гариза кергән. Алар арасында — парламентның элекке спикеры Канат Исаев, «Бутун Кыргызстан» оппозиция фиркасе лидеры Адахан Мадумаров, эчке эшләр министры урынбасары Курсан Асанов һ. б.[10].

2021 елның 10 гыйнварында узган президент сайлауларында беренче турда җиңеп, Кыргызстан Президенты итеп сайланган[11][12].

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, дүрт баласы бар.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2024 ― Дуслык ордены (Татарстан)[13]
  • 2023 ― Почет ордены[d] (РФ) ― Кыргызстан-Россия мөнәсәбәтләрен, Россия Федерациясе һәм Кыргыз Республикасы арасында стратегик партнерлыкны һәм союздашлыкны ныгытуга, Евразия киңлегендә интеграция процессларын үстерүгә керткән зур өлеше өчен[14]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кыргызстан президенты в.в.б. рәсми сайты (рус.)
  2. Почему осужденного Садыра Жапарова так продвигают в премьер-министры и как он стал так популярен среди некоторых протестующих. KLOOP.KG — Новости Кыргызстана
  3. Centerra Gold Inc.
  4. Суд оправдал лидеров «Ата-Журта». KLOOP.KG — Новости Кыргызстана
  5. Биография Садыра Жапарова. РИА Новости, 06.10.2020
  6. В Киргизии за право управлять страной борются два премьер-министра. ИА Регнум, 7.10.2020(рус.)
  7. Президент Кыргызстана ушел в отставку. Укринформ, 15.10.2020(рус.)
  8. Исаев отказался быть и.о. президента, полномочия передали мне — Жапаров. 2020-10-15 тикшерелгән.
  9. Спикер парламента Кыргызстана Канат Исаев отказался исполнять обязанности президента страны. Укринформ, 17.10. 2020(рус.)
  10. Жапаров сложил полномочия и.о. главы Киргизии для участия в выборах. interfax.ru, 14.11.2020(рус.)
  11. правительства Киргизии
  12. Сайлаулар турында мәгълүмат Кыргызстан Үзәк сайлау комиссиясе сайтында
  13. Глава Татарстана вручил Садыру Жапарову орден «Дуслык». Sputnik Кыргызстан, 21.02.2024(рус.)
  14. Указ Президента Российской Федерации от 12.10.2023 № 770 "О награждении орденом Почета Президента Киргизской Республики Жапарова С.Н.". Официальный интернет-портал правовой информации (2023-10-12). 2023-10-12 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]