Эчтәлеккә күчү

Сайберҗая

2°55′21″ т. к. 101°39′18″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сайберҗая latin yazuında])
Сайберҗая
Нигезләнү датасы 17 май 1997[1]
Рәвеш
Дәүләт  Малайзия
Административ-территориаль берәмлек Сепанг[d]
Сәгать поясы UTC+08:00
Мәйдан 3,2 км²
Почта индексы 63000
Рәсми веб-сайт cyberjayamalaysia.com.my
Карта
 Сайберҗая Викиҗыентыкта

Сайберҗая (ингл. Cyberjaya[2]) ― дөньяда иң эре мәгълүмати һәм технологик проектларның берсе, Малайзиянең «Кремний үзәне»[d], технологик шәһәр[3]; Университет шәһәрчеге. Малайзия инновацион дизайн үзәгенең төп өлеше. Ил башкаласы Куала-Лумпурдан көньякка таба ~30 км ераклыкта урнашкан[4]

Сайберҗая төзелеше 1996 елда Multimedia Super Corridor[d] проекты кысаларында башланган, ул 25 ел дәвамында эшләячәк[3]. Сайберҗаяның рәсми ачылу тантанасы 1997 елда Малайзиянең ул чактагы премьер-министры Махатһир бин Мөхәммәт тарафыннан оештырылган. Проектның беренче этабы (аны өч төп этапта дәвам итү планлаштырыла) 2003 елда төгәлләнгән[3]. Проектны тәмамлау 2020 елга планлаштырыла. Нәтиҗәдә, кибер-хокукый система булдырыла, кибер-судлар эшли[3], биредә эшләүче фирмалар шул ук шартларга һәм субсидияләргә ия булачак[5].

Бу кибер-шәһәрдә хәзер Акыллы мәктәпләр, Акыллы йортлар һәм университетлар бар[3]. Бу шәһәрдә шулай ук технологияләр һәм мәгълүмат сату белән шөгыльләнүче дөнья компанияләре эшли[3]. Барлык офислар оптик җепсел челтәренә тоташтырылган. Шәһәрдә ИБП системасы бар. Хәтта бөтен ил буенча электр сүндерелгән булса да, Сайберҗая электр белән 30 минут дәвамында файдалана ала.

Шәһәрдә машина йөртү хокукы бирүче бердәм электрон билет, шәхес таныклыгы, банк картасы, медицина картасы һәм башка шундый документлар булу да җитә.

Бөтен шәһәр астына салкын сулы торбалар салынган. Шәһәрне экваториаль эсседән саклау өчен кондиционерлар урынына йортлар салкын сулы әлеге җайланмалар белән суытыла.

Сайберҗая мәчете
Мультимедиа университеты

Сайберҗаяда берничә мәктәп, көллият һәм университет урнашкан. Моңа мисал булып Мультимедиа университеты (MMU[d]), Киркби халыкара көллияте һәм креатив технологияләр өлкәсендә Лимкоквинг университеты (LUCT[d]) тора.

Кайбер компанияләр биредә тәүлегенә 24 сәгать өзлексез эшләсәләр дә, биредә төнге тормыш яхшырган. Төнге тормыш өчен биредә «Hops and Grapes» һәм «Treehaus» исемле оешмалар бар. «Hassan 's Cafe» һәм «D' Arif» кафелары, шулай ук азык-төлек сату буенча берничә кибет атнага 7 көн, тәүлегенә 24 сәгать эшли.

Татарстан Малайзиядән республикада тормышка ашырылган кайбер идеяләрне үзләштергән. Мәсәлән, Иннополис Сайберҗая шәһәре аналогы булып тора, бу хакта Рөстәм Миңнеханов илнең премьер-министры Махатһир Мөхәммәт белән очрашуда әйткән булган[6].

  1. http://www.cyberjayamalaysia.com.my/about/the-story
  2. Cyberjaya. DurianProperty.com.my. әлеге чыганактан 2022-01-20 архивланган. 8 Dec 2014 тикшерелгән.
  3. 1 2 3 4 5 6 Bill Gates’in Siber Malezya’sı Калып:Vebarxiv. radikal.com.tr, 11.07.2004 (төр.)
  4. Kuala Lumpur. DurianProperty.com.my. әлеге чыганактан 2015-07-14 архивланган. 13 Aug 2013 тикшерелгән.
  5. Tarihin daha hızlı aktığı yer (II) Калып:Vebarxiv. ntv.com.tr, 25.11.2004 (төр.)
  6. Динара Прокопьева. «Малайзия может!»: от поездки Шаймиева до встречи короля с Миннихановым. Татар-информ, 7.08.2025