Сайра Вельшакова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сайра Вельшакова latin yazuında])
Сайра Вельшакова
Туган телдә исем Сайра Азыйм кызы Вельшакова
Туган 26 март 1922(1922-03-26)
Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы, Суыксу (Нижгар өлкәсе) (Ключищи) авылы
Үлгән 7 апрель 2006(2006-04-07) (84 яшь)
Санкт-Петербург
Милләт татар
Ватандашлыгы РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт консерваториясе
Һөнәре җырчы, мөгаллим
Балалар кызы Гүзәл

Сайра Вельшакова (Сайра Газим (Азыйм) кызы Вельшакова-Сәләхетдинова, Sajra Azym kyzy Velşakova (Sälähetdin)) – җырчы (меццо-сопрано), мәгърифәтче, Ленинград (Санкт-Петербург) консерваториясе мөгаллиме.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

С. Вельшакова Илһам Шакиров белән

1922 елның 26 мартында Түбән Новгород губернасы (хәзер Түбән Новгород өлкәсе) Кызыл Октябрь районы Суыксу (Ключищи) авылында туган. Бабасы белемле мулла була, әтисе — укытучы. 1930 елда гаиләсе Ленинград шәһәренә күчә. С. Вельшакова урта мәктәптә уку белән беррәттән, балалар хорына йөри, Исаак Дунаевский Һ.б. яшь композиторларның балалар өчен язган әсәрләрен беренче башкаручы була. Урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлый (1940), В.И. Ульянов-Ленин исемендәге электротехника институтына имтихансыз укырга керә.

Бөек Ватан сугышында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәләхетдиновлар гаиләсе Ленинград блокадасында кала. Сайра Сәләхетдинова фронт концерт бригадасына языла, һоспитальләрдә һәм хәрәкәттәге армия яугирләре алдында чыгышлар ясый. 1942 елның апрелендә гаиләсе белән Ладога күлендәге «Тормыш юлы» буенча «олы җир»гә чыга, Ключище авылына кайтып, математика һәм җыр укыта. 1944 елда Горький шәһәре хакимияте юлламасы белән Мәскәү консерваториясенә укырга керә. Анда М. Растропович, А. Пахмутова һ.б. белән бер төркемдә укый.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәүдә консерваторияне бетергәч, 1951 елда Казанга килә. Биредә Рәшит Ваһаповның концерт бригадасында эшли башлый. Рөстәм Яхин белән иҗатташ дуслык урнаштыра. ССРБ шәһәрләрендә гастрольләрдә була. Ленинградта гастрольләрдә вакытта, гаиләсе белән очраша һәм Ленинградта кала. Зиннәт Хәсән улы Вельшаковка кияүгә чыга. Кызы тугач, Ленинградтагы М.Е. Салтыков-Щедрин исемендәге Публичная китапханәнең нота бүлегендә эшли башлый. Бераздан М.А. Римский-Корсаков исемендәге Ленинград консерваториясенең рус музыкасы кафедрасына күчә. 1974 елдан консерваториянең студентлар тәҗрибәсе (практика) бүлеге мөдире итеп билгеләнә. Бүген исемнәре дөньякүләм билгеле җырчылар С. Вельшакова оештырган студент концертларында беренче адымнарын ясаган. А.С. Пушкинның Михайловскоедагы музее (мөдире С.С. Гейченко) белән 25 ел хезмәттәшлек итә: елга 3 мәртәбә студентларын экскурсиягә алып бара.

Иҗтимагый эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

С. Вельшакова Зилә Сөнгатуллина (у) белән

Санкт-Петербург татар җәмгыяте өчен Ленинград шәһәренең иң затлы концерт залларында концертлар оештыра, Татарстаннан килгән артистларның чыгышларын югары дәрәҗәдә оештыруга күп көч куя. Сайра Азыйм кызы Петербург консерваториясе сәхнәләрендә татар моңы яңгырасын өчен бик күп көч салды. Ул хәтта башка милләттән булган артистларны да татарча җырларга өйрәтте. Армый-талмый туган моңны пропагандалады.[1] 2006 елның 15 февралендә Муса Җәлилнең 100 еллыгына Ленинград капелласында уздырган зур бәйрәм тантанасы – С. Вельшакова оештырган соңгы чара була. Ул 2006 елның 7 апрелендә вафат була.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Наша Сайра Азымовна (Bezneñ Sajra Azym кyzy) (видео)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар иле, archived from the original on 2016-03-06, retrieved 2015-01-02