Сайт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сайт latin yazuında])
Wikipedia.org сайтының баш бите

Сайт, яки веб-сайт ([вэбсайт] дип укыла, ингл. website: web — «пәрәвез» и site — «урын», сүзгә-сүз «челтәрдәге урын, сегмент, өлеш») — бер-берсе белән логик буенча ялганган веб-сәхифәләр; шулай ук сервердагы контентның урнашкан урыны.

Гадәттә Интернетта сайт — ул бердәнбер адреслы һәм кулланучы белән бербөтен булып кабул ителә торган, бер-берсе белән бәйләнгән бирелмәләр.

Сайтларны веб-сайтлар дип атыйлар, чөнки аларга HTTP[1] протоколы буенча керешле. HTTP, әлеге вакытта, Бөтендөнья пәрәвезе белән сайтлардан мәгълүматларны алу өчен кулланыла. «Бөтендөнья пәрәвезен» кыскартып «веб» диләр. Шуңа күрә күп төрле «Бөтендөнья пәрәвезенә» катнашкан сүзләргә «веб-» дигән сүзнең өлешен куялар. HTTP протоколы клиентлар серверлардагы сайтларга керә алсыннар өчен махсус ясалган.

Веб-сайт, электрон документлар (бирелмəлəр файллары һәм кодлар) системасы буларак, аерым шәхесләрнеке яки оешмаларныкы булырга мөмкин, шулай ук аңа гомуми домен исеме һәм IP-адрес буенча керергә була, яки бер санакта гына (Интернетка кермичә) сайтны ачырга була.

Бөтен сайтлар бергә Бөтендөнья пәрәвезен төзиләр, анда коммуникация (пәрәвез) бербөтен итеп, бирелмəлəр базасына һәм планета масштабындагы аралашуга, дөнья берләшмәсенең мәгълүмат сегментларын берләштерә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Воройский Ф.С. Информатика. Энциклопедический систематизированный словарь-справочник. — М.: Физматлит, 2006. — С. 432. — 945 с.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хаген Граф. Создание веб-сайтов с помощью Joomla! 1.5. — Издательский дом "Вильямс", 2009. — 312 p. — ISBN 978-5-8459-1506-1.
  • Виктор Ромашев. CMS Drupal: Система управления содержимым сайта. — Питер, 2010. — 255 p. — ISBN 978-5-49807-241-8.