Саклау суы (Минзәлә кушылдыгы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Саклау суы (Минзәлә кушылдыгы) latin yazuında])
Саклау суы
География
АТБ Татарстан
Ил Россия
Координатлар 55°27'17.244"тн, 52°47'48.322"кнч
РДСР 10010101312111100028879
Нинди сулыкка коя Минзәлә елгасы Edit this on Wikidata
Озынлык 14 километр Edit this on Wikidata
Карта

Саклау суы[1] (рус. Сакловасу) ― Татарстанның Сарман районы территориясендә агучы кече елга, Минзәлә елгасының уңъяк кушылдыгы. Озынлыгы 15-17 км[2]. Региональ әһәмияттәге табигать һәйкәле.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Саклаубаш авылы тирәсендә елга күренеше

Елганың югары өлеше (елга башы) ― Сарман районы үзәге Сарман авылыннан төньяк-көнчыгышка 21 км читтә урнашкан Алга авылыннан көнбатышка 1, 5 км читтә. Саклау суы елгасының киң, яхшы формалашкан тугайлы елга үзәне бар.

Саклау суы яры буйлап Сарман районы авыллары – Саклаубаш, Өчөйле Саклау, Саклау суы бассейнында Алга [3], Иске Имән, Чураш авыллары, якында Карашай-Саклау, Яңа Саклау авыллары урнашкан. Минзәлә елгасына Саклау суы Сарман районының Сөлек белән Чураш авыллары арасында, Чураш авылының көньяк башыннан 540 м читтә кушыла.

Өчөйле Саклау авылын узгач, Саклау суына Иске Имән авылы ягыннан агып килүче Кетес елгасы, берничә исемсез инеш кушыла.

Объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Елга ярларын чүптән чистартү

Саклау суы елгасында Саклаубаш, Өчөйле Саклау авылларында (капиталь) буалар буылган. Саклаубаш, Иске Имән авыллары янында елганы ике мәртәбә Яр ЧаллыМөслимБакалы юлы кисеп үтә. Яр буйларында күп санлы куаклар, тал, шомырт агачлары үсә.

Елга үзәне киң, ул печәнгә бай болыннар арасыннан ага. Уң ягыннан Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының соңгы кайтавазы булган биек Әхмәр таулары урнашкан. Балык тотучылар, аучылар (кыр казы, кыр үрдәге), ял итүчеләрнең яраткан урыны.

Халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү өчен елга, аның пычрану дәрәҗәсе югары булу сәбәпле, кулланылмый, янгынга каршы ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен кулланылырга мөмкин. Элек басу-болыннарны сугару өчен интенсив кулланылган. Елганың суын иң мөһим пычрату чыганагы булып елга бассейнында урнашкан нефть-газ чыгару комплексы объектлары тора. Соңгы елларда елганың камыш белән каплануы һәм сазлануы процесслары елга үзәне территориясен авыл хуҗалыгы өчен интенсив куллану белән, барыннан да элек, терлек көтү һәм яр буе территорияләрен сөрү белән көчәйгән[4].

Этимология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Елга атамасы (гидроним) татар телендәге «Саклау» (рус. Хранение) сүзеннән алынган [5]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сакловбаш. // Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999, стр. 498. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Саклау суы. Гидроним. ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова АН РТ
  2. Реки Сармановского района. Святой источник
  3. Алга. Ойконим. ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова АН РТ
  4. Саклаубаш авыл җирлегенең су белән тәэмин итү схемасын раслау турында(үле сылтама)
  5. Саклау (Саклово). «Милләттәшләр» порталы