Салават Галин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Салават Галин
С.Галин .jpg
Салават Галин
Тугач бирелгән исеме: Салават Әхмәдия улы Галин
Салауат Әхмәҙиә улы Галин
Туу датасы: 3 март 1934(1934-03-03)
Туу урыны: Баймак районы, Гаделбай авылы, БАССР
Үлем датасы: 29 март 2010(2010-03-29) (76 яшь)
Үлем урыны: Уфа
Ватандашлык: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Эшчәнлек төре: язучы, галим
Иҗат итү еллары: 1967-2010
Юнәлеш: фольклор
Жанр: фәнни мәкаләләр
Иҗат итү теле: башкорт теле
Дебют: «Еллар һәм җырлар» (1967)
Премияләр: Г. Сәләм премиясе (1968)

Салават Галин (Салават Әхмәдия улы Галин, баш. Салауат Әхмәҙиә улы Галин) – язучы, халык иҗатын өйрәнүче галим, Г. Сәләм премиясе лауреаты (1968). Филология фәннәре докторы (1995), профессор (1995), академик (1998). БАССР атказанган фән эшлеклесе (1980).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1934 елның 3 мартында БАССР Баймак районы Гаделбай авылында туган. I Эткол җидееллык мәктәбен, Темәстә педагогика укуханәсен (1952), Стәрлетамакта педагогия институтын (1958), ССРБ ФА БФ тарих, тел һәм әдәбият институты асприантурасын (1961) тәмамлый.

1952-1953 ел ларда Баймак районы Таулыкай мәктәбендә, 1958-1959, 1971-1987 елларда Стәрлетамакта педагогия институтында укыта (ассистент, доцент, кафедра мөдире, проректор). 1987 елдан Уфада мәгарифне үстерү институтында кафедра мөдире.[1]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык иҗатын җыю, бастырып чыгару, фәнни яктан өйрәнү өлкәсендә зур хезмәт куйган галим. Курган, Чиләбе, Екатеринбург, Пермь, Ырынбур, Самара, Сарытау өлкәләренә, БР районнарына оештырылган фольклор гыйльми сәяхәтләренә фәнни җитәкче булды. «Башкорт халык иҗаты» басмасында «Җырлар» бүлеген әзерләде. Уку әсбаплары, программалар, «БР мәдәнияты» дәреслеге авторы.[2]

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Еллар һәм җырлар (1967)
  • Заман һәм фольклор (1972)
  • Башкорт фольклоры (1975)
  • Башкорт халкының җыр поэзиясе (1979)
  • Тел ачкычы халыкта (1993)
  • Тарих һәм халык поэзиясе (1996)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Г. Сәләм премиясе (1968) - «Еллар һәм җырлар» (1967) китабы өчен.
  • Русия һуманитар фәннәр академиясе академигы (1998)
  • БАССР атказанган фән эшлеклесе (1980)
  • РСФСР халык мәгарифе отличнигы (1980)

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1975)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

С. Галин. Тел ачкычы халыкта. Уфа, 1999 ISBN 5-295-02592-6

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]