Салават Йосыпов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Салават Йосыпов latin yazuında])
Салават Йосыпов
Туган телдә исем Салават Ибраһим улы Йосыпов
Туган 3 гыйнвар 1950(1950-01-03) (74 яшь)
СССР, РСФСР, Самар өлкәсе, Камышлы районы, Иске Ярмәк
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре спортчы (гер күтәрү, көрәш), тренер
Бүләк һәм премияләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
«Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медале - 1974«Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» медале - 2007
Татарстанның атказанган спорт мастеры
Татарстанның атказанган тренеры
Сайт Одноклассники

Салават Йосыпов, Салават Ибраһим улы Йосыпов (1950 елның 3 гыйнвары, СССР, РСФСР, Самар өлкәсе, Камышлы районы, Иске Ярмәк) ― спортчы (гер күтәрү, милли көрәш), гер күтәрү буенча СССР спорт мастеры (1980), милли көрәш буенча РСФСР спорт мастеры (1981), Татарстанның атказанган спорт мастеры (1999), Татарстанның (2001) һәм Россия Федерациясенең (2001) атказанган тренеры.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1950 елның 3 гыйнварында Самар өлкәсе Камышлы районының иң зур авылларының берсе Иске Ярмәктә туган. Салаватны спортка тартып керткән кеше ― Иске Ярмәк урта мәктәбе директоры. Ул трамплиннан сикерү белән мавыга һәм малайларны да трамплинга алып килә. Көчле булып үсәсе килгән үсмернең гер «аерылмас» дустына әйләнә. Армиядә штанга һәм гер күтәрү белән мавыга[1].

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1971 елда Әлмәткә килеп, «Әлмәтнефть» НГДУ ПРЦНО-1 дә эшли башлый: 1971-1974 елларда слесарь, 1974-1979 елларда нефтепромысел җиһазлары мастеры, 1979-2006 елларда өлкән мастер. 1977 елда Әлмәт төзелеш техникумын тәмамлаган. 2006-2012 елларда «Татнефть» спорткомплексында мили көрәш буенча өлкән тренер [2].

Спорт казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1975 елда Әлмәт стадионында Җиңү бәйрәменә багышланган ярышларда гер күтәрү буенча өченче урынны ала. Егеткә танылган тренер Илгизәр Димеев игътибар итә һәм үзе җитәкләгән секциягә чакыра. С. Йосыпов – гер күтәрү буенча спорт мастеры, 5 тапкыр Татарстан чемпионы. Гер күтәрү белән рәттән милли көрәш белән дә шөгыльләнә башлый. Ике төр спорт белән берьюлы шөгыльләнеп, ярышларга йөрү авырлаша башлагач, Салават өстенлекне милли көрәшкә бирә. 1978 елда үзен Физкультура йортына тренер итеп эшкә чакыралар. Әлмәт данын яклап үзе дә чыгыш ясый, бер үк вакытта яшьләрне дә осталыкка өйрәтә. Әлмәттә 1990 елдан башлап «Нефтяник» газетасы призына Бөтенсоюз турниры уздыра башлау да аның инициативасы.

«Әлмәтнефть» идарәсе командасында тренер булып эшләү вакытында (1979―2012) ун спорт мастеры, халыкара, бөтенроссия һәм республика ярышлары җиңүчеләрен һәм призерларын әзерләгән. Алар арасында: Фәнил Минһаҗев, Алмаз Билалов, Ильяс Билалов, Ильяс Галимов, Сирень Дәүләтов, Кумар Мөхәммәтҗанов, Булат Вәлиев, Әсләм Шакиров.

  • 1978―1983 – гер күтәрү буенча Татарстан АССР чемпионы
  • 1984, 1987 – милли көрәш буенча РСФСР чемпионы
  • 1982, 1984, 1987 – милли көрәш буенча Татарстан АССР чемпионы
  • 1980 – Н. Жеребцов истәлегенә гер спорты буенча Бөтенсоюз турниры көмеш призеры (ярышларда герне бер кул белән этү буенча Россия рекордын яңарта)
  • 1983―1991 – 5 мәртәбә Әлмәт Сабантуеның абсолют батыры
  • 1986 – Самар шәһәре Сабантуеның абсолют батыры

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


  • 1980 – гер күтәрү буенча СССР спорт мастеры
  • 1981 – милли көрәш буенча РСФСР спорт мастеры
  • 1999 – милли көрәш буенча Татарстанның атказанган спорт мастеры
  • 2001 – милли көрәш буенча Татарстанның атказанган тренеры
  • 2001 – милли көрәш буенча Россия Федерациясенең атказанган тренеры

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, ике баласы. Улы Илдар – ату спорты буенча «Әлмәтнефть» НГДУ чемпионы[1].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Атлас Гафиятов. Татар пәһлеваннары: Салават Йосыпов. «Мәйдан», 2007, № 3, 156-157нче бит.