Салават Кәримов (1960)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Салават Кәримов (1960) latin yazuında])
Салават Кәримов
Салауат Кәримов
Туган телдә исем Салават Гайсә улы Кәримов
Туган 3 гыйнвар 1960(1960-01-03) (64 яшь)
БАССР Ишембай районы Гомәр авылы
Милләт башкорт
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре язучы, мөхәррир
Эш бирүче «Башкортостан укытыусыһы»
Бүләк һәм премияләре

Бу язучы-журналист турында мәкалә, Советлар Берлеге Каһарманы турында моннан укыгыз.

Салават Кәримов (псевдонимы Салават Кәрим, тулы исеме Салават Гайсә улы Кәримов, баш. Салауат Ғайса улы Кәримов) — язучы, «Башкортостан укытыусыһы» журналы баш мөхәррире — директоры (2007). Башкортстан һәм Россия язучылар берлеге әгъзасы. Россия табигать фәннәре академиясе профессоры (2014).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1960 елның 3 гыйнварында БАССР Ишембай районы Гомәр авылында туган. Ишембай нефть техникумын (1980), Башкорт дәүләт университетының филология факультетын (1988), БР президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм идарә институтын (2002) тәмамлаган. 1980-1982 елларда Курск шәһәрендә элемтәче булып хәрби хезмәтен үти.

Сергей Молчанов[1] (с), Салават Кәримовка (у) бүләк тапшыра
«Күңел җылысы» китабы (2010)

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәктәптә укыган елларында ук мәкаләләре, шигырь-хикәяләре «Башкортостан пионеры» (хәзерге «Йәншишмә»), «Пионер» (хәзерге «Аманат») журналларында басыла. Ишембайда укыганда «Восход» газетасы (Ишембай районы) мөхәрририяте оештырган «Эзләнү» исемле яшь хәбәрчеләр мәктәбендә иҗат белән шөгыльләнә. «Молодая гвардия» газетасында (Курск өлкәсе) солдат тормышын яктырткан хәбәрләре басылып тора. «Ильич юлы» газетасы (Күмертау) мөхәрририятендә «Куергазы моңнары» әдәби берләшмәсенә җитәкчелек итә. Берләшмә нигезендә, соңрак Күмертау язучылар оешмасы төзелә. Балалар өчен хикәя, әкиятләр иҗат итә. Башкорт телендә «Урман аланында» (1997), «Сәер төш» (2000), «Йолдызкай» (2001), «Җырчы сыерчык» (2006), «Мин укырга яратам» (2008), «Күңел җылысы» (2010) китаплары нәшер ителгән. Хикәяләре рус һәм татар телендә дә («Сабантуй» газетасында) дөнья күрде. Башкорт телендә I сыйныфлар өчен «Туган тел» дәреслегенең авторларыннан берсе. 100 дән артык фәнни хезмәте (дәреслекләр, уку ярдәмлекләре, мәкаләләр, җыентыклар, тәрҗемәләр һ.б.) басылган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2003 ― РФ гомуми мәгарифенең мактаулы хезмәткәре
  • 2014 ― БР атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре
  • 2021 ― Салават Юлаев ордены [2]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Каләмдәшебезне котлыйбыз. Мәгариф, 2010 ел, 2- сан.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. БР президенты администрациясе башлыгы
  2. Список награждённых государственными наградами РФ и РБ 2021 елның 30 апрель көнендә архивланган.(рус.)