Салават Хәйруллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Салават Хәйруллин latin yazuında])
Салават Хәйруллин

Салават Хәйрулла улы Хәйруллин — шагыйрь, Казан Советы рәисе урынбасары.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Салават Хәйрулла улы Хәйруллин 1900 елның 29 февралендә Казан губернасы Зөя өязе Кече Кайбыч авылында (хәзерге Кайбыч районына керә) ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. 1902 нче елда Хәйрулла абзый, сигез кешелек гаиләсен ияртеп, Пермь шәһәренә бәхет эзләп чыгып китә. Әмма ул кинәт авырый башлый һәм, ишле гаиләсен ярдәмчесез калдырып, дөнья куя. Тормышның бар авырлыгы өлкән малайлар өстенә төшәю Җиде яшь тулганда, Салават сәүдәгәрләргә көнлекче булып яллана, бер үк вакытта мәдрәсәдә укый һәм, тамак ялына, өлкән шәкертләрнең йомышына йөри.

Салават Хәйруллин әдәби иҗат белән мәдрәсәдә вакытта ук шөгыльләнә башлый, шигырьләр яза, халык иҗаты белән кызыксына. 1917 нче ел башында типографиядә эшли башлагач, ул әдәбиятка тагын да ныграк тартыла, төрле газета-журналларга шигырьләрен тәкъдим итә башлый.

Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң ул үзе теләп Кызыл гвардиягә языла, 3 нче армиянең политбүлеге каршындагы типографиядә хезмәт итә.

1918 нче елда ВКП(б) сафларына кабул ителә, 1920 нче елда Төркстан фронтына җибәрелә, анда мөселман пехота командирлары курсларына комиссар итеп билгеләнә. Шагыйрьнең актив иҗат эшчәнлеге нәкъ шул чорга - 1919-1920 нче елларга туры килә. Аның шигырьләре "Инкыйлаб чаткылары", "Көрәш җырлары" исемле китап битләрендә басылып чыга.

1922 нче елда ул демобилизацияләнеп Казанга кайта, Халык комиссариаты системасында эшли. 1925 нче елда партия Үзәк Комитеты аны Ростов-Дон шәһәренә җаваплы эшкә җибәрә. 1928-1935 нче елларда Казан шәһәр Советы рәисе урынбасары вазифасын башкара.

Фронтларга алган авырулар 1936 нчы елда аны аяктан ега. Ул 1937 нче елда Казанда үлә.

Шигырьләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • "Тыныч йокла";
  • "Эшчегә" һ.б.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]