Салават Юзеев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Салават Юзеев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Салават Юзеев
С.И.Юзеев.jpg
Тугач бирелгән исеме: Салават Илдар улы Юзеев
Туу датасы: 2 февраль 1960(1960-02-02) (59 яшь)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Ватандашлык: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: язучы, программист, режиссер
Иҗат итү еллары: 1987—х. в.
Юнәлеш: проза, поэзия, кино, документалистика
Жанр: повесть, хикәя, шигырь
Иҗат итү теле: рус теле
Дебют: «Не в своем теле» (1987)
Бүләкләр: Державин премиясе
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Салават Юзеев, Салават Илдар улы Юзеев (1960 елның 2 феврале, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — язучы, драматург, режиссер. Татарстанның язучылар (2005 елдан) һәм кинематографистлар берлекләре әгъзасы. Г. Державин исемендәге әдәби премия лауреаты (2006). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1960 елның 2 февралендә Казан шәһәрендә Татарстанның халык шагыйре Илдар Гафур улы Юзеевның (19332004) гаиләсендә туган. 1982 елда Казан дәүләт университетының хисаплау математикасы һәм кибернетика факультетын тәмамлаган. 1999 елга кадәр Казан җитештерү предприятиеләрендә, фәнни-тикшеренү институтларында инженер-программист булып эшли. 1999 елдан «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясенең башта мөхәррире, аннан соң режиссеры. 2004 елдан — Татарстанның иҗтимагый инновацион фондының (продюсер Марина Галицкая белән уртак) «Инновация» киностудиясендә режиссер.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәби эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәби эшчәнлегенең башында әтисенең, соңрак башка татар шагыйрьләренең әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә. Казан дәүләт университеты каршындагы «ARS» (җитәкчесе шагыйрь Николай Беляев), А. М. Горький музее каршындагы (җитәкчесе шагыйрь Марк Зарецкий) әдәби берләшмәләргә йөри.

Беренче мәкаләләре 1982 елда «Литературная Россия» гәҗитендә дөнья күрә, тәрҗемә иткән шигырьләре 1983 елда «Комсомолец Татарии» гәҗитендә басыла. Үз шигырьләре «Каюткомпания» (Казан, 1987), «Стихи казанских студентов» (Казан, 1989), «Посмертная маска века» (Казан, «Цивилизация» нәшрияты, 2001) исемле шигъри җыентык, альманахларда дөнья күрә.

1987 елда беренче хикәясе «Не в своем теле» «Вечерняя Казань» гәҗитендә рус телендә дөнья күрә. «Идель», «Казань» журналларында хикәяләре һәм повестьлары «Аве, Цезарь!», «Сквозняк тишины», «Рядовой Хузин» басыла. «Клавка», «О тех, кого нет», «Записки эпохи раннего телевидения», «А сколько тебе лет?» хикәя-повестьлары «Русский переплет», «Топос», «Заповедник» исемле интернет-журналларга тәкъдим ителә. «Иртә телевидение чорындагы язмалар» (рус. Записки эпохи раннего телевидения) повестенда үзенең ГТРКга килү тарихын тасвирлый. 2000 елда хикәяләр циклы «Театр теней» (Казан, «Цивилизация» нәшрияты) альманахында басыла.

2001 елда Татарстан китап нәшриятында нәшер ителгән «Я остаюсь здесь» исемле проза китабы Татарстан Язучылар берлеге һәм Милли китапханә үткәргән «Ел китабы – 2001» бәйгесендә призлы урын яулый.

Пьесалары РФ һәм халыкара драматургия конкурслары лауреатлары була һәм татар театрлары сәхнәләрендә куела[1]. Камал театры репертуарына «Ут күршеләр», «Хафалы биюләр» спектакльләре алынган[2].

Режиссерлык эше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Корбан-роман» фильмыннан күренеш. Баш рольдә Даниил Шиһапов (с). (2009)

1999 елдан телевидение, документаль һәм уен киносы өлкәсендә эшли. Әүвәл телевидениедә эшли башлый, соңрак кинога килә. Күп кенә фестивальләрдә һәм конкурсларда бүләкләр алган 50гә якын (кыска һәм урта метражлы) фильм, шул исәптән татар халкының бөек шәхесләренә (Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Ризаэтдин Фәхретдин, Муса Бигиев, Хәсәнгата Габәши, Садри Максуди, Илһам Шакиров һ. б.) багышланган 20 дән артык документаль фильмның авторы һәм режиссеры[3]. Режиссерның эшләрендә кызыл җеп булып татар халкының үзаңы, тарихка һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт темалары тора. Нагайбәкләр язмышы турындагы фильмы аларның милли үзаңының үсешенә юл ача.[4]. 2018 елда «Керәшен анасы» документаль-этнографик фильмын төшергән.

«Алманиядә татарлар» фильмы сугыш елларында алман территорияләрендәге татарларның фаҗигале язмышы турында. «Плетцензее - үлем театры» фильмы Муса Җәлилгә багышланган. «Китмибез!» (2004) документаль фильмы Казанның меңьеллыгына төшерелгән. «121» фильмы Габдулла Тукай турында, ул тулысынча татар телендә (инглизчә субтитрлар белән)[5].

Туфан Миңнуллинга, хәйрияче Әсгать Галимҗановка багышланган ике документаль фильмы «Ауразия калейдоскобы» халыкара документаль кино фестивалендә призлар алган. Күпчелек фильмнары Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә күрсәтелә.

Киноэшләрен үзе, шулай ук Илдар Әбүзәров язган сценарийлар буенча куя.

Кайбер фильмнары: «Фәридә» (2009), «Корбан-роман» (2009), «Ул, аның музасы һәм сыйныфташлары» (2012)[6]. «Татар метражлары» (2017), «Өчпочмак көне» (комедия, 2019) һ. б.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ничего не бойся!: шигырьләр. К.: «Цивилизация», 2000.
  • Я остаюсь здесь: повесть, хикәяләр. К.: ТКН, 2001.
  • Сквозняк тишины: повестьлар, хикәяләр. К.: ТКН, 2005.
  • Не перебивай мертвых: роман, хикәяләр, пьеса. К.: ТКН, 2015.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балалары: улы Самат — «Snapshot» видеодизайн студиясе режиссеры һәм «Инновация» киностудиясе арт-директоры, кызы Динара.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]