Салават Юлаев (хоккей клубы, Уфа)
| Салават Юлаев | ||
| Ил: | ||
|---|---|---|
| Шәһәр: | Уфа | |
| Нигезләнгән: | 1961 | |
| Өй аренасы: | Уфа-Арена (8 250 урын) | |
| Хоккей лигасы: | Континенталь хоккей лигасы | |
| Баш тренер: | ||
| Фарм-клублар: | Торос (Югары Хоккей Лигасы) | |
| Трофейлар: | Суперлига Россия чемпионы (2008) КХЛ | |
| Рәсми сайт: | http://www.hcsalavat.ru/ | |
|
| ||
«Салават Юлаев хоккей клубы» (баш. «Салауат Юлаев» хоккей клубы, рус. Хоккейный клуб «Салават Юлаев») — Уфа шәһәренең хоккей спорт оешмасы. Континенталь хоккей лигасында катнаша.Ике тапкыр Россия чемпионы (2007/08, 2010/11), Гагарин Кубогы иясе (2010/2011), ике тапкыр ачылу Кубогы иясе (2008/2009, 2011/2012), Континент Кубогы иясе (2009/2010).
Клуб башкорт халкының милли батыры Салават Юлаев хөрмәтенә атлаган.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Салават Юлаев хоккей клубы 1961 елның 15 маенда нигезләнә.
1978 елда «Салават Юлаев» совет хоккейның югары лигага чыга, һәм тәнәфесләр белән 5 ел уйный (1978/1979, 1980/1981, 1982/1983, 1985/1986, 1986/1987). 1992 елдан «Салават Юлаев» Халыкара хоккей лигада, 1997 елдан — Россия хоккей лигасында уйный.
2007/2008 сезонда клуб регуләр чемпионатта, ә аннан соң Россия чемпионатында җиңә.
2008/2009 сезонда клуб регуләр чемпионатта җиңә, ләкин ул плей-оффның 1\8 финалда «Авангардка» оттыра.
2009/2010 сезонда клуб регуләр чемпионатта җиңә һәм бронза медальләрне ала.
2010/2011 сезонда «Салават Юлаев» регуләр чемпионатны икенче урында тәмамлый, ә плей-офф финалында «Атлантны» җиңеп чыга һәм Гагарин кубокны ала.
2011/2012 сезонда клуб үз конференциядә 5-нче урын ала, ә плей-оффның 1\8 финалда «Ак Барс» клубына 4-2 исәбе белән оттыра.
Баш тренерлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
|
|
|
Команданың казанышлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ССРБ чемпионатларда иң яхшы результат: Югары лига, 11-нче урын (1980/1981, 1985/1986, 1986/1987).
Федерация кубогының иясе (1994)
Халыкара хоккей лигасының бронза призы алучы (1994/1995, 1995/1996).
Россия чемпионатының бронза призы алучы (1996/1997).
Россия чемпионатының җиңүче (2007/2008).
Континент кубогының иясе (2009/10)
Континенталь хоккей лигасының бронза призы алучы (2009/2010)
Россия чемпионы һәм Гагарин кубогы иясе (2010/2011).
Яшьләр командасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Моны карагыз: Толпар (хоккей клубы)
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Тышкы сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]| Клублар (2016/17 сезоны) | |||
|---|---|---|---|
| КХЛ Көнбатыш конференциясе | КХЛ Көнчыгыш конференциясе | ||
| Бобров дивизионы | Тарасов дивизионы | Харламов дивизионы | Чернышёв дивизионы |