Салават Яндурин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Салават Яндурин latin yazuında])
Салават Яндурин
Туган телдә исем Яндурин Салават Дияс улы
Туган 28 август 1979(1979-08-28) (44 яшь)
Башкортстан Республикасы Уфа шәһәре
Белем Башкорт дәүләт университеты

Салават Яндурин (28 август, 1979, Уфа шәһәре) — юрист, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Башкортстан буенча идарә начальнигы[1].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яндурин Салават Дияс улы 1979 елның 28 августында Уфа шәһәрендә күп балалы гаиләдә игезәкләрнең берсе булып туа.

Башкаланың Фатыйма Мостафина исемендәге 20-нче Уфа кала башкорт гимназиясен тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт университетының юридик факультетында югары белем ала (2001).

20002001 елларда — юрист ООО ИД «Неделя» нәшрият йорты җаваплылыгы чикләнгән ширкәте юристы.

2001—2002 елларда — Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарасенең беренче категорияле белгече булып эшли.

20022003 елларда — Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча идарәсенең әйдәүче белгече.

20032005 елларда — Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча идарәсенең федераль регистрны алып бару буенча бүлек мөдире.

20052008 елларда — Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Идел буе федераль округы буенча идарәсенең Башкортстан Республикасында федераль регистрны алып бару һәм Россия Федерациясе субъектлары канунияте бүлеге начальнигы.

20082009 елларда — Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Башкортстан Республикасында Россия Федерациясе субъектлары канунияте, федераль регистрны алып бару һәм муниципаль берәмлекләрнең уставларын теркәү бүлеге начальнигы.

2009 елдан Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча идарәсенең башлык урынбасары вазифасын үти[2].

2017 елдан Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча идарә начальнигы вазифасын башкара.

Дәрәҗәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия Федерациясенең 3нче класслы дәүләт советнигы.

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, кыз үстерә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]