Салават епархиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Салават епархиясе latin yazuında])
Салават епархиясе
Чиркәү Рус православ чиркәве
Чиркәү бүлгеләре 10
Баш фатир 453261, БР, Салават, Уфа ур., 35
Нигезләнгән 27 декабрь 2011[1]
Епископ Николай
eparhia-salavat.ru
Успенье кафедраль соборы (Салават)
Салават епархиясе Башкортстан митрополиясе картасында яшел төстә

Салават епархиясе (рус. Салава́тская епа́рхия, баш. Салауат епархияһы) — Рус православие чиркәвенең (Мәскәү патриархлыгы) Башкортстан Республикасының Ишембай, Мәләвез, Салават, Күмертау шәһәрләре; Әлшәй, Авыргазы, Бишбүләк, Дәүләкән, Зиянчура, Ишембай, Күгәрчен, Кушнаренко, Куергазы, Мәләвез, Миякә, Стәрлебаш, Фёдоровка һәм Чишмә районнары административ чикләрендәге чиркәү-административ берәмлеге (епархиясе)[2]. Башкортстан митрополиясе составына керә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Салават епархиясе Рус православие чиркәве Изге Синодының 2011 елның 27 декабре карары белән Уфа һәм Стәрлетамак епархиясеннән кайбер приходларны аерып чыгару юлы белән оештырыла[3]. Административ яктан Башкортстан митрополиясенә кертелә.

Хәзерге вакытта епархиядә 86 приход исәпләнә, 23 чиркәү-приход мәктәбе, православ хәрби-ватандарлык «Димитрий Донской» клубы эшли.

Епископлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Благочиниеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Авыргазы — благочинный иерей Владимир Никитин
  • Бишбүләк — иерей Владимир Егармин
  • Ишембай — иерей Алексей Терентьев. Изге Троица храмы (Ишембай), Аллаһны тудыручы — Казан храмы (Верхотор), Иоанн—Кронштадтлы храмы (Ишембай), Михаил—Архангел храмы (Җиргән, Мәләвез районы), Космо—Дамиан храмы (Нордовка, Мәләвез районы), Успенье кафедраль соборы (Салават), Изге Николай храмы (Яңа Әптек, Ишембай районы) һ.б.
  • Күмертау — протоиерей Сергий Ветров
  • Кушнаренко — протоиерей Евгений Ачилов
  • Мәләвез — протоиерей Владимир Семавин
  • Монастырьлар — иеромонах Зосима (Дмитрий Кондраков)
  • Прибельск — протоиерей Андрей Кулемза
  • Раевка — протоиерей Петр Форманюк
  • Чишмә — протоиерей Владимир Жданов[4]

Епархия эшләре идарәчесе - иерей Вячеслав Смольников.

Епархия канцеляриясе мөдире - протоиерей Сергий Завьялов.

Салават епархиясе храмнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Монастырьлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Марфа-Мария монастыре (Ира) (хатын-кызлар өчен; Ира авылы, Күмертау шәһәр округы)
  • Покров монастыре (Дедово) (ир-атлар өчен; Дедово авылы, Фёдоровка районы)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]