Салават күпере

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Ладога күле өстендә салават күпере
Takakkaw Falls шарлавыгындагы су тузаныннан салават күпере, Канада


Салават күпере — югары дымлылык кырында күзәтелүче атмосфера, оптика һәм метеорология күренеше. Ул спектрның төрле төсләреннән торган дуга яки әйләнәне хәтерләтә.

Салават күпере белән тәңгәл килүче әйләнәнең үзәге күзәтүче һәм Кояш аша узучы турыда урнаша, Кояш күзәтүченең артында урнаша: көзге кулланмыйча бер үк вакытта салават күперен һәм Кояшны күреп булмый. Җирдәге күзәтүче өчен салават күпере гадәттә дуга, әйләнәнең бер өлеше буларак күренә, һәм күзәтүсенең карау ноктасы биегрәк булган саен, әйләнә тулырак(таудан яки очкычтан тулы әйләнәне дә күрергә мөмкин). Кояш офыктан 43 градустан биегрәк күтәрелгәндә, Җир өстеннән салават күпере күренми.

Салават күпере физикасы[үзгәртү]

Башка оптик тыгызлыклы тирәлеккә күчкәндә яктылыкның сынуы

Салават күпере кояш нурларының атмосферада очып торучы яңгыр яки томан тамчыларында сынуы аркасында барлыкка килә. Әлеге тамчылар нурларны төрлечә һәм төрле төстә тайпылдыралар (суның сыну күрсәткече, кыска дулкынлы (шәмәхә) яктылыкка караганда, озын дулкынлы (кызыл) яктылык өчен әзрәк, шуңа күрә кызыл яктылык сынганда әзрәк тайпыла - кызыл 137°30’, шәмәхә 139°20’ һ.б.), нәтиҗәдә ак яктылык спектрга тарала. Әлеге күренешне яктылык дисперсиясе барлыкка китерә. Күзәтүчегә пространстводан концентрик әйләнәләр (дугалар) буенча төрле төстәге яктылык чыга кебек күренә (яктылык чыганагы күзәтүче артында булырга тиеш).

Сферик тамчыда нурлар, беренчел салават күперенең барлыкка килүе

Салават күпере сферик тамчыда яссыпараллель яктылык бәйләменең сынуы һәм чагылуы вакытында бирлыкка килүче каустика мисалы булып тора. Рәсемдә күрсәтелгәнчә (монохром бәйләм өчен), кайтарылган яктылык чыганак, тамчы һәм күзәтүче арасындагы почмакның ниндидер зурлыгында максималь интенсивлыкка ия. Эш шунда ки, тамчыдан чыккан кайтарылган һәм сындырылган нур почмагы төшүче (беренчел) нурдан аңа параллель һәм тамчы үзәге аша үтүче күчәргә хәтле ераклыкка бәйле, һәм әлеге бәйлелек шома экстремумга ия. Шуңа күрә почмакның экстремаль зурлыгына якын почмакта чыгучы «нурлар саны», башкаларга караганда, «күпкә күбрәк». Әлеге почмакта салават күперен төзүче максималь яктылык чагылу-сынуы барлыкка килә (төрле тамчылардан чыккан «якты» нурлар күзәтүче күзендә түбәсе булган, ә күчәре күзәтүче һәм Кояш аша үткән конус төзиләр).


Тамчы эчендәге төрле кайтарылу өчен әлеге почмак төрле зурлыкка ия. Беренче кайтарылуга беренчел күпер, ә икенчесенә икенчел һ.б. туры килә. Беренчел салават күпере - иң яктысы, ул тамчыдан күпчелек яктылыкны алып китә. Зуррак дәрәҗәле салават күперен гадәттә күреп булмый, чөнки ул бик көсез.

Салават күпере барлыкка килү схемасы
1) сферик тамчы
2) эчке чагылыш
3) беренчел салават күпере
4) сыну
5) икенчел салават күпере
6) керүче яктылык нуры
7) беренчел салават күпере барлыкка килгәндә нурлар юлы
8) икенчел салават күпере барлыкка килгәндә нурлар юлы
9) күзәтүче
10) беренчел салават күпере ясалу өлкәсе
11) икенчел салават күпере ясалу өлкәсе
12) тамчылар болыты
Икенчел салават күпере

Күп очракта беренчел салават күпере күзәтелә. Нурлар юлы рәсемдә күрсәтелгән. Беренчел салават күперендә кызыл төс дуганың тышкы ягында тора, аның почмакча радиусы 40-42°.

Кайвакыт беренче күпер янында икенчесен оныграгын күрергә мөмкин. Бу икенчел салават күпере, ул яктылыкның тамчыда ике тапкыр чагылуы сәбәпле барлыкка килә. Икенчел күпердә төсләр кире тәртиптә: тышта шәмәхә төс, ә эчтә - кызыл. Икенчел күпернең почмакча радиусы 50-53°.
Ике салават күпере арасында күк гадәттә караңгырак күренә. Зуррак дәрәҗәдәге салават күперләрен лаборатор шартларда күзәтергә мөмкин.

Якты айлы төндә ай салават күперен дә күзәтеп була. Начар яктыртылуда күзнең иң сизгер рецепторлары төсне аермаганга күрә, ай нурларыннан барлыкка килгән салават күпере аксыл булып күренә; яктылык яктырак булган саен, салават күпере дә «төслерәк».

Гадәти булмаган салават күперләре[үзгәртү]

Күбрәк гади салават күпере күзәтелсә дә, салават күпере барлыкка килү белән бәйле төрле оптик феноменнарның киң спектры билгеле, мәсәлән, каурыйсыман болытларда барлыкка килүсе горизонталь салават күпере, яки томан салават күпере.

Тикшерү тарихы[үзгәртү]

«Harpe de Lumière», Georges Noblet фотографиясе

Фарсы астрономы en:Qutb al-Din al-Shirazi (1236—1311), ә бәлки, аның укучысы en:Kamal al-din al-Farisi (1260—1320), беренчеләрдән булып феноменның төгәл аңлатмасын бирә.[1]

Салават күперенең гомуми тасвирламасын 1611 елда Марк Антоний де Доминис «De radiis visus et lucis in vitris perspectivis et iride» китабында бирә. Тәҗрибә күзәтүләре нигезендә ул салават күпере тамчының эчке өслегеннән кайтарылу һәм ике тапкыр сыну нәтиҗәсендә (тамчыга кергәндә һәм чыкканда) барлыкка килә дигән фикергә килә.

Рене Декарт 1635 елда «Метеорлар» китабының «Салават күпере турында» бүлегендә күренешкә тулы тасвирлау бирә.

Ландшафтта икеле салават күпере, Питер Рубенс рәсеме

Салават күперенең күп төсле спектры өзлексез булса да, күп илләрдә 7 яки 6 (мәсәлән, Япониядә һәм инглиз телле илләрдә[2]) төсне бүлеп йөртәләр. Беренче булып Исаак Ньютон 7 төсне сайлаган дип уйлыйлар, аңа 7 саны махсус символик мәгънәгә ия булган (пифагореик, теологик яки нумерологик аңлаулар буенча). «Оптика» хезмәтендә язганча, ул башта 5 төсне генә (кызыл, сары, яшел, зәңгәр һәм шәмәхә) аерган. Ләкин соңыннан тагын бер төсне (кызгылт сары) күрә, һәм моны шайтан вәсвәсәсе дип санап (алтыны ул шайтан саны дип уйлаган), саналган алты төскә тагын берне өстәгән (индиго).[3]

Радуга повисла разноцветным коромыслом,
Опустив один конец в зелёный океан…
- М.Рысаков

Салават күпере һәм аңа ассоцияцияләнгән терминнар[үзгәртү]

  • Ирис — төсләрнең бай гаммасына ия чәчәк;
  • Иридий — кушылмалары салават күперенең барлык төсләрен диярлек бирүче металл;
  • Радужная оболочка глаза по-латыни — ирис;
  • Ирисовая диафрагма напоминает радужную оболочку глаза;

Салават күпере билге буларак[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]