Салават күпере (вокал ансамбле)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Салават күпере (вокал ансамбле) latin yazuında])
Салават күпере
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан, Кайбыч районы һәм Иске Чәчкаб
Урын Иске Чәчкаб мәдәният йорты һәм Иске Чәчкаб төп мәктәбе

Салават күпереТатарстанның Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында мәдәният йорты каршында оешкан вокал ансамбле.

Исеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вокал ансамбле 2010 елда «Йолдызлык» фестиваленең район турында җиңү яулап зона турында катнашканда «Салават күпере» исеме астында чыгыш ясый башлый.[1] Алдан конкурсларда катнашканда киелә торган күлмүклүр төрле төстә булганлыктан, күлмәкләрне күз уңында тотып, «Салават күпере» исеме сайланыла.[1]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Салават күпере» вокал ансамбле Иске Чәчкаб мәктәбендә оешып Иске Чәчкаб авылында авыл мәдәният йорты каршында 2010 елдан эшләп килә.[2] Ансамбльне башлангыч сыйныфлар укытучысы Люция Габидуллина оештыра. Ансамбльның тагын бер җитәкчесе - мәктәп директоры урынбасары Энҗе Гыйльманова. Коллектив алдан мәктәп бәйрәмнәрендә чыгыш ясый.[1]

Оешкан чагында ансамбльдә сигез кыз җырлаган. Еллар дәвамында аларның исәбе үзгәргән чаклар да булган: алтыга да калганнар, унга да җиткәннәр. 2020 елда ансамльга малайлар да килеп кушылган.[1]

Репертуарларына эстрада, балалар һәм халык җырлары да керә. Район үзәгендә оештырылган чараларда даими чыгыш ясыйлар, ә мәктәптәге бәйрәмнәр берсе дә алардан башка үтми. Бер генә авыл бәйрәме дә алар катнашыннан башка узмый.[3][4]

Районкүләм, республика, Россия, төбәкара конкурсларда да җиңүләргә ирешеп[1][5][6], ансамбль балалар өчен тормышка ашырылучы телевизион проектларда, «Җырлап татарча сөйләшергә өйрәнәбез», «Җырлы-моңлы балачак» тапшыруларында чыгыш ясаган.[7][1] «Салават күпере» вокаль ансамбле башкаруындагы «Бабам истәлекләре» һәм «Балалар тавышы» җырлары татар телендәге радиолардан ишетеп була.[1]

Уңышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Укытучы Люция Габидуллина оештырган «Салават күпере» вокаль ансамбле ел саен диярлек «Йолдызлык» фестивалендә призлы урыннар яулый. 2021 елга сигезләп республика, төбәк һәм Россиякүләм бәйгеләрдә җиңү яулаганнар. «Мин яратам сине, Россия!» дигән Бөтенроссия конкурсында ике тапкыр катнашып, беренчесендә – өченче, икенчесендә икенче урынны алганнар. Шулай ук «Без бергә», «Йолдызлык», «Ватан», «Калфаклы сандугач» бәйге һәм фестивальләрендә катнашканнар.[1]

2018 елда «Урмай моңы» төбәкара бәйгесендә беренче урын алалар.[1]

«Без кабызган утлар», «Дулкыннар» бәйгеләрендә дүрт ел рәттән призлы урыннар алуга ирешәләр, гран-при иясе дә булалар. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үткәрелгән «Батырлар җыры» төбәкара бәйгесендә дипломант булалар. «Йолдызлык» фестиваленең район турында ел саен беренче, зона этабында призлы урыннар яулыйлар. Республика турында «Милли җәүһәрләрне саклаган өчен» номинациясендә махсус призга ия булалар.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]