Салагыш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Салагыш latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Салагыш
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Нәрсәнең башкаласы Салаушское сельское поселение[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Салаушское сельское поселение[d][1]
Почта индексы 422214

СалагышТатарстан Республикасының Әгерҗе районындагы татар авылы. Әгерҗе шәһәреннән 73 чакрым көньякта, Әҗәү елгасы буенда, Иж һәм Кама елгаларына якын урнашкан.

Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 422214.

Авыл исеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылның исеме сал агызуга бәйле яисә "сул агыш" сүзеннән дигән риваятьләр бар. Тел галиме Г. Саттаров "сала" сүзенең мәгънәсен "тармак, кушылдык" дип аңлата. Ягъни бу очракта "Салагыш" елгасы зуррак елга кушылдыгы буларак шулай исемләнгән. Хәзерге Балтач районындагы Салавыч авылы да Салагыш кебек үк элекке документларда "Салауши" дип йөртелгән. Кайбер хезмәтләрдә бу ике авылны бутау очраклары да бар[чыганагы?].

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылга нигез салынган вакыты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кайчан нигезләнүе тәгаен билгеле түгел. 1722 елда авылның булганы билгеле.[2] Кабер ташлары буенча Хиҗри 1098 һәм 1069 еллары белән (Ул Милади елның 1687 һәм 1658 сәнасына туры килә).[2][3] Авыл халкындагы бер риваятьтә Салагыш 1750 нче елларда гына нигезләнгән дип сөйләнә. Кайбер чыганаклар буенча 1651 елда нигез салынган дип аңлатыла.[2]

Татар шәҗәрәләрен өйрәнгән галим М. Әхмәтҗанов язганга караганда Салагыш авылына XVII йөз башында Нократ татарларыннан Җәнчүр токымы (тарихта бу шәхеснең XVI йөз ахыры - XVII йөз ашында яшәгәнлеге мәгълүм) нигез салган[3]. Авылда сакланган риваятьләрдә дә Нократтан килгән Җанчуриннар турында сөйләнә. Җанчуриннар исеменә бирелгән грамота да мәгълүм. Салагыш авылы халкына 1600 елның 15 июлендә Патша грамотасын биргәне[2]

Авыл нәселләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл нәселләре Нократ татарларыннан һәм бийләреннән килеп чыккан дип санала.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2015 елда Салагыш мәктәбенә Советлар Берлеге Каһарманы Гали Шәмсетдинов (1915-1944) исеме бирелә. Биредә ул 1938-1939 елларда мәктәп директоры булып эшләгән[4].

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Климаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.4 °C -11.1 °C -5.7 °C 3.6 °C 12.4 °C 18 °C 19.8 °C 16.7 °C 11.2 °C 3.5 °C -5.6 °C -10.7 °C 3.4 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[5]. Уртача еллык һава температурасы 3.4 °C.[6]

Хуҗалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1929 елда авылда “Кызыл Октябрь” колхозы оештырыла, 1937 елда Пушкин исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1968 елда аның составына Мадьяр һәм Яморза авыллары колхозлары керә. 1994 елдан “Идел” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.[7]

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1859 елда – 1726,

1887 елда – 2433,

1905 елда – 2959,

1920 елда – 3690,

1926 елда – 2896,

1938 елда – 2023,

1958 елда – 1323,

1970 елда – 1138,

1979 елда – 556,

1989 елда – 768,

2002 елда – 611,

2010 елда – 623,

2015 елда – 497 кеше (татарлар).[7]

Күренекле кешеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Г.Г.Әминев (1914–1993) – тел галиме, Алабуга педагогика институты ректоры (1953–1960);

Ю.Ш.Әминов (1921–1982) – драматург, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе;

Д.Г.Вәзиева (1907–1989) – әдәбият белгече, филология фәннәре кандидаты;

Э.Г.Гадел (Гаделов) (1936–2002) – “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясенең радио дикторы, шагыйрь, тәрҗемәче, журналист;

Л.К.Гадил (Гадилев) (1894–1915) – язучы, әдәбият тәнкыйтьчесе;

Тәммимдар Мохит (1919–2009) – эшкуар, җәмәгать эшлеклесе, Токио шәһәренең төрки-мөселман җәмәгате башлыгы (Япония);

Р.Г.Хәбибуллин (1941 елда туган) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, галим агроном, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт бүләге лауреаты, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;

Ф.Х.Хәбибуллин (1940 елда туган) – авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, ТРның атказанган агрономы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 ОКТМО
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Нафиков, Илдус Саидович, Руслан Камилевич Шакиров, and Лидия Хасановна Нафикова. "Арские (каринские) князья и деревня Салауш (Салагыш) Агрызского района Республики Татарстан (исторический очерк)." Сарапул: Сарапул. тип 40 (2012).
  3. 3,0 3,1 Әхмәтжанов М.И. XYII-XYIII гасыр татар ташбилгеләре. Научное издание (на татарском языке). – Казан, 2011. С. 87 – 89, 106 – 107.
  4. Әгерҗе районы рәсми сайтында
  5. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  6. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
  7. 7,0 7,1 Tatarica. Татар энциклопедиясе. Онлайн - энциклопедия Tatarica

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]