Эчтәлеккә күчү

Салихҗан Галиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Салихҗан Галиев latin yazuında])
Салихҗан Галиев
Туган 4 июль 1862(1862-07-04)
Казан, Россия империясе
Үлгән 1932
Казан, РСФСР, СССР
Күмү урыны Дары бистәсе зираты (Казан)[1]
Әлма-матер «Касыймия» мәдрәсәсе һәм Мир Араб мәдрәсәсе
Ата-ана
Кардәшләр Галимҗан Баруди һәм Габдрахман Баруди

Салихҗан Мөхәммәтҗан улы Галиев (4 июль 1862 ел, Казан — 1931 ел, Казан) - җәмәгать эшлеклесе, педагог.

Салихҗан Мөхәммәтҗан улы Галиев Казанда туа. «Касыймия», Апанай, Бохараның «Мир-гарәб» (1882 елда тәмамлый) мәдрәсәләре шәкерте. 10 нчы мәхәллә җамигъ мәчете имам-хатыйбы (1890—1908, 1910 елдан соң), мөдәррис, мөгаллимнәр курслары оештыручы (1907). Вологда губернасына сөргенгә җибәрелә (1908). Ике ел буена Россиядә яшәү тыела. Төркиядә, Согуд Гарәбстанында мөһаҗирлектә була (1908—1910). 1931 елда Казанда вафат.

  • Фәтех әт-тәҗвид.— Казан: Типо-лит. Имп. ун-та, 1893.— 12 б., 1895.— 12 б.
  • Сарыф гарәби. — Казан: Домбровский матб., 1898.— 76 б.
  • Тәкъриб әл-әзһан мин тәҗвид әл-Коръән.— Казан: Типо-лит. Имп. ун-та, 1900.— 24 б.
  • Әмирхан Р. Иманга тугрылык.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1997.— 233 б.
  • Юсупов М. Галимджан Баруди.— Казань: Татар. кн. изд-во, 2003.— С. 42, 43.
  • Медресе г. Казани в XIX — нач. ХХ вв.: Сборник документов и материалов.— Казань: Гасыр, 2007.— С. 76, 92, 129, 157, 161, 165.