Салих Псәнчин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Салих Псәнчин latin yazuında])
Салих Псәнчин
Туган 1904
Байгазы, Бөрҗән районы
Үлгән 23 октябрь 1980(1980-10-23)
Байгазы, Бөрҗән районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Катнашкан сугышлар/алышлар Икенче бөтендөнья сугышы
Хәрби дәрәҗә сержант[d] һәм кызылармияче[d]

Псәнчин Салих Мәхмүт улы (1904 — 23 октябрь 1980 ел), 112-нче атлы төмәне сугышчысы, сержант, ике тапкыр Кызыл Йолдыз ордены кавалеры.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Псәнчин Салих Мәхмүт улы 1904 елда Башкорт АССР ы Бөрҗән районы Байгазы авылында туа. 1926 елның ноябреннән 1928 елның декабренә кадәр Кызыл Армия сафларында 83-нче атлы полкында кавалерист булып хезмәт итә. Төркмәнстанда басмачларга каршы сугыша. 1941 елның 1 декабрендә Псәнчин С. М. Бөрҗән районы хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафларына чакырыла. Ул М. Шайморатов җитәкләгән 112-нче атлы дивизиясенең 93-нче атлы полкында хезмәт итә. Бөек Җиңүне Берлинда каршылый.

1942 елның 20 ноябрендә сул аягына авыр яра ала. 1942 елның 30 ноябреннән 1943 елның 5 февраленә кадәр 1640 нчы номерлы эвакогоспитальдә дәвалана. Госпитальдән соң Псянчин, кадрлы кавалерист буларак, фронтка атлылар җитештерүче 11 нче байлык атлы полкына җибәрәләр.

1943 елның июль аеннан 14-нче гвардия атлы дивизиясе составында кавалерист булып хезмәт итә.

1944 елның гыйнвар аенда Псянчин Сәлихне пулемет-артиллерия батальонының 401-нче отделениесе командиры итеп тәгаенлиләр. 1944 елның апрелендә уң урынына туп ярчыгы тиеп яралана, ләкин сугыш кырын калдырмый.

Псәнчин С. М. батыр сугыша, бу турыда аны командирларның медалгә тәкъдим иткән награда кәгазләре, Советлар Берлеге маршалы Г. Жуковның Рәхмәт хаты сөйли. 1945 елның көзендә демобилизацияләнә.

Сугыштан соң туган авылына әйләнеп кайта. Ворошилов исемендәге колхозда бригадир булып зшли. Ветеран 1980 елның 23 октябрендә вафат була һәм туган авылында җирләнә.

Хәзерге вакытта Байгазы авылында Псянчин Салих Мәхмүт улы яшәгән урам аның исемен йөртә.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Берлинны алган өчен» (№Б-388771),
  • «Варшаваны азат иткән өчен» (А № 442067)
  • «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңү өчен» (Щ № 298984) медальләре

Ике тапкыр Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

  • Кызыл Йолдыз ордены (№Б-2583486)
  • Кызыл Йолдыз ордены (№ 26280669).. Икенче Кызыл Йолдыз ордены тапшырылмаган, әммә бу награда турында архив документлары бар.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • .Яугир олатайым - Бөрйән районы:"Таң" гәзите, 2015. - №32-33 (9810-9811) б

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]