Салих Сәйдәшев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Салих Сәйдәшев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Салих Сәйдәшев
Сәйдәшев.jpg
Туган телдә исем Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев
Туган 3 декабрь 1900(1900-12-03)
Казан
Үлгән 16 декабрь 1954(1954-12-16) (54 яшь)
Казан
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Ульянов йорты, Волков урамы, Казан
Горький урамы, 13[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Русия империясеРСФСР байрагыFlag of the Soviet Union.svg/State Emblem of the Soviet Union.svg ССРБ
Әлма-матер «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе
Һөнәре композитор
Балалар Альфред, Нәүфәл, Эмиль, Рәлиф
Р. Вахитов. «Салих Сәйдәшев» (1989)
Ф. Туишев белән

Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев (3 декабрь (20 ноябрь) 1900, Казан, Казан өязе, Казан губернасы, Русия империясе16 декабрь 1954, Казан, ТАССР, ССРБ) – күренекле татар композиторы, татар профессиональ музыкасына нигезче салучы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музыка сәләте Сәйдәшевта кечкенә чагында уяна. Ул уйнаган иң беренче инструмент гармоника була. Аннары туганнары махсус аның өчен рояль сатып алдылар. Салих Сәйдәшевның беренче укытучысы – халык музыканты Заһидулла Яруллин. Аннары ул Казан музыкаль училищесы укытучыларында белем ала.

С. Сәйдәшевның әтисе аны күрмичә вафат була. Салих үз апасының гаиләсендә тәрбияләнә, ә апасының тормыш иптәше Шиһап Әхмәров татар интеллигенциясенең күренекле вәкиле була.

1918 елда Салих үз оркестрын төзи. 1920 елда ул Кызыл армия сафларына баса.

1922 елда Сәйдәшев Казанга кайта. Аны яңа ачылган Кызыл Октябрь исемендәге Татар Дәүләт театрына музыка бүлеге мөдире итеп эшкә чакыралар.

Салих Сәйдәшев кабере Казаның Яңа бистә зиратында.

Кызыл Армия маршы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1928 елда Казанда сәяси бүлек хезмәткәрләренең киңәшмәсе була. Анда дивизия командиры Якуп Чанышев Кызыл Армиянең 11 еллыгына оркестр өчен милли колоритлы яу маршы тудырырга кирәк дигән тәкъдим ясый. Һәм бу эшне Салих Сәйдәшевкә йөкләтәләр.

Маршның премьерасы полкның шәхси составы алдында Кызыл Армиянең туган көненә багышланган тантаналы җыелышта — 1929 елның 23 февралендә үткәрелә. Марш музыкасын 1нче татар полкы оркестры башкара. Залдагы алкышлар куәтле дулкын сыман яңгырап тора һәм маршны өч мәртәбә кабатларга туры килә. Композиторны хөрмәтләп, полкның почетлы кызылармеецы итеп сайлыйлар, аңа тантаналы шартларда хәрби кием тапшыралар.[2]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1962 елда Казанда урамга исеме бирелгән.
  • 2012 елның 11 маенда Казан шәһәре башкарма комитетының 11.05.2012 № 2902 карары белән 17нче санлы Казан балалар музыка мәктәбенә[3] Салих Сәйдәшев исеме бирелә[4].

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]