Салих Сәйдәшев музее (Өбрә)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Салих Сәйдәшев музее (Өбрә) latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы
Салих Сәйдәшев музее
Нигезләү датасы 2011
Урын 422711 ТР, Биектау районы, Өбрә, Союз ур., 423
Директор Билал Сәлах улы Шиһабетдинов
Гөлназ Фәрит кызы Гыйниятуллина
(филиал мөдире)
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.

Салих Сәйдәшев музее (рус. Музей Салиха Сайдашева) — Татарстанның Биектау районы Өбрә авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Биектау районынының Биектау төбәк музее филиалы. Күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшевның (Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев, 19001954) тормышы һәм иҗаты белән таныштыра.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музейның иске бинасы

Өбрә авылында композиторның бабасы Бикчәнтәй, аның дүрт улы Бикмөхәммәт, Мөхәммәди, Җамалетдин (композиторның әтисе), Сабирҗан туган. Сугышка кадәр Салих Сәйдәшев Өбрәгә еш кайтып кунак булган. Салих Сәйдәшев музее Бикмөхәммәт Сәйдәшев нигезендәге агач йортта җәмәгать башлангычында ачыла. Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесенең карары белән 2011 елның 1 гыйнварыннан Биектау төбәк музее филиалы итеп беркетелә.

Экспонатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өч залда күргәзмә оештырыла. Беренче зал Өбрә авылы тарихы, гореф-гадәтләре белән таныштыра.

Икенче залда авыл керәстияны йортының интерьеры торгызылган.

Өченче зал композиторның тормышы һәм иҗаты белән таныштыра. Экспозиция авторлары — Л. Г. Вәлиева, Л. Б. Муллина, Р. А. Гасыймова. Залда композиторның пианиносы, шәхси әйберләре, чыгышлары турында афишалар һ. б. экспонатлар урын алган.

2017 елның 19 маенда музей яңа төзелгән кирпеч бинага күченә. Аны ачуда композиторның оныгы Камил Сәйдәшев һәм аның хатыны катнаша, музейга үз картиналарын бүләк итәләр[1].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Светлана Олина. Новый музей Салиха Сайдашева 2019 елның 12 июль көнендә архивланган.. «Республика Татарстан», 19.05.2017(рус.)