Салия Морзабаева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Салия Морзабаева latin yazuında])
Салия Морзабаева
Туган телдә исем баш. Мырҙабаева Сәлиә Шәрифйән ҡыҙы
Туган 13 сентябрь 1957(1957-09-13) (66 яшь)
1нче Түкәт, Нукаевский сельсовет[d], Күгәрчен районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре табиб, сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты
Эш бирүче Башкорт дәүләт медицина университеты
Сәяси фирка Бердәм Русия
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

 Салия Морзабаева Викиҗыентыкта

Салия Шәрифҗан кызы Морзабаева (баш. Мырҙабаева Сәлиә Шәрифйән ҡыҙы; 1957 елның 13 сентябре, Түкәт авылы, Күгәрчен районы, Башкорт АССР) — Россия дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, «Бердәм Россия» партиясеннән V һәм VI чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты. Россия Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы, «Тормыш сыйфаты (Сәламәтлек)» партия проекты җитәкчесе.

Медицина фәннәре докторы, Башкортстан Республикасының (2002) һәм Россия Федерациясенең атказанган табибы (2008). «Мирас» гаиләгә ярдәм, аналарны һәм балаларны яклау хәйрия фондының гамәлгә куючысы һәм советы рәисе.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Салия Морзабаева 1957 елның 13 сентябрендә Башкорт АССРның Күгәрчен районы Түкәт авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1974 елда Уфа шәһәренең 1 нче мәктәп-интернатын, 1980 елда Башкорт деулет медицина институтының педиатрия факультетын тәмамлый.

1980 елдан Уфа шәһәренең 3 нче балалар йортында табиб-педиатр булып эшли. 1986 елдан хезмәт эшчәнлеген Г. Г. Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсенең табиб-генетигы булып дәвам итә. 1996 елдан Башкорт дәүләт медицина университетының (БДМУ) ассистенты, 2000 елдан — медицина генетикасы курсы белән неврология кафедрасы доценты. 2003 елда «Дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча Башкорт дәүләт хезмәте академиясен тәмамлый.

1998 елдан — Башкортстан сәламәтлек саклау министры урынбасары, 2007 елдан — Башкортстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары.

2007 елның декабрендә Башкортстан Республикасыннан V чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана. 2011 елның декабрендә VI чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана.

Фәнни эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Медицина фәннәре докторы, Башкорт дәүләт медицина университетының нейрохирургия һәм медицина генетикасы курслары белән неврология кафедрасы профессоры.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә оештыру һәм идарә итү өлкәсендә 220 дән артык фәнни басма һәм укыту-методик эшләр авторы.

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире — Морзабаев Хәсән Хәмзә улы (1951) — Башкортстан дәүләт медицина университетының педиатрия факультеты деканы, гистология кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының атказанган табибы (2002)
  • Россия Федерациясенең атказанган табибы (2008)
  • РФ ФҖ Дәүләт Думасының Мактау грамотасы (2012).