Салиҗан Шәрипов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Салиҗан Шәрипов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Салиҗан Шәрипов
Sharipov.jpg
Туган телдә исем Салиҗан Шакир улы Шәрипов
Туган 25 август 1964(1964-08-25) (55 яшь)
Кыргызстан, Ош өлкәсе, Өзген
Милләт үзбәк
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты һәм Русия дәүләт нефть һәм газ университеты
Һөнәре очучы-космонавт
Балалар улы, кызы
Бүләк һәм мөкәфәтләре РФ Каһарманы Бөек хезмәтләр өчен орден (Үзбәкстан) кавалерларыHero of the Kirghiz Republic.pngКосмосны үзләштерүдәге казанышлар өчен медалеSpaceFltRib.gifӘмир Тимер ордены
Хәрби дәрәҗә палкауник

Commons-logo.svg Салиҗан Шәрипов Викиҗыентыкта

Салиҗан Шәрипов, Салиҗан Шакир улы Шәрипов, үзб. Sharipov Solijon Shakirovich, кырг. Салижан Шакирович Шарипов, рус. Салижан Шакирович Шарипов (1964 елның 25 августы, Кыргыз ССР, Ош өлкәсе, Өзген) — беренче үзбәк космонавты, Кыргызстанның беренче космонавты, РФ ның 88 нче, бөтен дөнья буенча 372 нче космонавт[1], РФ ХҺК полковнигы. РФ, Кыргызстан һәм Үзбәкстан Каһарманы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1964 елның 25 августында Кыргыз ССРның Ош өлкәсе Өзген (кырг. Өзгөн) шәһәрендә туган. Милләте — үзбәк [2]. Өзген шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлагач (1981), Ырынбур авиация укуханәсенә укырга керергә бара, ләкин баллары җитмәү сәбәпле, әлеге уку йортына кабул ителми. 1982 елда «хисапчы» белгечлеге буенча Әндиҗан шәһәрендә урта һөнәри-техник укуханәсен тәмамлый. Диңгез буе краенда авиабүлгедә хәрби хезмәт үтә, хәрби машиналарны очышка әзерләүдә катнаша. 1987 елда «команда-тактикалы истребительләр авиациясе очучы-мөһәндисе» белгечлеге буенча С.И. Грицевец исемендәге Харкау югары хәрби авиация очучылар укуханәсен тәмамлый.

  • 1987-1990 елларда Токмак (кырг. Токмок) шәһәрендә Урта Азия хәрби округы хәрби-һава көчләренең авиация кадрларын әзерләү һәм камилләштерү буенча 5нче Үзәк курсларының 716нчы өйрәнү авиация полкы очучы-инструкторы булып хезмәт итә. 8 курсантны очышка әзерли.
  • Төрле очкычларда очу вакыты ~950 сәгать.
  • 1990 елның 11 маенда Дәүләт комиссиясе тарафыннан ССРБ Хәрби-һава көчләренең космонавтларны әзерләү үзәгенең космонавтлар отрядына алырга тәкъдим ителә.
  • 1990 елның 8 августында ССРБ саклану министрының 1142нче санлы боерыгы белән ССРБ Хәрби-һава көчләренең космонавтларны әзерләү үзәгенең космонавтлар отрядының 4нче төркеменә космонавт-сынаучы вазифасына кандидат итеп билгеләнә.
  • 1990 елның октябреннән 1992 елның мартына кадәр гомуми галәм әзерлеге үтә.
  • 1992 елның 6 мартында соңгы чыгарылыш имтиханын тапшыра.
  • 1992 елның 11 мартында ведомствоара квалификация комиссиясе карары белән «космонавт-сынаучы» квалификациясе бирелә.
  • 1992 елның 24 апрелендә 2нче төркемнең космонавт-сынаучысы итеп билгеләнә.
  • 1992 елның апреленнән 1997 елга кадәр Д-8-2 космонавтлар төркемендә «Мир» орбита комплексына очу программасы буенча әзерлек үтә.
  • 1994 елда «Аэрокосмоэкологик матдәләрне эшкәртү» белгечлеге буенча Нефть һәм газ дәүләт академиясенең аэрокосмоэкология факультетын тәмамлый, «мөһәндис-эколог» квалификациясе һәм «экологик менеджмент магистры» дәрәҗәсе ала.

Беренче космик очышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1997 елның 28 июнендә Дәүләт ведомствоара комиссиясе тарафыннан шаттлда очу өчен сайлап алына.
  • 1997 елның августыннан 1998 елның гыйнварына кадәр очыш белгече сыйфатында STS-89 экипажы составында Джонсон исемендәге космик үзәктә хәзерлек үтә.
  • 1998 елның 23 гыйнварыннан 28 гыйнварга кадәр «Endeavour STS-89» шаттлында очыш белгече сыйфатында үзенең беренче космик очышын ясый. Очышның төп максаты «Мир» станциясе белән тоташу һәм экипажның америкалы әгъзасын алыштыру була. Очыш 8 тәүлек 46 минут 54 секунд дәвам итә.
  • 1998 елның 28 февралендә Дәүләт ведомствоара комиссиясе тарафыннан «Мир» галәм комплексында 27нче төп экспедиция программасы буенча (ЭО-27) дубляж экипажының командиры итеп билгеләнә.
  • 1998 елның мартыннан 1999 елның февраленә кадәр очышка әзерлек үтә.
  • 1999 елның 28 февралендә Дәүләт ведомствоара комиссиясе тарафыннан «Мир» галәм комплексында 28нче төп экспедиция программасы буенча (ЭО-28) дубляж экипажының командиры итеп билгеләнә.
  • 1999 елның мартыннан 2000 елның мартына кадәр П.В. Виноградов белән бергә очышка әзерлек үтә.
  • 2000 елның 5 июненнән «Мир» галәм комплексында 29нчы төп экспедиция программасы буенча (ЭО-29) төп экипаж командиры сыйфатында П.В. Виноградов белән бергә очышка әзерлек үтә.
  • Ләкин 2000 елның 26 декабрендә ведомствоара комиссия тарафыннан экипаж әзерлектән алына.
  • 2001 елның 1 августында Дәүләт ведомствоара комиссиясе утырышында МКС-6Д ның дубляж экипажы составына кертелә.
  • 2002 елның 25 ноябреннән космонавтларны әзерләү үзәгендә МКС-ЭП5 төркеме составында экипаж командиры программасы буенче әзерлек үтә.
  • МКС-10 экипажы составына кертелә, ләкин «Колумбия» шаттлы кырылышыннан соң, экипажлар яңартып төзелә.
  • 2003 елның 11 декабрендә Дәүләт ведомствоара комиссиясе карары белән экипаж командиры сыйфатында МКС-11 составына кертелә.

Икенче очышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2004 елның 14 октябреннән 2005 елның 25 апреленә кадәр «Союз ТМА-5» ТПК командиры һәм ХГСка (рус. МКС) 10нчы экспедиция бортинженеры сыйфатында икенче космик очыш ясый. Юлдашы — АКШ астронавты Лерой Чиао. Очыш озынлыгы 192 тәүлек 19 сәгать 1 минут 59 секунд дәвам итә. Очыш вакытында ике тапкыр ачык галәмгә чыга.
  • 2005 елның 13 сентябрендә, «халыкара космик очышны уңышлы башкаруы, шул вакытта батырлык һәм каһарманлык үрнәге күрсәткән өчен», РФ президентының 1068 нче санлы указы белән С.Ш. Шәриповка РФ Каһарманы исеме бирелә.
  • 2005 елның октябреннән 2006 елның маена кадәр Линдон Джонсон исемендәге космик үзәктә (АКШ) Ю.А. Гагарин исемендәге космонавтларны әзерләү үзәгенең фәнни-тикшеренү институты вәкиле булып тора.
  • 2006 елның маенда Роскосмос, космонавтларны әзерләү үзәгеһәм «Энергия» РКК карары белән ХГС-19 дубляж экипажының ТК командиры итеп билгеләнә.
  • 2006 елның августында Роскосмос һәм NASA уртак карары нигезендә, 2007 елның октябрендә башкарылачак очышка ХГС-16 дубляж экипажы бортинженеры һәм «Союз-ТМА-11» корабле командиры дублеры итеп билгеләнә.
  • 2008 елның июленнән космонавтлар отрядыннан чыгарыла.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1998 Ош шәһәренең шәрәфле ватандашы
  • 1998 Ош университетының шәрәфле профессоры
  • 2005 РФ Каһарманы
  • 1998 Кыргыз Республикасынын Баатыры (Кыргыз Республикасы Каһарманы)ның Ак Шумкар тамгасы
  • 1999 Әмир Тимер (Amur Temur) ордены (Үзбәкстан)
  • 1999 «Бөек хезмәтләре өчен» (Buyuk hizmatlari uchun) ордены (Үзбәкстан)
  • 1998, 2005 «Галәми очыш өчен» медале (NASA, АКШ)

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Нәсибә Мәүлән кызы

  • улы Җиһангир, кызы Нигарә

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]