Салкын тию
Салкын тию | |
ICD-9-CM | 519.8[1] |
---|---|
NCI Thesaurus идентификаторы | C27219[1] |
Табиблар әйтүенчә, инфекцияле авырулардан өзлегүләр булмасын һәм иммунитет төшмәсен өчен, грипп, ОРВИ белән авыруны, гадәттә була торган салкын тиеп чирләүдән үз вакытында аера белү бик мөһим. Бу мәкаләдә аларны бер-берсеннән аеру һәм бу авыруларның профилактика юллары белән танышып китәрбез.
ОРВИ авыруын китереп чыгаручы 200 вирус бар дип сөйлиләр, дөреслектә алар бераз кимрәк. Иң типик вируслар — грипп, парагрипп вируслары, аденовирус, РС-вирус һәм риновируслар лабораториядә тикшергән вакытта табылалар. Грипп вируслары үзләре А һәм В төрләренә аерыла.
Бу вирусларның төрле органнарны зарарласалар да, еш кына симптомнары охшаш булып, салкын тию, тамак төбе авырту, йөткерү, температура күтәрелү күзәтелгәнлектән, аларга бер гомуми диагноз — ОРВИ диагнозы куюның зур әһәмияте бар. Ләкин төрле очракта төрле дәва чаралары кулланыла.
Салкын тиюдән аермалы буларак, грипп авыруы бик куркыныч һәм авыр кичерелә. Ул һәрвакыт кискен генә башланып китә! Хәлнең начарлануы, туңып калтырый башлау, буыннар һәм мускуллар сызлау, баш әйләнү, яктыдан курку, кинәт кенә тән температурасының 38 дән 40 градуска кадәр күтәрелүе, грипп авыруының симптомнары булып тора. Беренче тәүлек ахырында борын томалану һәм тамак авырулары өстәлә. Грипп белән авыручылар маңгай һәм каш тирәсендә бик көчле баш авыртуы сизә. Шулай ук көчле тирләү, сизелерлек хәлсезлек, аппетит югалу, күңел болгану һәм косулар да бу авыру өчен характерлы билге булып тора. Сулыш юллары авыруларыннан аермалы буларак, грипп, ОРВИ авыруларын дәвалауны үз вакытында башлап җибәрмәсәң, бу авырулар өзлегүләр белән куркыныч! Үпкә ялкынсынуы, борынга томау төшү, тамак төбе авырулары, колак, бронхлар ялкынсынуы һәм башкалар шундый өзлегүдән барлыкка килгән авырулар булып тора. Олы яшьтәге кешеләрдә грипптан өзлегүләр йөрәк җиткелексезлегенә китерергә мөмкин, миокард ялкынсынуын китереп чыгару очраклары бар. Шулай ук үзәк нерв системасына инфекция, астма, диабет, мускуллар ялкынсынуы кебек авырулар, өзлегү нәтиҗәсе булырга мөмкин.
Парагрипп мондый авыруларның иң еш очрый торганы, өлкәннәрдә һәр бишенче, ә балаларда һәр өченче авыруда күзәтелә. Балалар ешрак авырый. Авыруның башланып китүе акрын була: температура 38 градуска кадәр күтәрелә, бу бик озак бармый. Интоксикация бик көчле түгел, тамак төбе ялкынсынганлыктан, авыруның тавышы карлыга, аны коры өзек-өзек йөткерү борчый. Риновирус инфекциясе яз һәм көз айларында еш күзәтелә, бар ОРВИ-ләрның 20-25 % ын тәшкил итә. Бу авыру вакытында балаларның бронхит, үпкә ялкынсынуы авырулары белән өзлегүләре күзәтелә. Гадәттә зурлар авыруны җиңел уздыра. Специфик симптомнардан беренче урында борын томалану, борыннан бик көчле сыекча агу тора. Еш кына тамак төбе авырта, коры йөткерү интектерә.
Аденовирус инфекциясе барлык ОРВИ авыруларының 5 % ын тәшкил итә.
Аның белән балалар бик еш авырый, бигрәк тә 5 яшькә кадәр. Башланып китүе кинәт түгел, температура 38-39 градуска кадәр күтәрелә, авыру акрын бара, кайвакыт озакка сузыла. Специфик симптомнары — миндальсыман биз һәм йоткылык ялкынсыну сәбәпле тамак төбендә көчле авырту, томау төшү. Күзләр әчетә (конъюнктивит), алардан даими яшь ага. Кайвакыт эч китә. Муендагы лимфа төеннәре зураеп, авыртучан була. РС-инфекция (респиратор-синтициаль) барлык ОРВИ авыруларының 15 % ын тәшкил итә. Балалар зурларга караганда чирне авыррак кичерәләр. Ир-атлар хатын-кызларга караганда 2 тапкыр ешрак авырыйлар. Авыру : барышында температура 38 градус тирәсе. Интоксикация уртача дәрәҗәдә. Специфик симптомнары: өянәк рәвешендәге йөткерү, инфекция ; еш кына «аска» төшә һәм бронхит, үпкә ялкынсынуына китерә. Зурлар авыруны җиңелрәк кичерә һәм аларда өзлегү, катлауланулар азрак була. Интоксикация уртача, баш авыртуы бик көчле түгел.
Салкын тию дигән авыру вакытында процесс акрынрак бара. Бу авыру белән авырган кешеләрдә өзлегүләр һәм катлауланулар сирәгрәк күзәтелә.
Салкын тигәндә тәннең температурасы 38 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Борын томалану, хәлсезлек бик газапламый. Баш авыртуы сизелә, тик ул бик көчле булмый һәм бөтен башка тигез «тарала». Аппетит югалуы, сирәк кенә күзләрдән яшь килү, баш әйләнү, тирләү күзәтелә.
Авыруның беренче билгеләре сизелүгә табибларга күренергә кирәк.
Грипп авыруының кайбер формаларын (бик авыр һәм үтә кискен) үз белдеклелегең белән генә дәваларга ярамый. Бу бик авыр өзлегүләргә китерергә мөмкин. Тикшерүләр уздырып, тиз арада нинди авыру икәнлеген белгәч кенә, табиб дәвалау юлларын билгели ала.
Хроник авырулары булган кешеләр, ныклап өзлегеп китмәс өчен, үз хәлләренә вакытында игътибар биреп торырга тиешләр.
Организмның саклану көчләрен күтәреп, авыруларны булдырмас өчен, профилактика белән шөгыльләнү зарур. Ашказанында гастрит булмаса, йә ашказаны сыекчасының кислоталылыгы борчымаса, иртәгезне 1 стакан кайнар суга ярты балкашык имбир, ярты лимон согы кушылган катнашманы эчүдән башлап җибәрегез. Имбирнең йогышсызландыру сыйфатлары бар. Составында С витамины булган лимон иммун системасын ныгыта һәм активлаштыра. Бу эчемлек матдәләр алмашын яхшыртыр өчен файдалы һәм организмның саклану функциясен дә күтәреп җибәрә. Көч кертү һәм организмны ныгыту өчен, С витамины һәм төрле минераллары күп булган ройбуш чәен дә кулланалар. Моның өчен, 1 стакан кайнар суда 1 балкашык ройбушны 5-10 минут төнәтеп эчәләр.
Салкын тиеп авырып китүчеләрнең саны күбәйгән сезон вакытында, табигый антиоксидантларга, фитонцидларга бай ризыклар белән туклану файдалы. Болар рәтенә суган, сарымсак, керән, кориандр, кызыл һәм кара борыч, дарчин керә. Бу тәмләткечләр һәм үләннәр бактерияләр белән көрәшәләр һәм организмның микробларга каршы торучанлыгын арттыралар. Шулай ук ашау рационына селен, А, Е витамннары булган ризыкларны кертсәң яхшы. Селен вируслар зарарландырган күзәнәкләрне алыштырырга ярдәм итә, чөнки бу микроэлемент ялкынсынуга каршы тора торган фермент составына керә. А витамины авызның һәм борынның лайлалы тышчасын инфекцияләрдән, ә Е витамины күзәнәкләрнең мембраналарын бозылудан һәм ирекле радикаллар йогынтысыннан саклый.
Үзегез яшәгән торакны еш җилләтеп, кулларны юып йөрү даими режимга керергә тиеш.
Гриппны башка кешеләргә йоктырмас өчен, авыруны аерым бүлмәгә күчерергә кирәк. Андый мөмкинлек булмаса, авыруның ятагын ширма яки калын пәрдә белән башкалардан аеру зарур. Торакны көненә берничә тапкыр 20-30 минут җилләтәләр. Көненә 2-3 тапкыр, дезинфекция чараларын кулланып, бүлмәгә дымлы җыештыру уздыру мөһим, һаваның дымлылыгы 40-60 % тан артык булырга тиеш түгел, шул ук вакытта бик коры да булмасын. Авыруның аерым савыт-сабасы һәм кием-салымы булырга тиеш. Инфекциягә балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр аеруча сизгер була. Шуңа күрә аларны авырулардан аралау яхшы. Авыруны бер генә караучы булса яхшырак. Вирусларны йоктырмас өчен, ул кеше дүрт катлы битлек киеп йөрергә тиеш. Битлекләрне алыштырып тору, көн саен юып, кайнар үтүк белән үтүкләү грипп йогудан саклый. Авыру янында булганнан соң, кулларны, битне сабын белән юу файдалы.
Табиблар бактерияләргә каршы гельләр һәм салфеткалар куллануны да хуплыйлар. Чәй агачы, эвкалипт, канәфер чәчәге майларын кушып фатирга дезинфекция ясасагыз начар булмас. Профилактика өчен, берничә тамчы чәй агачы, эвкалипт, эрбет чикләвеге, ак чыршы агачы майларын салып атнага 3 тапкыр ванна ясауның файдасы тияр.
Эвкалипт яфраклары, юкә чәчәкләре, акчәчәк, чабыр үләннәре нигезендә ясалган төнәтмә эчүчеләр тизрәк терелә. Шулай ук бер күләмдә алынган кура җиләге, карлыган, нарат җиләге, гөлҗимеш, миләш, сырганак җимешләре һәм яфракларына кайнар су салып 10-15 минут тотканнан соң сөзеп, йоклар алдыннан эчү файдалы. Көчле томау төшкәндә, мондый дәва ысулы кулланырга тәкъдим итеп була. Берәр аш кашыгы яңа гына сыгылган кишер согын һәм зәйтүн маен су мунчасында кайнаткач, 1-3 тамчы сарымсак согы тамызырга. Катнашманы тәүлегенә 3-4 тапкыр борынга берничә тамчы тамызырга ярый. Сарымсаклы майны икенче көн кулланырга ярамый, дару яңа булырга тиеш.
Әгәр дә йөткерү интектерсә, 1 чәй кашыгы мәкне төеп, порошок хәленә китергәннән соң, 50 мл кайнар сөт өстәргә. Мәкле сөтне берьюлы эчеп бетерү таләп ителә. Бу дәва чарасын икегә бүлеп балаларга да кулланырга ярый.
Баш авыртса, ментол мае белән маңгайны, колак артларын, чигәне, баш артын ышкырга кирәк. 15-20 минуттан бал, бөтнек салынган чәй эчсәң тагын да яхшырак. Салкын тиюнең беренче билгеләре сизелү белән мүк җиләгеннән морс ясап эчәргә кирәк, аны күп итеп эчәргә дә мөмкин. Күкрәккә компресс куярга була, моның өчен йонлы тукымага серкә, зәйтүн гөле мае, камфара тамызыгыз, мондый компрессны төнгә дә калдырырга ярый.
Ангина, тамак ялкынсынуы (ларингит), борын куышлыгының лайлалы тышчасы ялкынсынуы (ринит), атмосфера басымы кискен үзгәргәндә урта колак ялкынсынуы авырулары җәй көннәрендә бик күп кешеләрне борчып тора. Бу авыруларга китерүче сәбәпләр күпләргә билгеле. Мәсәлән, җәйге ангинаны һәм тамак ялкынсынуын бик суык туңдырма ашаганда яки боз кебек салкын эчемлекләр эчкәннән соң эләктерергә була. «Комсыз кешеләр авыруы». Кояш нурлары астында бик каты кызынып, кинәт кенә салкын суга кергәндә, тәннең температурасы кискен үзгәрүдән, кайбер кешеләргә салкын тиеп, авырып китү очраклары да булгалый.
Табиблар фикеренчә, июнь-июль айларында килеп чыккан ангинаны «комсыз кешеләр авыруы» дип атап булыр иде. Кайберәүләр җәйге рәхәтлектән комсызланып файдаланырга омтылалар, бераз тыелу * кирәклеген оныталар һәм нәтиҗәдә авырып китәләр.
Салкын эчемлекләрне кечкенә йотымнар белән җылытып эчәргә кирәк.
Җәй көннәрендә салкын эчемлекләрне «салам» аша эчәргә киңәш ителми.
Чөнки бик салкын эчемлекләр авыз эчендә җылынып җитешә алмый. Та мак төбенә салкын сыеклык кергәндә, андагы микроблар һәм вируслар «җанланып» китә. Гадәттә, кешеләрнең организмы темпера тура төшүгә бик * кискен җавап кайтара һәм без туңып калтырый башлыйбыз. Бу җылы алышыну процессының бозылуын күрсәтә. Бу очракта җылыну һәм кан йөреше! I көчәйтү өчен хәрәкәтләнү, тәнне куллар белән ышку уңай нәтиҗә бирә.
Әгәр дә салкын тиеп өлгерсә, тамак төбен чайкау, борын эчен юуны сәламәтләнүгә тәүге адым дип атарга мөмкин. Тик бу вакытта диңгез суын кулланырга (кешеләр арасында киң таралган ялгыш фикер) киңәш ителми.
Чөнки ул тамак төбен корытып, авыртуны көчәйтергә мөмкин. Диңгез суы урынына диңгез тозының стериль изотоник эремәсен кулланалар, ул даруханәләрдә сатыла. Салкын тию бәласеннән котылырга акчәчәк, сары мәтрүшкә, тырнак гөл үсемлекләреннән ясалган төнәтмәләр, аш содасы эремәләре ярдәм итәләр. Цитрус җимешләре, яшелчәләр ашарга кирәк, алардагы С витамины һәм антиоксидантлар иммунитетны һәм сулыш алу системасын ныгытырга ярдәм итә. Организмда барлыкка килгән токсиннарны чыгарыр өчен, тамак төбен чайкарга кирәк. Моның өчен җылы чәй, бераз җылытылган селтеле минераль су белән сөт куллану яхшы. Мүк җиләгеннән ясалган морс та тамак чайкау өчен файдалы. Өйдә үзегез дәваланудан соң хәлегез яхшырмаса, озакка сузмый табибка күренүдән баш тартмагыз.
Ангина — бик мәкерле авыру, ул төрле өзлегүләре белән сәламәтлек өчен куркыныч. Табиблар җәй көннәрендә ангина авыруыннан эренле шеш белән өзлегеп китү куркынычы барлыгы турында да кисәтәләр.
Җәйгә чыккач еш борчый торган авыруларның икенче төрлесенә ачык тәрәзәләр, вентиляторлардан, кондиционерлардан ясалган үтәли җил сәбәпче булып тора. Болар бик еш кына ринит авыруына китерә. Урамдагы температура белән эшли торган бүлмәдәге һаваның аермасы 5-7 градустан артык булырга тиеш түгел. Шулай булмаганда организм кирәгеннән артык суына һәм салкын тиюне көт тә тор! Табиблар вентилятор, кондиционерлар янында йокларга киңәш итмиләр. Бу очракта гайморит, отит, миозит (бик салкын булу аркасында мускулларның ялкынсынуы) авырулары белән чирләп китү куркынычы килеп баса.
Җәен кайберәүләр аэроотит һәм бароотит дип аталган чирләр белән ( авырый. Беренчесе томау төшкән кешеләр самолетта очканда күзәтелә, һава атмосфера басымының бик көчле үзгәреп торуы аркасында, инфекция 5 йоткылык өстеннән урта колакка кереп, анда ялкынсыну тудырырга мөмкин. Колак томалану тойгысы һәм шаулавы, чәнчеп колак авыртуы, колак ишетүе начарланулары аэроотитның билгеле симптомы булып тора. Бу күңелсез хәлдән котылырга кан тамырларын тарайтучы дару тамчылары ярдәм итә. Тамчыларны самолетта очу алдыннан һәм төшкәч, борынга тамызырга кирәк. Шулай ук суыра торган конфетлар, сагыз хәлне җиңеләйтә ала. Аларны очып китәр алдыннан һәм самолеттан төшкәч суыралар.
Суга чумучылар авыруы — бароотит бу очракта һавада түгел, суда басым үзгәрүе аркасында килеп чыга. Шуңа күрә югары сулыш органнары сәламәт булмаган кешеләргә суга тирән чумарга киңәш ителми. Инде җәйне суга чумып коенудан башка күз алдына да китермәгән кешеләргә чумгач, авызларындагы төкерекне йотып, колактагы басымны тигезләргә ; һәм колак эченә су керүдән сакланырга кирәк.