Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согуд

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согуд latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согуд — Согуд Гарәбстаны кыйралы, 2013 елның 9 декабрендә төшерелгән фоторәсем

Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согуд (гарәпчә سلمان بن عبد العزيز آل سعود‎‎ , әйтелеше: зам. Salman ibn Ğäbdel-Ğäziz äs-Soğud, 31 декабрь 1935, Әр-Рияд) — Согуд Гарәбстаны кыйралы (гарәпчә — мәлиге), ике изге урын саклаучысы һәм әс-Согуд династиясенең бүгенге башлыгы. Бертуган абыйсы һәм Согуд Гарәбстанының элеккеге кыйралы Габдулла вафатыннан соң, 2015 елның 23 гыйнварында Согуд династиясенең җиденче кыйралы булып китте.[1]

Согуд нәселеннән җиденче кыйрал[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Салман — Согуд Гарәбстанының беренче кыйралы Габдел-Газиз ибн Согудның өч хатыннан туган 25 нче баласы һәм "Судәйри җиделеге"[2] туганнар төркеменең яшь буенча алтынчы әгъзасы. "Судәйри җиделеге" дип, 1932 елдан башлап илдә хакимлек итүче Согуд нәселе кыйралларының Судәйри нәселеннән алынган хатыннары тапкан ир балалар атала. Бу "җиделек"нең беренче бишесе вафат инде, соңгысы, Салманның 1942 елда туган энесе Әхмәд — Согуд Гарәбстанының эчке эшләр министры.

Тәхеткә менгәнче, Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согуд 2011-2015 елларда дәүләтнең саклану министры, ә аннан алдарак 48 ел дәвамында (1963-2011) Әр-Рияд провинциясе губернаторы булып торды.

Кыйралның әнисе — Хассә бинт Әхмәд әс-Судәйри, 1971 елда вафат булган. Өч хатыныннан туган 13 ир баласы һәм бер кызы бар.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кыйралзадә Салман яшь чакта

Бала һәм яшүсмер чагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башлангыч белемне Салман Әр-Риядта, бабасы ибн Согуд төзеткән кыйралзадәләр мәктәбендә ала, анда дин нигезләрен дә, заманча фәннәрне дә өйрәнә. Унсигез яше тулгач, 1954 елда әтисе Габдел-Газиз Салманны үз вәкиле һәм Әр-Рияд әмире (мэры) итеп күтәрә. Соңрак, 1955 елның апрелендә башкала мэры бер үк вакытта хөкүмәттә министр дип санала башлый.

Әр-Рияд провинциясе губернаторы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1963 елның февралендә кыйралзадә Әр-Рияд провинциясе губернаторы итеп билгеләнә. Бу вазифаны ул 2011 елга кадәр үти. Бу чорда ил башкаласы элеккеге уртакул шәһәрдән эре мегаполис булып үсә, һәм губернатор бу үзгәрешләргә саллы өлеш кертә. Илгә туристлар җәлеп итү һәм инвестицияләр кертү белән шөгыльләнә, Көнбатыш илләре белән геосәяси һәм икътисадый мөнәсәбәтләрне җайга сала. Яшь губернатор Согуд кыйралы университетын тәмамлаган һәм үзе кебек үк яшь технократларны үзенең киңәшчеләре итеп билгели һәм алар ярдәмендә илне заманча үзгәртеп кора башлый, аның икътисадый тормышын эшлекле калыпка салырга тырыша.

Эчке иҗтимагый сәясәт өлкәсендә тарихчылар Салман әс-Согудның хәерчелеккә каршы көрәшен ассызыклыйлар. Ул мөселманнар өчен изге дип саналган җиргә чит илләрдән килеп оялаган һәм "кешеләрнең рәхим-шәфкатеннән файдаланырга тырышучы" хәерчеләрне илдән кудырта, ә җирле теләнчеләргә һәм үтә ярлыларга карата иҗтимагый мөгамәләләр министрлыгы аша "җәмгыятькә кире кайтару" гамәлләрен башкарырга әмер бирә.

Принц Салман һәм АКШның саклану министры Леон Панетта, 2012 ел, апрель

Саклану министры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2011 елның ноябрендә кыйралзадә Салман илнең саклану министры итеп билгеләнә һәм шул рәвешчә Согуд Гарәбстанының милли куркынычсызлык шурасына да керә. Бу вакытта ул инде, Согуд Гарәбстанындагы хакимият алмашыну традицияләре буенча, кыйраллык тәхетенә дәгъва кылучы икенче варис булып тора. 2012 елның июнендә абыйсы Наиф ибн Габдел-Газиз вафат булгач, кыйраллыкка беренче варис булып кала. 2012 елның апрелендә яңа саклану министры Бөекбританиядә һәм АКШта премьер-министр Дэвид Кэмерон һәм президент Барак Обама белән очраша. Кыска гына вакыт эчендә ул элек губернатор булып торганда туплаган эшлекле һәм сәяси элемтәләрен тагын да ныгыта.

Кыйрал һәм ике изге урынны саклаучы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Согуд Гарәбстаны кыйраллары берьюлы "ике изге урынны саклаучы" (гар. خادم الحرمين الشريفين‎, Хадим әл-Харамин әш-Шәрифин) титулына да ия була. Ислам диненең иң изге урыннары дип, Мәккә шәһәрендәге Әл-Харам мәчете һәм Мәдинә шәһәрендәге Мәсҗиден-Нәбәви (Пәйгамбәр мәчете) санала.

Согуд Гарәбстаны заманча алгарыш юлына баса[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кыйралзадә Мөхәммәт ибн Салман — Согуд Гарәбстаны кыйралының икенче варисы

2015 елның 23 гыйнварында, бертуган абыйсы Габдулла вафат булгач, Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согуд теократик гарәп дәүләтендә кыйрал тәхетенә утыра һәм, димәк, илнең дин башлыгы да булып китә. Аның энесе, 73 яшьлек кыйралзадә Мүкрин ибн Габдел-Газиз кыйраллыкка беренче варис булып кала һәм, традиция буенча, берьюлы премьер-министр урынбасары итеп тә билгеләнә. Икенче варис — аның улы, 55 яшьлек Мөхәммәд ибн Наиф әс-Согуд.[3]

Ләкин Согуд Гарәбстанының алдагы елларда меритократия (карт-корының алмаштырусыз хакимлеге) торгынлыгыннан арыну мөмкинлеге бар. Чөнки Салман әс-Согуд, үзе кыйрал булып китүгә үк, тәхетнең мирас буенча күчү тәртибен (кыйраллыкны атасыннан улына түгел, абыйсыннан энесенә бирү канунын) үзгәртте. Хәзер икенче варис булып аның улы Мөхәммәд ибн Салман санала. Бу кыйралзадәгә әле нибары 30 яшь кенә.

Шулай да, алгарышлы үзгәрешләр тиз генә тормышка ашыр дип әйтеп булмый әле. Әлегә Салман кыйралның бу адымы династия эчендә хакимият өчен көрәшне генә кискенләтте. Бу дәүләттә артка сөйрәүче традицияләрне үзгәртү беркайчан да җиңел булмады.

Үзгәрешләр: уңга, сулга, алга, артка[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Солтан ибн Салман әс-Согуд — кыйраллар нәселеннән, гарәпләрдән һәм мөселманнардан беренче галәмче

Шуңа да карамастан, Ислам диненең терәге дип саналган ил тормышында үзгәрешләр бөтенләй юк дип әйтеп булмый. Ләкин аларны төрлечә аңларга мөмкин.

Кыйрал тәхетенә утыруга ук, Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согуд бөтен дәүләт хезмәткәрләренә, пенсионерларга һәм шәкертләргә ике айлык хак түләргә боерык бирде. Бурычка баткан кешеләрнең 133 мең долларга кадәр бирәчәге кимеде. Гражданлык җинаятьләре өчен хөкем ителгән кешеләрнең ярты миллионы төрмәләрдән чыгарылды, чит ил мәхбүсләрен илдән куу канунын үтәү туктатылды. Халыкны электр энергиясе һәм су белән тәэмин итү корылмалары төзү өчен 20 миллиард доллар акча бүлеп бирделәр. Илнең суперлигасында уйнаучы футбол такымнарына, әдәбият клубларына, хәйрия фондларына һәм хәтта профсоюзларга да матди ярдәм күрсәтелде.[1]

Кыйралның икенче улы, полковник Солтан ибн Салман әс-Согуд (1956 елның 27 июнендә туган) 1985 елда, кыйраллар нәселеннән, Согуд Гарәбстаны ватандашлары һәм, гомумән, гарәпләр һәм мөселманнар арасында тәүге космонавт булып китте.[4].

Салман ибн Габдел-Газиз РФ Президенты Владимир Путин белән очрашты, 16 ноябрь, 2015 ел

Шул ук вакытта илдә үлем җәзасына хөкем итү практикасы бермә-бер артты. Шигыйлар лидеры Нимр Бәкер ән-Нимрны җәзалап үтерү Иран һәм башка гарәп илләре белән мөнәсәбәтләрне кискенләтте.

Ләкин Согуд Гарәбстанының Русия Федерациясе белән багланышларында уңай үзгәрешләр була башлады. 2015 елның ноябрендә Русия дәүләт башлыгының Согуд Гарәбстанына визиты булды.[5]

...Ә вакыт дигәнең гел ашыктырып тора, чөнки 80 яшьтән узган Салман кыйралның сәламәтлеге шәптән түгел. Аңа 2010 елда АКШта аның умыртка баганасына операция ясадылар. Кыйрал бер тапкыр инсульт та кичерде инде. Нәтиҗәдә аның сул кулы начаррак хәрәкәтләнә башлады. Табиблар арасында, ул Альцгеймер авыруыннан да интегә, дигән фараз бар.[6]

Тагын карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 http://www.e-news.su/news/40812-umer-korol-saudovskoy-aravii-abdullah-ibn-abdul-aziz-al-saud.html
  2. http://www.ids.gov.sa:8181/sites/ar/Diplomat/Book%20Diplomat%2035.pdf
  3. https://lenta.ru/news/2015/04/29/saudi_reshuffle/
  4. First Arab astronaut makes a royal tour of space (20 June 1985), бит  B12. Тикшерелде 3 март 2013.
  5. http://ria.ru/trend/visit_Putin_Saudi_Arabia_110206/
  6. http://www.economist.com/news/middle-east-and-africa/21600180-king-abdullah-appoints-second-line-throne-next-after-next