Салмачы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Салмачы latin yazuında])
Салмачы
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Халык саны 1022
Беренче язма телгә алу 1567
Карта
 Салмачы Викиҗыентыкта

Салмачы (рус. Салмачи) — элеккеге авыл, хәзерге вакытта — Казан составында азкатлы төзелеш алып барыла торган бистә (торак массив).

Территориясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Салмачы бистәсе Казанның көньяк-көнчыгыш өлешендә, Идел буе районы территориясендә урнашкан. Ул Горки торак районыннан Питрәч районының Көек авылы ягына таба баручы автомобиль юлының ике ягында урнашкан.

Салмачының чиге булып көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш ягыннан өч магистраль торба үткәргеченең техник коридоры тора: Миннебай — Казан югары басымлы газүткәргече, Миңлебай — Казан этилен үткәргече һәм Түбән Кама — Казан этилен үткәргече; аларның каршы ягында Көнчыгыш, Алтан һәм Идел буе районының җиләк-җимеш питомнигы. Төньяк һәм төньяк-көнчыгыш яктан Салмачы чиге Нокса елгасы буенда уза, аның үзәне дә Идел буе һәм Совет районнары арасында административ чик булып хезмәт итә; Ноксаның каршы уң ярында Совет районының Привольный һәм Вишневка бистәләре урнашкан. Көнчыгыш яктан Салмачы Бистәсе чиге киләчәктә төзергә планлаштырылган кырларга кагыла. Салмачының көньяк читендә «Салмачы» агрофирмасының элекке җимеш питомнигы һәм югары вольтлы электр үткәргеч линиясе буенда салынган урман посадкасы территориясе урнашкан. Казан югары танк команда училищесының полигоны Салмачыдан тагын да көньяктарак урнашкан.

Салмачының көньяк-көнбатыш ягында Ванюшино күле урнашкан.

Исеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

И.А. Износков фикеренчә, Салмачы татар теленнән тәрҗемә иткәндә «салма ясаучы» дигәнне аңлата.[1] Инкыйлабка кадәр кайбер басмаларда шулай ук Салмычи дип язу варианты очрый.[2]

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Салмачы авылы халкы
Ел Гомуми
халык саны
Ир-атлар
саны
Хатын-кызлар
саны
1781[3]
228
1859[4]
874
424
450
1885[5]
933
465
468
1897
1189
1904[6]
1250
598
652
1907[7]
1214
1920[8]
1496
1927[9]
1608
1949[8]
1089
1958[8]
956
1970[8]
868
1979[8]
856
1989[8]
1096
1992[10]
1022

Тарихи яктан караганда Салмачы рус авылы, әмма совет чорында монда татарлар күпләп килеп урнаша башлый. 1989 елда авыл халкы арасында руслар өлеше 69%, татарлар 28% була, 1992 елда да шул ук нисбәт булган.

Административ-территориаль төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1920 елга кадәр Салмачы авылы Казан губернасы Казан өязе Воскресенск волосте составына кергән, 1920-1927 елларда — Татарстан АССР Арча кантонының Воскресенск волосте составына керә.

1927 елдан Салмачы Казан районында, 1938 елдан — Столбище районында, 1959 елдан — Биектау районында, 1963-2001 елларда — Питрәч районында, 2001 елда Салмачы Идел буе районының бер өлеше булып Казан составына керә.[11]

1927-2001 елларда Салмачы авыл советы (1990 нчы еллардан башлап - Салмачы җирле үзидарәсе) үзәге була, аның составына төрле вакыт дәвамында төрле җирлекләр керә. 1930 елга әлеге авыл советы территориясе Салмачы белән генә чикләнә. 1940 елга Салмачы авыл советы составына Салмачы, һәм тагын ике авыл — Вознесенское һәм Кабачище, шулай ук урманчылык һәм бакчачылык питомниклары кергән. Авыл советының шул ук составы 1956 елда да була әле, әлеге питомник рәсми рәвештә агролесопитомник дип атала. 1992 елда Салмачы авыл советы составына ике торак пункт — Салмачы һәм Вишневка авылы керә.[12] Шул ук составта 2001 елда Салмачы җирле үзидарәсе Казанның шәһәр чигенә кертелгән.[13]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Воскресенская волость // Список населённых мест Казанского уезда, с кратким их описанием / сост. И. А. Износков. — Казань, 1885. — С. 13—14. — 218 с.
  2. Список селений Казанской губернии / сост. К. П. Берстель. — Казань: Издание Казанской Губернской Земской Управы, 1908. — С. 8. — 263 с.
  3. Корсаков Д. А. Сборник материалов по истории Казанского края в XVIII в.(рус.). — Казань, 1908. — С. 172. — 367 с.
  4. Казанская губерния: ... по сведениям 1859 года // Списки населённых мест Российской империи, составленные и издаваемые Центральным статистическим комитетом Министерства внутренних дел / обраб. А. Артемьевым. — Санкт-Петербург, 1866. — Т. 14. — С. 9. — LXXIX, 237 с., 1. л. к. с.
  5. Воскресенская волость // Список населённых мест Казанского уезда, с кратким их описанием / сост. И. А. Износков. — Казань, 1885. — С. 14. — 218 с.
  6. Справочная книга Казанской епархии. — Казань: Издание Казанской Духовной Консистории, 1904. — С. 84. — 798 с., XХIX с.
  7. Выпуск 1: Казанский уезд. Приложение к 4-х-вёрстной карте того же уезда // Список селений Казанской губернии. — Казань, 1910. — С. 24. — 32 с.
  8. 8,0 8,1 8,2 8,3 8,4 8,5 Салмачи // Татарская энциклопедия: В 6 т.(рус.) / под ред. М. Х. Хасанова. — Казань, 2010. — Т. 5 (Р—Т). — С. [224] (стб. 1). — 736 с. — 5000 экз. — ISBN 978-5-902375-07-4.
  9. Списки сельсоветов и населённых пунктов по районам ТАССР(рус.). — Казань: Гос. Плановая Комиссия; Стат. сектор, 1930. — С. 31. — 160 с.
  10. Населённые пункты Республики Татарстан. Краткий справочник(рус.) / под ред. М. Х. Хасанова. — Казань: Институт Татарской энциклопедии, 1997. — С. 224. — 390 с. — 2000 экз.
  11. Салмачи // Татарская энциклопедия: В 6 т. / под ред. М. Х. Хасанова. — Казань: Институт Татарской энциклопедии, 2010. — Т. 5 (Р—Т). — С. [224] (стб. 1). — 736 с. — 5000 экз. — ISBN 978-5-902375-07-4.
  12. Республика Татарстан: административно-территориальное деление на 1 января 1992 г. / сост. Б. Х. Сыромолотов; ответ. ред. Н. Б. Бакиров. — Казань: Издательство «Барс», 1992. — С. 167. — 320 с. — 10 000 экз.
  13. Татарская АССР: административно-территориальное деление на 1 января 1956 г. / сост. Б. М. Еникеев. — Казань: Таткнигоиздат, 1956. — С. 269. — 464 с. — 6000 экз.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]