Салтыйган (Кайбыч районы)
Салтыйган | |
---|---|
![]() | |
Ил | Русия |
Республика | Татарстан |
Муниципаль район | Кайбыч районы |
Координатлар | 55°27'31.752"N, 48°6'30.557"E |
Климат | dfb — дымлы континенталь |
Халык саны | 215 кеше |
Милли состав | татарлар (83%), руслар (17%) |
Сәгать кушагы | UTC+4 |
Телефон коды | 84370 |
Почта индексы | 422332 |
Автомобиль коды | 16, 116 |
Русча топонимы | Салтыганово |
Салтыйган (шулай ук Ышналы башы) — Татарстан Республикасының Кайбыч районындагы авыл.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Казан ханлыгы чорында ук билгеле авыл.
Мамадыш авылы — моннан башка янә шул тирәдә өч-дүрт авыл бар; бер кешенең балаларыннан таркалгандыр. Ягъни биш авыл бер исем белән аталадыр. Берсе — хәзердә Мамадыш дигәннәре — Мамадыш-Әкил дип йөртәләр. Янә Танай авылын Тәүгилде-Мамадыш диләр. Янә Салтыйган авылы бардыр; аны Мамадыш-Салтыган дип атаганнар; хәзердә Ышналы башы дигәннәре шул авылдыр. Янә анда Багай дигән рус авылы бардыр; Багаево-Мамадыш диләр икән. Янә Арсланово дигән рус авылы бар; хәзердә аны Мамадыш-Арсланово дип әйтәләр. Янә Гордеево дигән рус авылын Мамадыш-Гордеево дип йөртәләр. Бу биш авыл барысы да бер кешенең балаларыннан чыккандыр. Берәү — Җәмәд дигән кеше, үзенең биш углы, бер сеңелесе белән Болгардан килеп бер җиргә утырганнар.
Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ел | Халык саны | Милли состав |
---|---|---|
1989 | 288 | татарлар, руслар |
1997 | 272 | татарлар, руслар |
2002 | 265 | татарлар — 80 %, руслар — 20 % |
2010 | 241 | татарлар — 83 %, руслар — 17 % |
Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
-10.5 °C | -10.6 °C | -5.5 °C | 4.9 °C | 13.5 °C | 18.4 °C | 20.4 °C | 17.9 °C | 12.2 °C | 4.5 °C | -4.4 °C | -9.7 °C | 4.3 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[2]
Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
- Каюм Насыйри. Зөя өязе авыллары
Кайбыч районы авыл җирлекләре торак пунктлары |
||
---|---|---|
авыл җирлеге | торак пунктлары | ![]() ![]() ![]() ![]() |
Багай | Арыслан • Багай • Кодыбирде • Салтыйган | |
Борындык | Борындык • Шуширмә | |
Зур Подберезье | Каргалы • Кече Подберезье • Олы Подберезье • Пләтәни • Сосновка | |
Иске Тәрбит | Иске Тәрбит • Камыллы • Соравыл | |
Кече Мәме | Имәнле Бортас • Кече Мәме • Малала • Яңа Патрикеево | |
Колангы | Бәли • Колаңгы • Түбән Колаңгы | |
Кошман | Кошман • Урсак урманчылыгы | |
Мәлки | Байморза • Иске Буа • Мәлки • Яңа Буа | |
Мөрәле | Зур Колаңгы • Мөрәле | |
Надеждино | Кичке • Морат • Надеждино • Репьёвка • Чиста Чишмә | |
Олы Кайбыч | Афанасьевка • Иске Чәчкаб • Олы Кайбыч • Симәки | |
Олы Урсак | Бушанчы • Кече Урсак • Олы Урсак • Чүкри-Алан | |
Ульянково | Воскресенски • Корноухово • Өлҗән • Победа | |
Федоровское | Федоровское | |
Хуҗа Хәсән | Александровка • Кушкүл • Турминское • Хуҗа Хәсән | |
Чүти | Олы Тәрбит • Чүти | |
Ябалак | Бәрлебашы • Бәрлебашы урманчылыгы • Кече Кайбыч • Морза Бәрлебашы • Ябалак |