Самар татар-башкорт педагогия укуханәсе
Самар татар-башкорт педагогия училищесы | |
---|---|
Элеккеге исемнәр | Самар татар-башкорт педагогия техникумы |
Нигезләү елы | 1922 |
Ябылу елы | 1931 |
Урын | ![]() |
Самар татар-башкорт педагогия училищесы – 1922 елдан 1932 елга кадәр Самар шәһәрендә эшләп килгән милли кадрлар – мөгаллимнәр әзерләүче махсус урта һөнәри уку йорты.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1920 еллар башында Самар губернасында мәҗбүри гомуми башлангыч белем бирүне гамәлгә кертү өчен әзерлек бара. ВКП(Б) губерна комитеты утырышында “Өлкәнең татар-башкорт халкы мәгарифе торышы” мәсьәләсе карала. Мәктәпләрнең шәхси йортларда урнашкан булуы, укытучылар җитешмәү (1 укытучыга 90 бала туры килә), дәреслекләр булмау, укытучыларның белемнәрен күтәрү кирәклеге ассызыклана.
Укуханә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Укуханә 1922 елда(?) [1] ачыла. 9 ел буена әлеге уку йорты (1923 – 1932) татар һәм башкорт милләтеннән булган яшьләрне Октябрь инкыйлабыннан соң ачылган яңа төрдәге уку йортларында – совет мәктәпләрендә эшләячәк милли кадрлар – мөгаллимнәр итеп әзерли.[2] Уку йортының мөдире – Һади Кәримов була. Укырга кергән яшьләрне әзерлекле укытучылар итеп үстерү өчен зур көч куя.
Педтехникумны бетергәннәрнең күпчелеге авыл районнарындагы мәктәпләргә җибәрелә. Алар укучыларга татар теле, рус теле, арифметика фәннәрен өйрәтә, музыкадан башлангыч белем бирә. Кич белән укытучылар янәдән укытучы өстәле артына утыра: өлкәннәрне укырга-язарга өйрәтәләр - илдә наданлыкны бетерү буенча бөтенсоюз кампаниясе бара. Авыл сәхнәләрендә татарча концертлар, татар язучылары әсәрләре буенча куелган спектакльләр оештыралар.[3]
Кыска вакыт аралыгында татар халкының укый-яза белү күрсәткече сизелерлек арта. 1897 елда 18,1 % тәшкил итсә, 1926 елда татар халкының 30,2 % ы белемле исәпләнә. Ил буенча алганда, укый-яза белүчеләр саны буенча, руслар, украиннардан кала, татарлар 3 нче урында тора.
Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Әлеге уку йортын тәмамлаганнар:
- Һәдия Дәүләтшина, башкорт язучысы, С.Юлаев бүләге иясе,илгә «Ыргыз» романы белән танылган.
- Байназар Әлменов, рәссам, Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе.[4].
Юкка чыккан милли кадрлары әзерләү йортлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Жёлтое татар-башкорт педагогика училищесы
- Пермь татар-башкорт педагогия техникумы
- Бәләбәй татар-башкорт педагогика техникумы
- Свердловск татар-башкорт педагогия училищесы
- Самар татар-башкорт педагогия училищесы
- Ырынбур башкорт педагогия техникумы
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Уку йортын тәмамлаганның язмышы турында
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1923 диелгән:Шамил Галимов. Самар татарлары(үле сылтама)
- ↑ Шамил Галимов. Самар татарлары(үле сылтама)
- ↑ Минзакир Нуртдинов. Система национального образования Самарской области: в поисках утерянного. «Азан» гәҗите (Самар), № 2, 1997 ел.(үле сылтама)
- ↑ арт16.ру сайтында