Самат Габидуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Самат Габидуллин latin yazuında])
Самат Габидуллин
Туган 30 октябрь 1939(1939-10-30)
Бөрҗән районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 21 март 1997(1997-03-21) (57 яшь)
Бөрҗән районы, Башкортстан, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре шагыйрь, язучы

Габидуллин Самат Мәһәди улы (30 октябрь 1939 ел — 21 март 1997 ел) — журналист, шагыйрь. 1988 елдан СССР, РФ һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы. Башкорт АССР-ның атказанган мәдәният хезмәткәре (1990), Сабирҗан Мөхәммәткулов исемендәге бүләк лауреаты (1994).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Самат Мәһәди улы Габидуллин 1939 елның 30 октябрендә Башкорт АССР-ының Бөрҗән районы Аскар авылында туа.

1963 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлагач, Бүздәк районының Каңлы-Төркәй урта мәктәбендә укытучы булып эшли.

1966 елдан алып Нуриман районының «Кызыл Чишмә» гәҗитендә хәбәрче, 1972 елдан баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 1976 елдан Күгәрчен районының «Хезмәткә дан» гәҗите, 1979 елдан «Ленинсы» гәҗите хезмәткәре. 1980 елдан Мәчетле районының «Коммунист» газетасы бүлек мөдире, 1981 елдан алып Бөрҗән районының «Таң» гәҗитендә хезмәткәр, 1995 елга кадәр җаваплы сәркатиб булып эшли.

1997 елның 21 мартында Бөрҗән районының Иске Собхангол авылында вафат була.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Самат Габидуллин башкорт шигъриятенә XX гасырның 60 нчы елларында килә. 1967 елда аның «Тавыш килә таулардан» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә. С. Габидуллин шигъриятенә чынбарлыкны якты сизү, нечкә моң хас. «Таҗ» (1971), «Күңелем бишеге» (1986) һәм башка шигърият җыентыкларына кергән әсәрләрендә шагыйрь туган җиренең күркәмлеген данлый, үз халкының рухи куәтенә ышаныч белдерә. «Көнебез» (1996) китабына Ватаныбыз язмышы турындагы борчулы уйлануларга корулы шигъри әсәрләре урнаштырылган. Шагыйрь иҗатына тирән фәлсәфи уйлану, фикерләү хас. «Янтөягем — тауларда» исемле китабына исә балалар өчен иҗат иткән шигырьләре урнаштырылган. Шагыйрь яшь замандашларын ата-бабалар тарихына тугры булырга, рухи тамырларын онытмаска чакыра.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Тавыш килә таулардан. Уфа, 1967 ел.;
  • Таҗ. Уфа, 1971 ел.;
  • Күңелем бишеге. Уфа, 1986 ел.;
  • Чыңлар кылларым. Уфа, 1990 ел.;
  • Көнебез. Уфа, Китап, 1996 ел.;
  • Таҗ. Уфа, Китап, 2009 ел.;
  • Янтөягем — тауларда. Уфа, Китап, 2014 ел.

Мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • БАССР-ның атказанган мәдәният хезмәткәре;
  • Сабирҗан Мөхәммәткулов исемендәге бүләк лауреаты.

Исемен мәңгеләштерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бөрҗән районының Аскар авылындагы урамга Самат Габидуллин исеме кушылган;
  • Бөрҗән районы Иске Собхангол авылындагы урамнарның берсенә Самат Габидуллин исеме кушылган;
  • Бөрҗән районының Аскар урта мәктәбендә Самат Габидуллин тормышы һәм иҗатына багышланган музей-бүлмә ачылган;
  • Бөрҗән районының Самат Габидуллин эшләгән «Таң» гәзите редакциясе бинасында шагыйрьгә истәлекле тактаташ куела;
  • 2010 елда Башкортстан Республикасының Бөрҗән районы хакимияте тарафыннан Самат Габидуллин исемендәге бүләк булдырылган.

Аның турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сабир Шәрипов:

« Атказанган исемнәргә кызыкмады, бүләк-фәләнгә дә ымсынмады ул. Әмма 20 еллап элек башкалабызның «Нефтьче» мәдәният сараенда гөрләп үткән шигърият бәйгесендә калын свитер, ак итек киеп, илһамланып шигырьләр укыды, ихлас алкышлар казанды. Беренче приз өчен төймәле телефон белән бүләкләүләренә эчкерсез куанганы хәтердә. Ул чакта заманча телефоннар сәүдәдә сирәк иде: Бөрҗәненә кайткач, «кесәле»ләр ике-өч хакка сатып алырга теләгәннәр икән, шагыйрь, гадәтенчә, ризасызлык кына белдергән. Җәелеп сөйләмәс иде шул хәбәрен. »

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ғәбиҙуллин Самат Мәһәҙи улы // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
  • Башкирская энциклопедия. Т.2, Уфа, 2006 г., стр. 177;
  • Писатели земли башкирской. Уфа, 2015 г., стр.163-164.