Самедов Фәрхәд Астан улы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Самедов Фәрхәд Астан улы latin yazuında])

Самедов Фәрхәд Астан улы(әзери. Самедов Фәрхәд Астан оглы) — Башкортстан Хөкүмәтенең Премьер-министры урынбасары[1], Башкортстан Республикасының Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкиле (2018 елдан).

Эшчәнлеге: Башкортостан сәнәгать һәм аның структура үзгәртеп кору мәсьәләләре, энергетика, фәнни-техник һәм инновация эшчәнлеге, инвестиция эшчәнлеге өлкәсендә инновацияләр, инновацион производстволар, рациональ файдалану, җир асты байлыклары күзәтчелеге.

Россия Федерациясенең мактаулы химигы. Башнефть директорлар Советы әгъзасы[2].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1959 елның 23 апрельдә Грузиянең азәрбайҗан шәһәре Гардабанидта туа.

1982 елда В. В. Куйбышев исемендәге Мәскәү инженер-төзелеш институтын тәмамлаган. Техник фәннәр кандидаты.

Хезмәт эшчәнлеген 1982 елда Әзербайҗан ССР-да Әзербайҗан ССР-ң 7-че треста башлады. Анда эшләгән инженер һәм өлкән инженер.

1985-1994 елларда В. А. Кучеренко исемендәге төзелеш конструкцияләре Үзәк фәнни-тикшеренү институтында — инженер, кече фәнни хезмәткәр, өлкән фәнни хезмәткәр.

1994-1998 елларда – «Эксимер» Фәнни-җитештерү предприятиесе генераль директор урынбасары.

1999-2002 елларда – АКБ «Юсти-банк»-та кыйммәтле кәгазьләр бүлеге җитәкчесе урынбасары.

2002 елда – «Мәгълүмати технологияләр Институты» ЯАҖ лаборатория начальнигы.

2002-2003 елларда – «Петротэк-холдинг» ААҖ-та беренче вице-президенты.

2003-2004 елларда – икътисад һәм финанслар буенча генераль директорның беренче урынбасары, ЯАҖ «Каустик», Стәрлетамак.

2004-2005 елларда – генераль директор, ЯАҖ «Каустик», Стәрлетамак.

2005-2007 елларда – генераль директор, ЯАҖ «Сода», Стәрлетамак.

2007 елда – генераль директоры киңәшчесе, ЯАҖ «Сода», Стәрлетамак.

2008-2009 елларда – генераль директоры киңәшчесе, ЯАҖ «Башхим», Стәрлетамак.

2010-2012 елларда – директорлар Советы рәисе киңәшчесе, «Башнефть».

2012-2015 елларда — нефть химиясе департаменты директоры, «Башнефть».

2015 елдан — генераль директор, «Уфаоргсинтез», бер вакытта 2016 елдан – «Берләштерелгән нефть химия компаниясе» АҖ президенты.

2017 елдан — Башкортстан Хөкүмәтенең Премьер-министры урынбасары [3]. 2016 елда млн. сум эшләне[4].

2018 елдан — Башкортстан Хөкүмәтенең Премьер-министры урынбасары — Башкортстан Республикасының Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкиле[5].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]