Самоада ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Самоада ислам latin yazuında])
Самоада ислам
Дәүләт  Самоа
Бу мәкалә Ислам турында
Самоа картада

Самоада ислам (ингл. Islam in Samoa, гарәп. الإسلام في ساموا‎) ― азчылык дине. Төрле мәгълүматлар буенча, мөселманнар саны ил халкының (202 мең кеше, 2021 елга) 0,04 % ыннан [1] 0,1 % ка [2] кадәр тәшкил итә. Самоада өстенлекле дәүләт дине — христианлык. 2010 елда дин иреге турында халыкара хисап нигезендә, христианнар бөтен халыкның 98 % ын тәшкил итә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ислам Самоага XX гасыр ахыры — XXI гасыр башында үтеп керә башлый. Самоада ислам турында беренче искә алу 1985 елга туры килгән: БМО программаларының берсе буенча дәүләт контракты нигезендә берничә эшче мөселман илдә эшли башлаган. Мөселманнар аз санлы булу сәбәпле, җирле халыкка бернинди йогынты ясамый. Самоа халкы арасында ислам динен тарату Согуд Гарәбстанында нигезләнгән Бөтендөнья мөселман яшьләре ассамблеясе(ингл.) (WAMY) һәм Куала-Лумпурда (Малайзия) нигезләнгән Көньяк-көнчыгыш Азия һәм Тын океан дәгъватчыларының регион ислам советы (ингл. Regional Islamic Da’wah Council of Southeast Asia and the Pacific, RISEAP) Тын океан илләрендә үз эшчәнлеген җәелдергәч башланып киткән, алар эшчәнлеге нәтиҗәсендә Самоаның җирле халкы ислам динен кабул итә башлый [3].

Ислам динен кабул иткән беренче җирле кеше Илиас Воул (Ilias Vole) була. Ул 1985 елның уртасында Самоада ислам тарату өчен тырышучы Яңа Зеландия WAMY директоры А. Р. Рәшид тырышлыгы белән ислам динен кабул итә, әмма соңрак ул янә христианлыкка кире кайта. Шуңа да карамастан, якындагы елларда аның үрнәгенә ияреп, ислам динен кабул иткән җирле халыкның саны арта бара. 1987 елда Әхмәд Шустер (Ahmed Schuster) һәм аның гаиләсе ислам динен кабул итә, 1992 елда ул һәм аның хатыны Мәккә һәм Мәдинәгә хаҗ кыла. 1990 елда Мөхәммәд Даниел Стэнли (Mohammed Daniel Stanley) һәм аның гаиләсе, өлешчә, RISEAP һәм А. Р. Рәшид эшчәнлеге нәтиҗәсендә ислам динен кабул итә.

Фиджи мөселман лигасы (Fiji Muslim League) Самоа мөселман җәмгыятенә ярдәм итеп тора: көллиятләрдә уку өчен 6 студентка стипендия биргән.

2001 елгы халык санын алу мәгълүматларына караганда, мөселманнар ил халкының 0,03 % ны тәшкил иткән [4].

Самоа мөселман халкы 2001 елда 48 кешедән яки 0,03 % тан 2006 елда 61 кешегә яки 0,04 % ка кадәр арткан [1]. 2020 елда мөселманнар саны 73 кеше тәшкил итә, бу ил халкының 0,04 % ын тәшкил итә [1].

Ислам оешмасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1986 елда оештырылган Көнбатыш Самоа мөселман лигасы (Western Samoa Muslim League) – Самоаның бердәнбер ислам оешмасы [5]. Аның хәзерге президенты – Мөхәммәд Даниел Стэнли (Мөхәммәд бин Яхья). Мөхәммәд Дэниел Стэнли Самоа халкы арасында ислам динен тарату өчен тырышлык куя. Эре Самоа газетасында «Ислам чакыруы» исемле атналык колонка алып бара. WAMY һәм RISEAP аңа даими ярдәм итеп тора: вакыты белән акча күчерә һәм ислам китапларын Самоа теленә күчерүдә ярдәм итә.

Мәчет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Самоа мөселман җәмгыятенең бергә җыела торган кечкенә генә мәчете бар [6]. Мөхәммәд Даниел Стэнли Самоа башкаласы Апиа(ингл.) янындагы Вайусу (Vaiusu) авылындагы шәхси йортындагы бер бүлмәне мөселман җәмгыяте өчен мәчет итеп файдалана. Җомга намазларын Мөхәммәд бин Яхья үзе яки аның улы Әнис (Anis) алып бара.

Билгеле мөселманнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сонни Уильям «Сонни Билл» Уильямс. 2014 ел

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Houssain Kettani {{{башлык}}}(ингл.) // International Journal of Environmental Science and Development. — № 1. — С. 167. — ISSN 2010-0264.
  2. 1615 L. St NW, Suite 800 Washington, DC 20036 USA202-419-4300 | Main202-419-4349 | Fax202-419-4372 | Media Inquiries (2012-12-18). Table: Religious Composition by Country, in Percentages.
  3. Terdima, Moshe. History of Islam in Samoa, Samoa Observer (22 May 2016).
  4. Academic says Islam stance in Samoa 'reasonable', RNZ (19 May 2016).
  5. Samoa a Christian country – PM calls for constitution review, CathNews New Zealand (20 May 2016).
  6. History of Islam in Samoa.
  7. History of Islam in Samoa. Samoa Observer(ингл.)