Самра Бикмиева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Самра Бикмиева latin yazuında])
Самра Бикмиева
С.С.Бикмиева 1.jpg
Туган телдә исем Самра Сабир кызы Бикмиева
Туган 5 май 1921(1921-05-05) (101 яшь)
РСФСР, ТАССР, Буа кантоны, Черки-Килдураз вулысы, Черки-Килдураз
Яшәгән урын Хөсәен Мәүлүтев урамы (Казан)[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic (1954–1991).svg РСФСР
ССБР байрагы СССР
Русия байрагы РФ
Һөнәре шәфкать туташы
Бүләк һәм премияләре «Хөрмәт Билгесе» ордены Кызыл Йолдыз ордены II дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Самра Бикмиева, Самра Сабир кызы Бикмиева (1921 елның 5 мае, РСФСР, ТАССР, Буа кантоны,Черки-Килдураз вулысы, Черки-Килдураз) ― Бөек Ватан сугышында шәфкать туташы булып катнашкан медицина хезмәте кече лейтенанты, сугыштан соң – тышкы разведка хезмәткәре.

Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Фоторәсемнәре, документлары.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1921 елның 5 маенда ТАССР Буа кантоны Черки-Килдураз вулысы Черки-Килдураз авылында крестьян гаиләсендә туган. Әтисе Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан. Өлкән абыйсы Таһир Бикмиев 1942 елның мартында Украинада, Донбассны яклап, уртанчы абыйсы Нәҗи 1942 елның сентябрендә Сталинград янында (21 яшендә) һәлак булганнар.[2] Сеңлесе Наилә шулай ук сугышта шәфкать туташы булып катнашкан.

Балачагы «халык дошманы» кызы тамгасы белән үткән. [3] Гомере буена исемен алты тапкыр үзгәрткән. [4] 1941 елның июлендә Казан акушерлык мәктәбен (техникум) тәмамлаган, августта Казан хәрби госпиталенә (Казан Кремле астындагы эвакогоспиталь) шәфкать туташы итеп мобилизацияләнгән. Мәскәү өчен барган сугышларда яраланган беренче гаскәриләрне кабул итүдә катнашкан.

Курск-Орел боҗрасыннан башлап, сугыш хәрәкәтләрендә турыдан-туры катнаша һәм Кызыл Армия белән бөтен сугыш юллары буйлап үтә. Аңа сугыш кырыннан авыр яралыларны чыгарырга туры килә.

1943 елдан 1945 елга кадәр 1нче Белоруссия фронты 61нче армиянең 86нчы аерым медицина көчәйтелешле ротасында кече лейтенант дәрәҗәсендә операция (бит-авыз куышлыгы бүлегендә) шәфкать туташы булып хезмәт итә, аның составында Белоруссия, Литва, Латвия, Польша аша уза һәм Алманиягә барып җитә.

С. С. Бикмиева – 1945 елның маенда Рейхстагның нинди булуына шаһитларның берсе. Берникадәр вакыт ул Алманиядә, Потсдамда, ике ел Маҗарстанда һәм Румыниядә хезмәт итә, тышкы разведка хезмәткәре була. [3]

Кияүгә сугыш вакытында чыккан, никахы биш елдан таркалган, баласы үлгән. [5]

1950 елда Казанга кайта һәм 3нче бала тудыру йортына акушер булып урнаша. 1952 елда Казан хәрби госпиталенең йогышлы авырулар бүлегенә өлкән шәфкать туташы булып күчә, 32 ел эшләп, аннан 1985 елда лаеклы ялга чыга.

2021 елда 100 яшьлек юбилее белән котларга ТР Президенты Р. Н. Миңнеханов килгәч, [6] аңа тормышының «яшерен» грифы астында саклаган төп серен (Бөек Ватан сугышыннан соң тышкы разведка хезмәткәре булуы турында) ача. [3]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хөрмәтләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Красивая» китабы (ТКН, 2022) тышлыгына куелган фоторәсеме
  • Казанда ветеран яшәгән йорт диварына мемориаль такта беркетелгән. [8]
  • 2022 елның октябрендә Казанда Татарстан китап нәшриятында С. С. Бикмиева тормышына багышланган (авторы – «Татарстан» журналының баш мөхәррире Татьяна Вафина) «Красивая» китабы нәшер ителгән. [3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]