Санаэ Такаити
| Санаэ Такаити | |
|---|---|
| Вазыйфага керешкән 2025 елның 21 октябре | |
| Аңа кадәр | Сигэру Исиба[d] |
| Шәхси мәгълүмат | |
| Туган | 7 март 1961 (64 яшь) Япония, Нара (префектура), Яматокорияма |
| Сәяси фирка | Либераль-демократик партия |
| Җефет | Таку Ямамото[d][1][2] һәм Таку Ямамото[d][1][2] |
| Белем | Кобе университеты[d] |
Санаэ Такаити (яп. 高市 早苗; 1961 елның 7 марты, Япония, Нара префектурасы, Яматокорияма) ― япон сәясәтчесе, 2025 елның 21 октябреннән
Япония премьер-министры, 2025 елның 4 октябреннән Япония Либераль-демократик фиркасе рәисе. Ил тарихында беренче тапкыр премьер-министр итеп сайланган хатын-кыз[3].
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1961 елның 7 мартында Япония дәүләтенең
Нара префектурасында урнашкан Яматокорияма шәһәрендә туган.
Кобе университетын[d] тәмамлаганнан соң, АКШка киткән, анда АКШ демократик фиркасе партиясеннән Вәкилләр палатасы әгъзасы Патриция Шрёдерның[d] (1940―2023) ярдәмчесе булып эшләгән.
Япониягә кайткач, телевидение алып баручысы булып урнашкан һәм актив сәяси эшчәнлек башлаган. 1993 елгы Парламент сайлауларында беренче тапкыр илнең Вәкилләр палатасына[d] бәйсез кандидат буларак сайланган. 1994 елда Либераллар партиясенә кушылган, аннары Яңа чикләр[d] партиясе белән берләшкән. 1996 елда генераль секретарь Коити Като[d] (1939–2016) ярдәме белән Либераль-демократик партиягә кергән. Соңрак Кэйдзо Обути[d] (1937–2000) кабинетында икътисад, сәүдә һәм сәнәгать министрының парламент урынбасары итеп билгеләнгән[4].
2003 елгы Парламент сайлауларында Вәкилләр палатасында үз урынын югалткан, әмма 2005 елдагы киләсе сайлауларда яңадан сайлана алган. Моннан тыш, ул Синдзо Абэның[d] беренче кабинетында, фәнни-техник сәясәт эшләре һәм иҗтимагый мәсьәләләр буенча дәүләт министры постларын да кертеп, берничә вазыйфа биләгән.
2014 елның сентябрендә беренче тапкыр Синдзо Абэ кабинетында Эчке эшләр һәм коммуникацияләр министры вазыйфасын биләгән, вазыйфада 2017 елның августына кадәр торган. 2019 елның сентябрендә яңадан әлеге ведомствоны җитәкләгән. 2022 елның 10 августында Фумио Кисида аны Икътисади куркынычсызлык мәсьәләләре буенча дәүләт министры итеп билгеләгән, 2023 елның 1 октябрендә партия эшенә игътибарын туплап вазыйфасыннан киткән.
2024 елның сентябрендә Либераль-демократик партия рәисе сайлауларында катнашкан, тавыш бирүнең икенче туры нәтиҗәләре буенча Сигэру Исибага[d] оттырган[5][6].
2025 елның 4 октябрендә Сигэру Исиба[d] отставкасыннан соң билгеләнгән чираттан тыш сайлаулар нәтиҗәләре буенча Япония либераль-демократик партиясе рәисе итеп сайланган[7][8][9].
21 октябрьдә Япониянең 104нче премьер-министры итеп сайланган һәм ил тарихында бу вазыйфадагы беренче хатын-кыз булган[10].
Телевидениега төшүе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1989 елның апрелендә Асахи телевидениесенең 『こだわりTV PRE★STAGE』-да төшкән.
1990 елның ноябрендә Фудзи телевидениесендә 「朝だ!どうなる」("Иртә җитте. Исәнмесез")-дә телевидениега төшкән.
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]2004 елда партиядәше Таку Ямамотога[d] кияүгә чыккан, аның фамилиясен алган. Сәяси каршылыклар аркасында аның белән аерылышкан, ләкин аннары пар яңадан кушылган, һәм инде Ямамото хатынының фамилиясен алган. Аларның уртак балалары юк, ләкин Таку Ямамотоның алдагы никахтан өч баласы бар[11][12].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ 1,0 1,1 Geschieden und wiedervereint mit Sanae Takaichi könnte Yamamoto Taku Japans erster Gentleman Nr. 1 werden — 2025.
- ↑ 2,0 2,1 https://www.hindustantimes.com/world-news/japans-first-female-pm-sanae-takaichis-husband-vows-low-profile-unlike-in-the-west-101761123682233.html / Hindustan Times
- ↑ Ex-PM Abe supports conservative ally Takaichi as Suga's successor (2021-09-04).
- ↑ The Cabinet.
- ↑ Главой правящей партии Японии избрали Сигэру Исибу (2024-09-27).
- ↑ 自民党新総裁に石破茂氏 1回目と決選投票の結果詳報 (2024-09-27).
- ↑ Takaichi poised to become Japan's first female PM after winning LDP poll (2025-10-04).
- ↑ Japan Is Set for Its First Female Prime Minister (2025-10-04).
- ↑ Премьером Японии впервые станет женщина. Консерватор и сторонник традиционных ценностей (2025-10-04).
- ↑ Санаэ Такаити избрана первой женщиной премьер-министром Японии (2025-10-21).
- ↑ 高市総務相「仮面夫婦」だった自民党の山本拓衆院議員と離婚 〈週刊朝日〉 (ja) (2017-07-19).
- ↑ 「週刊文春」編集部 (2022-04-27). 高市早苗デッド政調会長の再婚 夫の山本拓血を求める・前衆院議員が「高市姓」に.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]|
|
- 7 март көнне туганнар
- 1961 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Нара префектурасында туганнар
- Pages using infobox officeholder with unknown parameters
- Әлифба буенча сәясәтчеләр
- XXI гасыр сәясәтчеләре
- Япония сәясәтчеләре
- Япония премьер-министрлары
- Япония хатын-кыз сәясәтчеләре
- Кобе университетын тәмамлаучылар
- Гамәлдәге дәүләт башлыклары