Сана бөек мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сана бөек мәчете latin yazuında])
Мәчет
Сана бөек мәчете
гарәп. مسجد الملك عبد الله الأول
Ил Йәмән
Шәһәр Сана
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Бина төре мәчет
Төзелеш еллары VII гасыр—???
Халәте гамәлдә

Сана бөек мәчете (гарәп. الجامع الكبير بصنعاء‎, әл-җәмиг әл-кәбир би-сана-әэ) — Йәмән башкаласы Сана шәһәрендә Мөхәммәт пәйгамбәр исән вакытта төзелгән мәчет. VII гасырда төзелгән бина элеккеге Гумдан сарае(ингл.) көнчыгышында урнашкан һәм шәһәрнең тарихи үзәген үз эченә алган ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасының бер өлеше булып тора.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ислам тарихы буенча, мәчетнең иң борынгы диварлары Мөхәммәт пәйгамбәр исән вакытта төзелгән. Бина күп гасырлар дәвамында берничә ремонт кичергән. Анда 1972 елда реставрация вакытында борынгы кулъязмалар табылган.

Үзәк ишегалды 80 х 60 метр. Гыйбадәт заллары төньяктан көньякка таба урнашкан. Заллар башка районнардан китерелгән Исламга кадәрге чор материалларыннан төзелгән. Бер фикер буенча, мәчет — мөселман чоры (Госманлы империясе) корылмасы, чөнки мәчет Мәккәдәге Кәгъбәгә охшаш. Икенче фикер буенча, мәчет дизайны Исламга кадәрге чорга карый. Бинада вакыф документлары сакланган, борынгы кулъязмалар булган зур китапханәсе бар.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]