Сандугач һәм чишмә (Муса Җәлил)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сандугач һәм чишмә (Муса Җәлил) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

6 сыйныф әдәбият

Тема: Муса Җәлилнең “Сандугач һәм чишмә” балладасына анализ.

Максат: 

1)укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән белән таныштыру, шигырьләре турында фикер йөртә белергә өйрәтү,аның туган иленә тугрылыклы, патриот- шагыйрь булуына басым ясау; 2) шигырь һәм балладага төшенчә бирү; 3) укучыларның сәнгатьле сөйләүләренә ирешү; 4)батырлык, туган илгә мәхәббәт, халыкчанлык хисләре тәрбияләү. Эшчәнлек формалары:фронталь, индвидуаль, парларда эш. Планлаштырылган нәтиҗәләр: патриотизм хисен тәрбияләү. Метапредмет нәтиҗәләр: Танып белү УУГ: әсәрнең эчтәлеген ачканда белем һәм күнекмәләрне файдалана белү; проблеманы чишү; Коммуникатив УУГ: парлап эшләгәндә иптәшең белән килешә бер-береңне тыңлый белү,үз фикереңне аңлаешлы итеп җиткерә белү. Предмет нәтиҗәләр: “Сандугач һәм чишмә” балладасының эчтәлеген белү, күтәрелгән проблема чишелешен күзаллый алу. Җиһазлау: Шагыйрьнең портреты, китап күргәзмәсе, шагыйрьнең иҗатына һәм тормышына багышланган альбомнар; презентация, укучыларның иҗади эшләре, иллюстрацияләр; аудиоязма, компьютер.

                                                     Дәрес планы.

I. Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру. Аудиоязмада сандугач сайравын һәм чишмә тавышын тыңлау. II. Алынган белемнәрне актуальләштерү -презентация карау. - баллада белән танышу III. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү. - Әсәрне анализлау. Калын һәм нечкә сораулар. IV. Рефлексия. - Әсәрне ничек анализладык? Синквейн алымы. V. Үзбәя кую. Укучыларның эшләреннән күргәзмә оештыру. VI. Өй эшен бирү. “Бер Үгет” шигырен тыңлау. Дәрес барышы.

I. Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру. - Хәерле көн укучылар! Дәресебезне хәерле сәгатьтә башлыйбыз. Һәр яңа көн безгә бары куанычлар гына алып килсен. Аудиоязмада сандугач сайравы һәм чишмә челтерәгән тавыш . Ә ни өчен чишмә һәм сандугач тавышы белән башладык дәрес азагында бу сорауга җавап табарбыз.

  Оештыру өлеше.
  Елның һәр  ае , кайсыдыр язучы , шагыйрьнең,   җырчы  яки   рәссамнең  туган    көне  белән  бәйле. Укучылар  әйтегез  әле  февраль  аенда  туган  кайсы язучы   шагыйрьләрне  рәссам  һәм җырчыларны   беләсез?( Өй  эше  итеп  шуларны  белеп  килергә иде.)

Укучыларның җаваплары: (— Шагыйрь Мөхәррәм Әхмәтнур улы Каюмовның тууына 77 ел (1941–2003) Шагыйрә Илсөяр Вазыйх кызы Иксанова (Гарипова)га 52 яшь (1966) 10 февраль Язучы, тәрҗемәче, мөхәррир, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Солтан Сәләх улы Шәмсигә (Шәмсетдиновка) 72 яшь (1946) Җырчы, ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты Вафирә Мөхәммәтдин кызы Гыйззәтуллинаның тууына 72 ел (1946–2001) 15 февраль — Каһарман шагыйрь, Советлар Союзы Герое, СССРның Ленин премиясе лауреаты Муса Мостафа улы Җәлилнең (Җәлиловның) тууына 112 ел (1906–1944) 25 февраль — Педагог, журналист, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы Фатих Исхак улы Ибраһимовның тууына 102 ел (1916–1995) — Рәссам-график, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тавил Гыйният улы Хаҗиәхмәтовның тууына 82 ел (1936–2007) Укытучы: Бик яхшы , укучылар. Менә күпме шәхесләрнең туган көннәре февраль аена туры килә икән. Актуальләштерү. Шушы шәхесләр арасында безнең өчен бик таныш язучы , патриот шагыйрьне әйтегез. Әйе, ул – Муса Җәлил. (Укучылар үзләре әзерләп килгән презентация белән таныштыралар. ) 1) Сугышка кадәрге чор. 2) Сугыш чоры 3) Моабит дәфтәре. Үзбәя. Тактага ( шигырь , поэма, баллада дигән карточкалар эленә) Төркемнәрдә эш.

 Һәр төркем    аның  әсәрләрен  карап   жанрларга бүлеп чыга.    “ Кызыл ромашка”- шигырь,   “Бакчачы”-  шигырь,  «Хат ташучы»,  “ Алтынчәч» -  поэма ;”Сандугач  һәм чишмә “ - баллада.

(Слайд ). ( Төркемнәрдә тикшерү). Үзбәя. Адагы дәресләрдә без шигырь , поэма жанрлары белән танышкан идек инде.Ә нәрсә соң ул баллада? Төшенчә бирү.(Аңлатмалы сүзлектән табып уку). Баллада турында төшенчә. (Тактага балладага хас сыйфатлар язып куела.) Баллада – поэзиянең хикәяләү характерындагы лиро-эпик төре. Балладага хас сыйфатлар: • үткен драматик һәм фаҗигале хәлләргә корылган булу хас; • сюжетның кискен һәм хәрәкәтчән үстерелеше; • фантастик предмет һәм детальләрдән, халык авыз иҗатындагы образлардан һәм күренешләрдән файдалану; • җанлы һәм җансыз табигатьне персонажлаштырып, әйберләрне җанландыру хас; • геройның батырлыгын һәм фаҗигале үлемен югары күтәреп тасвирлау. (Слайд). • Төп өлеш. Димәк без бүгенге темабыз М.Җәлилнең “Сандугач һәм чишмә балладасын” анализлау булыр. (Дәфтәрләрдә число тема языла).

(Өй эше: әсәрне укып килергә һәм рәсемнәр ясарга иде. Искәрмә: анализлау эшен тоткарламас өчен, алдан укып килергә күнектерү мәҗбүри. Рәсемнәр дәрес башында җыеп алына, эшнең һәр этабында аларны тактага элеп барырга кирәк.) Дәреслек белән эш. Балладаны төркемнәрдә укыту. (4 төркем) Физкультминут (М.Җәлилнең “ Кызыл ромашка” шигыренә) укытучы шигырьне укый, укучылар түгәрәкләнеп басалар җил,ромашка, чәчәкләр кояш ролен үтиләр. Иртәнге таң нурыннан Уянды ромашкалар. Елмаеп, хәл сорашып, Күзгә-күз караштылар. (ромашка ролендәге укучылар торалар тирбәләләр ,елмаялар , бер-берләренә карыйлар) Назлады җил аларны, Тибрәтеп ак чукларын, (җил ролендәге укучыалар арасыннан кулы белән назлап уза). Таң сипте өсләренә ( таң ролендәге укучы төрле хәрәкәтләр ясый) Хуш исле саф чыкларын. Чәчкәләр, кәефләнеп, Җай гына селкенделәр. (чәчәкләр ролендәге укучылар салмак кына селкенәләр.) Һәм кинәт шунда гаҗәп Бер яңа хәл күрделәр.

Укучылар, әсәрне анализлый башлаганчы сүзлек белән эшләп аларбыз Сүзлек эше.( слайд) Гали –бөек,олуг. Мәгърур – горур. Тугрылык – бирелгәнлек (преданность) Укучылар, әсәрнең сюжетын аңладыгызмы? Баллада ошадымы? Әйдәгез, без караган балладага хас сыйфатларны әсәрдән эзләп карыйк. (Балладага хас әлеге сыйфатлар укучылар тарафыннан әсәрдән таптырыла.) Укучылар,игътибар иттегезме баллада ничә өлештән тора? (4) һәр өлешкә нинди исем биреп булыр иде? Һәм ни өчен? Укучыларның җаваплары.

    -  сандугач һәм чишмә мәхәббәте, дуслыгы;
    -  дошманның  вәхшилеге ;
    -  чишмә һәм сандугачның  ил батыры өчен  борчылуы)
   -  сандугачның  фаҗигале үлеме).
   - егетнең илен саклау  һәм дошманнардан  азат итү өчен   ялкынлы көрәшне  дәвам итүе.

Ә хәзер төркемнәрдә геройларга характеристика бирербез. (Һәр төркем такта каршына чыгып анализ ясый). - Сандугач –таң җырчысы, матурлык, нәзакәтлек билгесе, сөю, мәхәббәткә тугрылыклы җанлы табигать иясе. ( һәр төркемдәге укучылар образларны характерлый торган юлларны табып укыйлар)


Ул сайрый ялкынлы Саф сөю турында Һәм сөйгән йөрәкнең Ярсуы турында. Ул сөйли чын дуслык, Турылык турында. Нинди көч бу кошның Ялкынлы җырында

    - Чишмә - җансыз табигать вәкиле,сафлык, чисталык билгесе,изге итеп бирелгән. Ул сусаганнарны су белән сыйлый, батырларның яраларын юа.)

Иркәли таң кошын Зөбәрҗәт тамчылар. Әйтче, бу күренешкә Сокланмый кем чыдар?

- Егет –ил батыры –кыю. Максатчан, Туган иленә биргән антына тугры. Кирәк икән, ул да шушы мәгърур Сандугач һәм Чишмә шикелле үләр.

Килде ил батыры Мылтыктан, кылычтан, Йөрәге һәм анты Катырак корычтан. Илгә саф мәхәббәт Ярсыта йөрәген, Дошманны юк итү Аның бар теләге... Чишмәне калдырып, Атына атланды. Юлбарыс шикелле, Дошманга ташланды

- Ил дошманы  - канечкеч, юлбасар,мәкерле.Ул  матурлыкны   күрә белмәүче.

Үтте ил дошманы, Яшеренеп, яр буйлап, Минем саф, шифалы Суымны агулап. Канечкеч, юлбасар, Ул кача артыннан Аны нык күзәтеп Килгән яшь батырдан

- Гомуми нәтиҗәләр чыгару. Сораулар:(нечкә һәм калын сораулар) (укучылар төркемнәрдә сораулар әзерлиләр.) 1,3 нче төркемнәр калын , 2 нче,4 нче төркемнәр нечкә сораулар әзерлиләр төркемнәр җавап бирәләр . (Слайд). (“Нечкә” сораулар дип конкрет, бертөрле генә җавап көтелгәннәрен, ә “калын” сораулар дип, төрлечә җавап көтелә торганнарын атыйбыз.)

 Укучылар баллада  нәрсә  турында булды?

- Кечкенә генә сайрар кош үзен аямыйча илен саклаучы ил батырын коткарып калды. (Слайд) Темасы: батырлык,илен ярату турында. Әсәрнең төп идеясе нидән гыйбарәт, әсәрнең төп идеясе кайсы юлларда чагыла?

(Өзек укыла.)  (Патриотизм) Ил дошманының Чишмәне агулавын күрәбез. Шуның исәбенә Сандугачның үлеме дә табигать һәм илнең, шул исәптән кешенең исән-имин яшәвен тәэмин итә, ягъни Сандугач Туган ил азатлыгы, табигатьнең матурлыгы өчен көрәштә үзен корбан итә.  
   Укучылар сез ничек  уйлыйсыз  герой шагыйрьнең  тормышында һәм   Сандугач һәм  чишмә  балладасында охшаш  яклар  бармы? 
  - Муса Җәлил  әсирлеккә эләккәч тә, куркып утырмый, шигырьләре белән дошманга каршы көрәшә, иптәшләренә әсирлектән качарга ярдәм итә. Димәк, Егетне дә М.Җәлил кебек патриот дип әйтә алабыз. Алар үз гомерләрен аямыйча ил өчен, тынычлык өчен көрәшәләр.
М.Җәлил  узенең шигъри мирасыннан тыш,  язмышы белән безгә батырлык һәм героизм үрнәге дә калдырган.
   Ә  хәзер   белемнәребезне тигезләү  өчен   Синквейн алымын  эшләп алабыз.
    1 нче төркем – Сандугач.

2 нче төркем – Чишмә. 3 нче төркем- Ил батыры. 4 нче төркем Баллада сүзенә карата синквейен төзи.

Йомгак.

-Укучылар, тактага карагыз әле. Анда сезнең иҗади эшләрегез , рәсемнәрегез . Дәрес дәвамында алар тактага беркетелеп барды .Нинди матурлар !Сезнең әсәрне ничек аңлавыгызны шушы иҗади эшләрдән дә белеп була .(Җылы һәм салкын төсләрдән ясалган укучыларның рәсемнәре тактага эленгән).

   Укучылар , дәресебезне  сандугач  һәм чишмә тавышы белән  башлаган идек? Ни өчен икән? (Җаваплар тыңлана).

- Баллада “Сандугач һәм чишмә “дип атала. Сандугач -матурлык символы,чишмә-сафлык символы .Ил батыры-батырлык символы. Дәресебез дә шушы образларны үзенә җыйган әсәр- “Сандугач һәм чишмә “ турында булды. Рефлексия : 3 б карточкасы тутыру. Белә идем, Белдем, Белергә телим. Билгеләр кую. Өй эшләре бирү. А) 142 нче биттәге сораулар һәм биремнәр. Б) М.Җәлилнең “Сандугач һәм чишмә “ балладасы мисалында шигырьнең камил төзелешен саклый торган чараларны аңлатып чыгыш ясарга. Дәрес М.Җәлилнең “Бер үгет” шигыре белән тәмамлана.