Сандугач (авыл)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сандугач (авыл) latin yazuında])
Сандугач
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Сандугачевский сельсовет[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Сандугачевский сельсовет[d]
Халык саны 431 (2010)[2]
Почта индексы 452812
Карта

Сандугач (авыл)Башкортстанның Яңавыл районында урнашкан авыл.

Сандугачта 2008 елда ачылган яңа урта мәктәп эшли, анда йөзгә якын бала укый. Алдагы елларга да балалар саны кимү күзалланмый. фельдшер-акушерлык пункты эшли. Авыл мәдәният йортында төрле түгәрәкләр эшли. Сандугачның “Ак яулык” бию ансамбле — районда гына түгел, республикада да күптән танылу алган коллектив. Мәдәният йортында өлкән яшьтәгеләр өчен “Сәламәтлек клубы” да оештырылган.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сандугач — районның чагыштырмача соң барлыкка килгән авылларының берсе. Аңа Алдар һәм Югары Чат авылларыннан күчеп килүчеләр нигез салган. Авыл 1861 елда барлыкка килә. Урман Гәрәй ыруы кешеләре патшага җир сорап хат яза. “Улларыгызны патша хезмәтенә җибәрсәгез, җир бирелер”, — дигән җавап 1866 елда килә. Халык моңа риза була.

Кырык елдан артык гомерен туган авылы тарихын өйрәнүгә багышлаган Рәвизә апа Мөхәммәтшина язмаларыннан күренүенчә, Алдар авылыннан Хәерлевара һәм Хәернаф Гомәровлар, Югары Чаттан Гарифулла Зарипов, бертуган Закир һәм Харис Канифовлар яшәр өчен уңайлы җир эзләп чыгып киткән.

Сәфәрчеләр матур табигать кочагында урнашкан елга буена килеп нигез кора. Озакламый якын-тирәдә үскән агачларны төпләп, җир әрчеп, өй төзеп, шунда яши башлаганнар. Аларны күреп, башкалар да күчеп килгән. Кашкак авылыннан күпләр килеп урнашып, урман төпләп иген иккәннәр. Шуңа да авыл янындагы бер басуны “Кашкак басуы” дип йөрткәннәр. Каниф, Ногман чокыры, Сәйфи әрчү, Максим авылы ягында “Байсар” (авылга нигез салучыларның берсенең исеме), Сибәде ягында “Слабутнай” (ирек дигән сүздән алынган) дип аталган урыннар әле дә бар.

Яңа җиргә урнашучылар иген үстерер өчен урманны кисеп, сал агызган. Шуңа да баштагы мәлдә авылга ”Салдуга” дигән исем биргәннәр. Елганы да шулай атаганнар. Беркөн иртән торып тышка чыккан авыл кешеләре гаҗәеп күренешкә тап була: талларда чут-чут итеп өздереп сандугачлар сайрый. Шуннан соң авылның атамасын “Сандугач” дип үзгәрткәннәр, елганыкы элеккечә калган. Акрынлап авыл зурая, халык җир эшкәртү, иген игү, малчылык белән шөгыльләнә башлаган.

Сандугачлылар гомум ыру тамгасы итеп себеркене исәпләгән, агачы — карагач, кошлары карга булган. Моннан тыш, һәр кабиләнең үз тамгасы булган. Аларны, кагыйдә буларак, кыздырылган тимер белән үзләренең йорт хайваннарына басканнар.

1917 елгы революциядән соң Сандугачның яңа тарихы башлана. Авылга иң беренче яңалыкны Кәрам Садертдинов кертә — яңача укыта башлый. Әмма Совет хакимияте бик авыр урнаштырыла. Революция дулкыннары белән бергә авылның хәлле кешеләрен эзәрлекләүләр дә килеп җитә. Мәзин Нигъмәтҗан Сахратовны раскулачивать итәләр. Адый Зариповны да шул исемлеккә кертәләр.

1927 елда авылда беренче әртил оештырыла. Аңа керүчеләр саны күбәйгәч, 1930 елда бер авылда ике колхоз оештырыла: Байсарда — “Куш ай”, “Слабутнай”да “Кызыл Йолдыз” була. 1931 елда алар берләшә һәм “Октябрь юлы” дигән исем ала. Авылга иң беренче трактор да шул елда кайта. “Бу техниканы күрер өчен олысы да, кечесе дә аның артыннан Әрлән авылына тиклем йөгергән”,— дип сөйли Рәвизә апа. Акрынлап колхоз көчәя, ныгый бара. 1932 елда МТС оештырыла.

Колхоз көчәю белән авылда социаль мәсьәләләр дә хәл ителә. 1933 елда яңа мәктәп салганнар.

1959 елда авылда машина-трактор мастерское төзелә, 1960 елда электр үткәрелә, радио кертелә.

Нәкъ шул елларда авыл катнаш милләтлегә әверелә. Тирә-юньдәге ар авыллары халкы Сандугачка күченә башлый. Авылга 1965 елда беренче булып Нөркәннән күченеп килгән удмурт гаиләсе Фатыйх Гәрәевлар була. Аннан соң бирегә Яңа Кыргый, Красный труд авылларыннан гаиләләр күченә башлый. Хәзер Сандугачта татарлар һәм арлардан тыш, башкорт, рус, мари, чуаш, таҗиклар да очрый.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2010[2]
431

Авыл белән бәйле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]