Сания Гыйффәт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сания Гыйффәт latin yazuında])
Сания Гыйффәт

Тугач бирелгән исеме: Сания Хәбирҗан кызы
Псевдонимнар: Сания Гыйффәт, Гыйффәт Уган
Туу датасы: 1899(1899)
Туу урыны: Чистай, Чистай өязе, Казан губернасы
Үлем датасы: 12 апрель 1957(1957-04-12)
Үлем урыны: Әнкара, Төркия
Эшчәнлек төре: шагыйрә, прозаик, драматург, публицист, мөгаллим
Иҗат итү теле: татар

Сания Гыйффәт, чын исеме Сания Хәбирҗан кызы Кадыйрова, Төркиядә: Saniye İffet Ugan (1899, Чистай1957 елның 12 апреле, Әнкара) — татар шагыйрәсе, прозаик, драматург, публицист, мөгаллим, татар эмиграциясенең Төркиядәге күренекле вәкиле.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 1899 елда Чистайда сәүдәгәр гаиләсендә туа. Әнисе Галия бик иртә вафат була. Кечкенә Сания үз чоры өчен укымышлы булган Хәдичә әбисе тәрбиясендә үсә. Бераздан Санияне әнисенең туганы — Тумда яшәгөн һәм шунда чыккан «Сибирия» газетасында эшләгән Фатыймаи-Фәридә Ваһапова-Нәүрүзова үз гаиләсенә ала. Белемгә, яңалыкка омтылышы зур булган Сания Фатыймаи-Фәридәнең татар, төрек, рус язучыларының әсәрләреннән торган шактый зур китапханәсендәге китаплар аша дөнья белән таныша. Фатыймаи-Фәридәнең җәдитче һәм феминистик карашлары да аңа нык тәэсир итә. Сания Гыйффәт Чистай, Иж-Бубый мәдрәсәләрендә белем алган.[1]

Башлангыч иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Үлсәм әгәр» исемле беренче шигыре 1912 елда «Сибирия» газетасында басылып чыккан.

Сания Гыйффәт бик яшьли галим, милләтпәрвәр Закир Кадыйрига кияүгә чыга. Сания Гыйффәтнең Закир Кадыйри Уфада чыгара торган «Тормыш» газетасында шактый гына шигырьләре, мәкалаләре басыла. Бу чорда ул милләт тормышын кайгырткан, милләт борчуларын үзәккә куйган «Ни өчен?», «Үткән вакыт», «Ничек уйлыйсың?» кебек шигырьләре белән милли шагыйрә булып таныла.

1917 елның 22 июлендә Эчке Россия һәм Себер төрки-татарларының Милли-мәдәни мохтарияте игълан ителгәч, Сания Гыйффәтнең милли хисләр белән сугарылган «Ил», «Янадан туабыз», «Төшме бу?», «Таң ата» кебек шигырьләре «Тормыш» газетасында басыла. Милли-мәдәни мөхтәриятнең Милли идарәсе Совет хөкүмәте карары белән куып таратылганнан сон, исә аның «Юк!», «Кая сез?» дигән шигырьләре языла.

Чит илдә мөһаҗирлектә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1918 елның җәендә Милли идарө өгьзалары Уфадан чыгып качарга мәҗбүр булалар. Алар белән бергә Милли идарәнең Мәгариф министрлыгы әгъзасы булган Закир Кадыйри да Петропавловск шәһәренө кача, аның артыннан тормыш иптәше Сания Гыйффәт тә Петропавловскига килә, соңрак ире артыннан Манчжуриягә китә. Сания Гыйффәт төрки халыкларның мәктәбендә татар телен, әдәбиятын укыта башлый. Ләкин Закир Кадыйри Төркиягә китә. Сания бары тик ике елдан сон гына, ике баласы белән, зур авырлыклар, кыенлыклар кичеп, ире янына Төркиягә килеп җитә ала.

Төркиядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Биредә яшәгәндә дә Сания Гыйффәт шигырьләр, драма әсәрләрен яза, Гаяз Исхакый чыгарган «Милли юл», «Яңа милли юл» журналларында аның шигырьләре һәм мәкалаләре басыла. Шулай ук ул 3акир Кадыйриның язган хезмәтләрен, шул исәптән гарәпчәдән төрекчәгә тәрҗемә иткән «Милләтләр һәм хөкемдарлар тарихы»ның биш томлыгын чистага күчерергә дә булышкан.

Финляндиядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1937 елда Сания Гыйффәт гаиләсе Финляндия татарлары чакыруы белән Финляндиягә күчеп китәләр. Закир Кадыйри андагы мөселман җәмгыятен җитәкли, ә Сания Гыйффәт балалар укыта, аларны укыту өчен «Уку китабы» дигән дәреслекне дә үзе төзи. Бу чорда Румыния, Эстониядән күчеп килгән татарлар белән берлектә Финляндия татарлары тарафыннан аның бәлшәвикләр золымын сүрәтләгән «Хәят борчуы» исемле драмасы сәхнәләштерелә. Ә «Тормыш көзгесе» исемле 4 пәрдәлек драмасы 1937 елда Һелсинкидә китап итеп басыла.

Яңадан Төркиядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1939 елда гаилә кире Төркиягә әйләнеп кайта һәм гомерләренең ахырына кадәр инде шунда яши. Алар Төркиядәге татар мөһаҗирләреннән Садри Максуди, Камал Локман, Хәмит Зөбәер, Гаяз Исхакый, Фуад Туктаровлар белән аралашып яшиләр.

Сания ханым Гыйффәт 1957 елның 12 апрелендә Әнкарада йөрәк авыруыннан вафат була. Аның кабере өстенә Финляндия татарлары бүләк итеп җибәргән истәлек ташы куела.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ахмет Тимер. Сания Иффет Уган / Ахмет Тимер: Возвращение / авт.-сост. Р. Абзалова-Сальманова. – Казань: Яз, 2012, стр.42-43. ISBN 978-5-904-449-14-8

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гаффарова Ф.Ю. Татар мөһаҗирләре. — Казан: «Фән» нәшрияты, 2004. — 88 б.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]