Сания Исмәгыйлева (укытучы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сания Исмәгыйлева (укытучы) latin yazuında])
Сания Исмәгыйлева
Туган телдә исем Сания Гата кызы Исмәгыйлева
Туган 20 июль 1932(1932-07-20)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Бондюг районы, Турай
Үлгән 13 июнь 2020(2020-06-13) (87 яшь)
РФ, ТР, Алабуга районы, Алабуга
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре укытучы
Җефет Муса Исмәгыйль улы
Балалар кызы Фәйрүзә, вуз укытучысы
Бүләк һәм премияләре Татарстан АССРның атказанган укытучысы - 1988
Гыйльми дәрәҗә: педагогия фәннәре нәмзәте[d]

Сания Исмәгыйлева, Сания Гата кызы Исмәгыйлева (1932 елның 20 июле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Бондюг районы, Турай2020 елның 13 июне, РФ, ТР, Алабуга) — Казан федераль университетының Алабуга институты татар филологиясе кафедрасы профессоры, доцент (1972), педагогия фәннәре кандидаты (1968), күп санлы дәреслекләр авторы. РСФСР халык мәгарифе алдынгысы (1970), Татарстан АССР атказанган укытучысы (1988), РФ югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәре (1998).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1932 елның 20 июлендә Татарстан АССР Бондюг (хәзерге Менделеевск) районы Турай авылында туган. Бондюг эшчеләр бистәсе урта мәктәбенең 7 классын (1947), Алабуга педагогия училищесын (1951) тәмамлаган. 1951―1955 елларда Чуаш АССР Шомырша районы Өч Балтай авылы җидееллык мәктәбендә башлангыч сыйныф балаларын укыткан[1].

«Татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча Алабуга дәүләт педагогика институтының филология факультетын тәмамлаган (1960). Казан дәүләт педагогия институтында «Татар мәктәбендә туган телне укытканда белем бирү һәм тәрбиянең бердәмлеге» темасына педагогика фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (1968).

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1960―1961 елларда Алабуга дәүләт педагогика институтында лаборант булып эшләгән.

1961―1967 елларда ― Татарстан АССР Әлмәт районы Иске Михайловка сигезьеллык мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

1964―1968 елларда ― РСФСР Мәгариф министрлыгы каршындагы Милли мәктәпләр фәнни-тикшеренү институтының читтән торып уку бүлеге аспиранты.

1967―2012 елларда ― Алабуга дәүләт педагогика институтының педагогика һәм психология, аннары татар филологиясе кафедраларында ассистент, өлкән укытучы, доцент һәм профессор вазифаларында эзлекле рәвештә эшләгән. Татар әдәбиятын укыту теориясе һәм методикасы фәненнән укыта[1]. 2012 елда гына лаеклы ялга киткән[2].

2020 елның 13 июнендә 88нче яшендә Алабугада вафат булган[3]

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни эшчәнлегенең юнәлеше ― татар әдәбиятын укытуның актуаль проблемалары. 240 лап фәнни хезмәте басылган, шул исәптән 12 укыту-методик әсбап, 20 монография. Югары уку йортында 43 ел эшләү дәверендә «Рус телле укучыларга татар телен укыту методикасы», «Татар халык педагогикасы нигезләре», «Татар әдәбиятыннан класстан тыш эшләр», «Мәктәптә әдәби текстларны анализлау ысуллары», «Югары уку йортында язма эшләрне башкару методикасы», «Татар әдәбиятында укытучы образы» кебек махсус курслар әзерләп алып бара. 10 китап, 1 җыентык, 32 методик кулланма һәм кулланма, шулай ук татар теле һәм әдәбияты студентларына һәм укытучыларына ярдәм итү өчен журналларда һәм җыентыкларда 213 мәкалә (шул исәптән 60 рус телендә), биш повесть һәм хикәяләр җыентыгы авторы. Соңгы елларда таланты яңа яклары белән ачыла: нәфис прозасының җиде китабын чыгара, «Университетский Парнас» әдәби альманахы белән хезмәттәшлек итә[3].

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мәктәптә драма әсәрләрен өйрәнү. Казан, 1983.
  • Мәктәптә лирик әсәрләрне өйрәнү. Казан, 1985.
  • Рус мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыту. Казан: Мəгариф, 1993.
  • Мәктәптә әдәби әсәрләрне анализлау ысуллары. Алабуга, 1997.
  • Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар әдәбиятын укыту. Алабуга, 1999.
  • Авыл милли мәктәбе укытучысының профессиограммасы. Алабуга, 1991.
  • Мәктәптә халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү. Алабуга, 1992.
  • Игътибар: дәрес бара. Алабуга, 1992.
  • Татар теленнән дәрестән тыш эшләр. Алабуга, 2002.
  • Татар әдәбиятын укыту теориясе һәм методикасы. Алабуга, 2005.
  • Мәктәптә әдәбият тарихы курсы. Алабуга, 2006.
  • Халык авыз иҗаты мәктәптә. Алабуга, 2005.
  • Әдәбияттан бердәм дәүләт имтиханнары: Укучыларны әзерләү өчен материаллар. Алабуга, 2010.
  • Живые деревца: повесть и рассказы. К.: РИЦ «Школа», 2015.
  • Тормыш түгел алсу алма...: повесть, хикәяләр, публицистик язма. К.: РИЦ «Школа», 2015 һ.б.[1]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • РСФСР халык мәгарифе отличнигы (1970).
  • Татарстан АССР атказанган укытучысы (1988).
  • РФ югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәре (1998).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]