Санкт- Петербург татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Санкт- Петербург татарлары latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Санкт- Петербург татарлары.jpeg

Санкт- Петербург татарлары белән очрашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мине бигрәк тә Петербург татарларының тормышы кызыксындырды. Җыр- моңга гашыйк Роза Габдулла кызы Гущева җитәкчелегендә Петербург диаспорлары дүрт тапкыр Яшел Үзән шәһәрендә булып, безнең 7 нче мәктәпкә дә килделәр, безнең белән аралаштылар. Роза Габдулла кызы Гущева, Яшел Үзән шәһәрендә туып үсеп, Санкт- Петербург шәһәренә барып урнашкан якташыбыз. Аның милли юнәлешкә керткән өлешләрен санап бетергесез. Килүчеләрнең күбесе олы яшьтә, алар арасында блокада балалары да бар иде. Алар безгә Ленинград блокадасының без белмәгән, тарихта күрсәтелмәгән якларын ачтылар, Петербург татарларының тормышы турында сөйләделәр.Чит җирдә яшәп тә, телне онытмый саклап калулары, телне белүләре сокландырды. Роза Габдулла кызы татарча җырлап та җибәргәч, тагын да күңелле булды. Ул гомер буе рус кешесе белән яшәгән. Бик матур гомер иткәннәр, иптәшен дә чиста матур татар телендә сөйләшергә өйрәткән. Кунакларыбыз үз телен онытмый, үз дине, үз йолаларын саклап яшиләр. Алар музейга истәлекле бүләкләр калдырдылар. Тәм-томнар, милли ризыклардан авыз иттеләр. Роза Габдулла кызы Гущева үзләренең милли оешмалары турына кәгазь битенә дә язып калдырды. Аның бу язмасы Петербург татарларының ни дәрәҗәдә телне саклауларын аңлата.

Петербургның төзелү тарихында татарлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Санкт- Петербургка нигез салуда татарлар бик зур өлеш керткән Петр I указы нигезендә, Россиянең үзәк өлкәләреннән шәһәр төзелешенә меңләгән эшче китерелгән. Шул вакытта Нева ярындагы төзелеш барган урынга Казан, Түбән Новгород, Касыйм, Пенза шәһәрләреннән татарлар килеп төпләнә.Бу шәһәрне төзи башлар алдыннан, патша Петр 1 нче бөтен милләт халыкларының культурасы, дине, гадәтләре белән танышып чыга.Татар мөселманнарының аракы эчмәгәнлекләрен, пакъ-чиста, намуслы, башлаган эшләрен ахыргача җиткерүчән булулары белән аерылып торганлыкларын аңлый. Агыйдел тирәсендәге төрле милләт халыкларын, кечкенә генә Петропавловск каласы янына урнаштыра. Бу урынның зур бер өлешен Татар Слобадасы диеп атарга рөхсәт бирә. Хәзерге вакытта бу урында Габдулла Тукай һәйкәле балкып тора. Тора - бара бу урыннарга төрле жирләрдән килгән мөселманнар урнаша башлый. Татарларга рестораннар ачарга, кибетләр тотарга рөхсәт бирелә. Озакламый бу җирләрдә дәрәҗәле Ахун улы Гатаулла Баязитов, Петропавловск каласына зур 3 катлы мәчет төзетә. Киңлеге 32 метр, озынлыгы 45 метр булган мәчет бик матур, халык өчен жайлы урынга урнашкан. Ул дәүләтнең төп мәчете дип исәпләнгән. Бөек Ватан сугышы чорында Ленинград шәһәрен яклап күп татарстанлылар башын салды. Бу турыда обелискларда һәм мәрмәр ташларда язылган татар фамилияләре дә ачык сөйли. Блокадада калган Ленинград халкының тормышы үзе бер батырлык. Пискарев каберлегенә күмелгән ике мең биш йөз татар исеме журналга кертелгән. Болар-сугышка кадәр шәһәрдә яшәгән татар кешеләре.

Хәзерге көндә дә Санкт - Петербург үзенең атаклы мәчетләре белән мактана ала. Татар җәмәгатьчелеге үтенече белән Санкт- Петербургта ислам дөньясында беренче тапкыр Коръән басылган, Россиядә беренче тапкыр махсус «Мир Ислама» журналы һәм татар телендәге беренче «Нур» газетасы нәшер ителгән. Петербургта танылган рәссам Фәйзрахман Әминов һәм легендар биюче һәм балетмейстер Рудольф Нуриев укыган һәм эшләгән.

Санк- Петербургта татар милли тормышы.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Петербург татарларының хәле яхшыланганнан яхшылана бара. Халык үз телен онытмый, үз дине, үз йолаларын белә. Якшәмбе мәктәпләре эшләп, яшәп килә, анда аралашырга да мөмкинлекләр зур. Соңгы 20 елда Санкт- Петербургта бик зур үзгәрешләр була. Милли юнәлештә, тәүге үзгәрешләрнең үзәгендә дәрәҗәле, аның нечкәлекләрен тамырдан аңлый торган милли җанлы кешеләр тора. Татар Автономиясе, Татар берләшмәсе. Яшьләр һәм хатын-кызлар “Ак калфак”, ”Изге юл”. ’’Юлдаш” - көчле милли юнәлешләр.Татар Автономиясенең җитәкчесе Рәис Марс улы Яркаев, ТРның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин шәһәрдәге изге эшләрнең үзәгендә тордылар. Татар телендә газета - журналлар чыгару, туган телдә театр, концертлар, Татарстан китап татар нәшрияты күргәзмәләре оештыру, милли бәйрәмнәр үткәрү, ятимнәргә булышу, гомумән, аның ярдәме белән татар милли тормышында бик күп эшләр башкарыла.

Санкт - Петербург-Казан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тарихи яктан Петербург Казан, Татарстан белән тыгыз элемтәдә тора. Биредә 100меңгә якын татар яши. Алар табиблар, эшкуарлар, укытучылар, фән эшлеклеләре, әдәбият, сәнгать өлкәсендә шушы данлыклы шәһәрдә үз урыннарын табып, горур хезмәт итәләр.. Ата - бабаларыбыз сукмагын таптый, телен, мәдәниятен саклый, буыннан-буынга дәвам итә. Санкт-Петербург һәм Казан дөньякүләм мәдәният һәм сәнгать үзәге булып тора, ике шәһәр дә рухи, тарихи һәм архитектура мирасына бай. Биредә Казан, Татарстан башкаласында Санкт-Петербург урамы бар. Данлыклы Эрмитаж белән эшлекле мөнәсәбәтләр бәйли. Ике бөек шәһәрнең дусларча мөнәсәбәтендә Нева шәһәрендә "Казан аллеясы" барлыкка килде, анда 300 юкә утыртылды. Санкт-Петербургта Казан бер утрау ул. Биредә Казан мәйданы, Казан утравы, ике Казан урамы, беренче булып ата- бабаларыбыз төпләнгән Казан тыкрыгы, Казан соборы һәм башкалар бар. Казан урамының 5 йортында 1912 елны Габдулла Тукай яши, анда күренекле композитор Рахманинов истәлеге дә саклана. Бу йортны Габдулла Тукай исеме язылган такта бизи. Татарстан Республикасы Президенты һәм Хөкүмәте татар халкын берләштерүгә, аның телен, мәдәниятен үстерүгә, гореф-гадәте, йолаларын саклауга игътибарлы. Петербургта бөек әдип Габдулла Тукайның тууына 120 ел тулу уңаеннан һәйкәл ачылу шушы хезмәттәшлекнең ачык мисалы. Муса Җәлил һәйкәле дә бар Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни мохтәрияте дини юнәлештә дә эш алып бара. Мохтәрият әгъзалары шәһәрнең Җәмигъ мәчетен һәм Волков зыяратының мөселман участогын төзекләндерүдә, яңа мәчете төзүдә актив катнаша.

Кулланган әдәбият:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. А.ЮГусаров” Памятники и воинские славыПетербурга”2011г.

2. "Пулковская" кунакханәсендә тарихи конференция материаллары.

3.”Очерки архитектурной истории города”Санкт-Петербург, 2000г.

4. Интернет материаллары.

5.”Татары в Санкт-Петербурга” Санкт-Петербург, 2003гАО”Славия”.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Санкт-Петербург

Санкт-Петербург хакимият органнары

Санкт-Петербург дәүләт икътисад һәм финанс университеты