Санна Марин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Санна Марин latin yazuında])
Санна Марин
Финляндия премьер-министры
Вазыйфада
2019 елның 10 декабре – 2023 елның 6 апреле
Президент Саули Ниинистө
Аңа кадәр Антти Ринне
Дәвамчысы Петтери Орпо
Финляндия транспорт һәм элемтә министры
Вазыйфада
2019 ел – 2019 ел
Шәхси мәгълүмат
Туган 16 ноябрь 1985(1985-11-16) (38 яшь)
Финляндия, Һелсинки
Сәяси фирка Финляндия социаль-демократик фиркасе
Җефет Маркус Ряйккёнен[d][1]
Белем Тампере дәүләт университеты

Санна Марин (фин. Sanna Marin}, Санна Мирелла Марин (фин. Sanna Mirella Marin) (1985 елның 16 ноябре, Финляндия, Һелсинки) — Финляндия сәясәтчесе, 2019-2023 елларда Финляндия премьер-министры.[2]. 2015 елның 22 апреленнән Финляндия парламенты (эдускунта) депутаты. 2019 елның 6 июленнән Финляндиянең транспорт һәм элемтә министры. Финляндиядә премьер-министр итеп сайланган өченче хатын-кыз[3]. Сайланган вакытында — дөньяның иң яшь премьер-министры (34 яшь)[4].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1985 елның 16 ноябрендә Һелсинкида ярлы гаиләдә туган. Санна Марин кечкенә чагында әтисе белән әнисе аерылышкан. Кызны ике әнидән торган гаилә тәрбиягә ала. Гаиләсе белән Тамперега күчә. Мәктәптә укыганда пекарняга эшкә урнаша, аннары универмагта кассир була[5]. «Җирле һәм төбәк администрациясендә идарә итү» белгечлеге буенча Тампере университетының менеджмент мәктәбендә бакалавриат тәмамлаган (2012). 2017 елдан административ тикшеренүләр өлкәсендә магистр дәрәҗәсе (B.Soc.Sc.) бар[6].

Сәясәттә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2006 елда Финляндия социаль-демократик фиркасе әгъзасы була. Тампереда һәм Пирканмаа төбәгендә җирле сәясәттә актив катнаша, 20132017 елларда Тампере шәһәр шурасы рәисе булып эшли.

2015 һәм 2019 еллардагы парламент сайлауларында Финляндия социаль-демократик фиркасеннән фин парламенты депутаты итеп сайлана.

2019 елның 6 июлендә оешкан Министрлар кабинетында транспорт һәм элемтә министры була (элекке хөкүмәттә хатын-кызлар 19 вазифаның 11ен биләгән).

2014 елдан Финляндия социаль-демократик фиркасенең рәис урынбасары.

Премьер-министр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Премьер-министр Антти Ринне почта хезмәткәрләренең эш ташлавы нәҗтиҗәсендә вазифасыннан китә. Дәүләт почта хезмәте җитәкчелеге посылкаларны сортларга аеручы 700 хезмәткәр белән яңа хезмәт килешүе төзергә ниятли, яңа хезмәт килешүе кабул ителсә, почта хезмәткәрләренең хезмәт хакы кимер иде. 29 ноябрьдә Финляндиянең җирле үзидарә эшләре һәм милек белән идарә итү министры социал-демократ Сирпа Паатеро отставкага китә. 3 декабрьдә премьер-министр Антти Ринна вазифасыннан китә. 2019 елның 8 декабрендә узган фирка эчендә тавыш бирү нәтиҗәсендә Санна Марин кандидатурасы җиңеп чыга[7]. Санна Марин 29 тавыш, аның көндәше булган Финляндия социаль-демократик фиркасенең парламенттагы фракциясе башлыгы Антти Линдтман 23 тавыш җыя. 10 декабрьдә эдускунта (парламент) премьер вазифасына Санна Марин кандидатурасын раслый.

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире Маркус Рейккенен, кызлары Эмма (2018 елгы). Санна Марин — вегетариан ризыгын кулланучы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Элгәре:
Ану Вехвиляйнен
Финляндия транспорт һәм элемтә министры
2019–2019
Аннары:
Тимо Һаракка
Элгәре:
Антти Ринне
Финляндия премьер-министры
2019–2023
Аннары:
Петтери Орпо