Эчтәлеккә күчү

Санта-Клаус

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Санта-Клаус latin yazuında])
Санта-Клаус
Нигезләнү датасы 1809
Рәсем
Ватандашлык  Дания корольлеге[d]
Исем Santa Claus, Sancte Claus һәм Santeclaus
Ире яки хатыны Миссис Санта-Клаус[d]
Балалар дочь Санты Клауса[d]
Һөнәр төре cоздатель игрушек, distribution manager, носильщик
Гадәттә кулланылган транспорт чана[d]
Тәрбияләнүче хайван Олени Санта-Клауса[d]
Партнёр в спорте или профессии спутники Санта-Клауса[d]
... хөрмәтенә аталган Синтаклаас[d] һәм Могҗиза кылучы Микулай[d]
Моның хуҗасы Santa Claus's sleigh[d]
Нәрсә нигезендә эшләнгән Синтаклаас[d]
Башкаручы Кевин Харт[d][1], John B. Lowe[d][2], Джеффресон Мэппин[d][3] һәм Harry B. Eytinge[d]
Чыгыш иле  Англия
Илһамландыручы Могҗиза кылучы Микулай[d], Отец Рождество[d] һәм Синтаклаас[d]
Телгә алынган хезмәтләр Dashing Through the Snow[d][1], Лучший подарок на Рождество[d][2], Однажды ночью[d][3], История Нью-Йорка (Ирвинг)[d], Up on the House Top[d], Old Santeclaus with Much Delight[d], Визит Святого Николая[d], Жизнь и приключения Санта Клауса[d], Похищенный Санта Клаус[d], Queer Visitors from the Marvelous Land of Oz[d], Путешествие в Страну Оз[d], The Shanty Where Santy Claus Lives[d], Jolly Old Saint Nicholas[d], Санта Клаус завоёвывает марсиан[d], St. Nicholas[d], A Paraphrase of the Dutch Hymn to Saint Nicholas[d], Ночь перед Рождеством[d] һәм Santa Claus’s Ball[d]
Сурәтләнә St. Nicholas[d]
Нинди вики-проектка керә WikiProject Christmas[d], Проект:Бәйрәмнәр[d], Проект:Христианлык[d], Проект:Мифология[d], Проект:Фольклор[d], Проект:Әдәбият[d] һәм Проект:Арктика[d]
Шигарь Ho, ho, ho![4][5][6][…]
 Санта-Клаус Викиҗыентыкта

Санта-Клаус (ингл. Santa Claus) — Көнбатыш Европа һәм Төньяк Америка (фольклор) персонажы, ул Раштуа бәйрәмендә балаларга бүләкләр тарата.

Кыш бабайның туган урыны дип кайсы урынны санау турында бердәм фикер юк: Лапландияме, әллә Төньяк полюска якын тирәләрме.

Санта-Клаусның килеп чыгышы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Изге Николай ярлы кызларга капчык ыргыта, 1587 елдан гравюра ясалган
Хисле Кыш Бабай, 1889

Санта-Клаусның прообразы (Санта — «Изге», Клаус — «Николай»)— гомумхристиан Изге Николай Чудотворец, яки Николай Мирликийский, епископ Мир Ликийскийлар булып тора (якынча 270 — якынча 345). Яшәеш нигезендә, Изге Николай төнлә акча янчыгын бер ярлы шәһәр кешесенең өенә махсус ташлаган, ул, өч кызы булган һәм бирнәгә акчасы булмаган килеш, кызларын кияүгә бирү мөмкинлеге булсын өчен аларның берсен фахишә йортына сатарга уйлаган. Көнбатыш Европада Изге Николай янчыкны камин торбасына ташлаган һәм ул камин алдында киптерү өчен калдырылган оекка төшкән дигән риваять барлыкка килә. Башта 6 декабрьдә, чиркәү календаре буенча изге Николай көнендә, Европа илләрендә балаларга аның исеменнән бүләкләр бирү гадәте барлыкка килә, өстәвенә бүләкләрне төнлә оекка салалар. Әмма Реформация чорында, изгеләрне хөрмәт итү хупланмаган вакытта, Германиядә һәм чиктәш илләрдә бүләкләр таратучы персонаж булып Христос баласы була. Контрреформация чорында балаларга бүләкләр яңадан Изге Николай исеменнән тапшырыла башлый, әмма хәзер бу инде декабрь азагында, Раштуада була. Әмма кайбер европа илләрендә күпкә борынгырак традицияләр үз көчендә кала. Әйтик, Изге Николай исемен Синтаклаас дип әйткән Нидерландларда нәниләр аның исеменнән 5 декабрьгә дә, Раштуа бәйрәменә да бүләкләр ала ала.[7]

1650 елларда Нью-Амстердам, хәзерге Нью-Йорк шәһәре, торак пунктына нигез салган голланд колонистлары ярдәме белән Изге Николай образы Төньяк Америка континентына килеп җитә. Ләкин Төньяк Америкага күченгән инглиз пуританнары Раштуа бәйрәмен бәйрәм итмәгәннәр[8] .

1809 елда Америка язучысы Вашингтон Ирвингның «Нью-Йорк тарихы» китабы басылып чыга, анда ул Нидерланд хакимлеге чоры турында яза, Яңа Амстердамда Изге Николайны хөрмәтләү йоласын искә ала.

Томас Наст тарафыннан ясалган Санта-Клаус рәсеме (1881). Шагыйрь Клемент Кларк Мур һәм рәссам Томас Наст бу персонаж турындагы заманча фикерләргә көчле йогынты ясады.
Томас Наст автопортреты, XIX гасыр

1822 елда Колумбия университетының көнчыгыш һәм грек әдәбияты профессоры Клемент Кларк Мур үз балалары өчен Раштуа әкияте язган, бу әсәрдә балаларга бүләкләр бирүче әкият персонажы — Санта-Клаус турында языла. 1823 елның Раштуа бәйрәме алдыннан әлеге поэма Sentinel газетасында «Раштуа алды төне, яки Изге Николайның килүе»[9] исеме астында басылып чыга. Бик популярлашып киткәннән соң, поэма 1844 елда яңадан басылып чыга. 2000 нче елларда Американың History Channel телеканалында күрсәтелгән «Санта легендалары» документаль тапшыруында: «Клемент Мур каләме ярдәмендә Изге Николай Санта Клаус булып танылды» һәм «1840 елда барлык америкалылар да Санта Клаусның кем икәнен белделәр. Клемент Мур безгә Санта-Клаусны бүләк итте» дип әйтелгән. Санта-Клаусның тугыз боланыннан сигезе турында беренче тапкыр бу поэмада искә алына.

1863 елда Harper’s Weekly журналында эшләгән танылган Америка рәссамы Томас Наст үзенең сәяси карикатуралар сериясендә Клемент Кларк Мур китабы буенча ясалган Санта-Клаус персонажын бүләк бирүче герой буларак куллана. Бу персонаж популярлык казана, һәм соңрак Томас Наст Harper’s Weekly һәм башка басмаларда Санта-Клаус тормышыннан күңелле күренешләр сурәтли. Томас Наст үзенең рәсемнәрендә Санта-Клаусның көндәлек тормышын уйлап таба һәм җентекләп сурәтли.

Рәссам беренче булып Санта-Клаусның Төньяк полюста яшәвен һәм балаларның яхшы һәм начар эшләрен теркәп баручы махсус китап алып баруын искә ала. Томас Наст рәсемнәрендә Санта-Клаусның тышкы кыяфәтенең әкренләп үзгәрүе күрсәтелә: сарык тиресеннән ясалган костюмлы юан карт эльфтан күпкә реаль һәм шаянрак персонажка әйләнә. кыска тунлы, күңеллерәк кыска тунлы персонажга әйләнә. History Channel телеканалы күрсәткәнчә, «Томас Наст Санта Клаусны үзеннән төшереп ясаган». Рәссам тулы гәүдәле, кыска буйлы, зур мыеклы һәм киң сакаллы кеше була.[10][11]

Башта Томас Наст рәсемнәрендәге Санта-Клаусның кыска туны көрән төстә була, ләкин яңа рәсемнәр чыккач, ул шунда ук кызыл төс ала башлый. History Channel телеканалы үзенең «Санта-Клаус легендалары» тикшеренүендә «Санта-Клаусның кызыл төсе бернинди дә мәгънә йөртми», дип билгеләп үтә.

1931 елда Coca-Cola компаниясе кышын алкогольсез эчемлекләр сату күләмен арттыру өчен реклама кампаниясен башлап җибәрә. Хаддон Сундблом Санта-Клауска заманчарак караш тәкъдим итә. Нәкъ менә шушы рәссам бөтен дөнья буенча танылган һәм бик популяр булган сөйкемле Санта-Клаус образын тудырган дип санала[12]. Аның образлары Клемент Кларк Мурның поэмасы һәм Томас Настның рәсемнәре йогынтысында күп рәссамнар тарафыннан элек тәкъдим ителгән образларның иң уңышлысы була.

1904 елда «Пак» (Puck) журналы тышлыгында эльф буларак Санта-Клаус сурәтләнгән

Хаддон Сандбломның Санта-Клаус костюмы кызыл, ак йон бизәкләре белән була. Ләкин бу төсләр комбинациясен әкият персонажы киемнәрендә куллануда өстенлек Coca-Cola компаниясенә карамый: күпкә элегрәк, Санта-Клаус шундый ук киемнән «Пак» (Puck) исемле берничә юмористик журналның тышлыгында (1902, 1904 һәм 1905) һәм White Rock Beverages[en] компаниясенең эчемлекләр рекламасы плакатларында 1915 һәм 1920 елларда күренә[13][14].

Санта-Клаусның транспорты

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Санта-Клаус боланнар төркеме белән.

Санта-Клаус боланнар тарткан чанада сәяхәт итә дип санала:

  • Дэшер («Стремительный»),
  • Дэнсер («Танцор»),
  • Прэнсер («Гарцующий»),
  • Виксен («Сварливый»),
  • Комет («Комета»),
  • Кюпид («Купидон»),
  • Доннер (Дандер) (от нем. и нидерландского «Гром»)
  • Блитцен (Бликсем) (от нидерланд. «Молния»).

Бу исемнәр беренче тапкыр 1823 елда "Раштуа алды төнендә " шигырендә очрый. Соңрак Америка фольклорына Рудольф кушаматлы тагын бер болан килеп керә: ул команданы җитәкли һәм аның ялтырап торган кызыл борыны бар. Бу 1939 елгы Чикаго реклама кампаниясенең нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Офицерлар Санта-Клаусны радар күзәтүен тәэмин итәргә әзерләнә.

1955 елда Төньяк Америка аэрокосмик оборонасы командованиесе (NORAD) NORAD Tracks Santa дип аталган күңел ачу программасын әзерли, анда NORAD системасы Санта-Клаусның чанасы хәрәкәтләрен күзәтеп бара, бу хакта кайнар линия аша һәм вебсайтлар аша мәгълүмат чараларына хәбәр ителә[15].

Санта-Клаусның юлдашлары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төрле гореф-гадәтләр буенча, Санта-Клаус башка яхшы яки яман персонажлар белән бергә пәйда була. Шулай итеп, Альп төбәге фольклорында Изге Николайның юлдашы һәм шул ук вакытта тискәре персонаж (йомшак гәүдәле һәм мөгезле) Крампус барлыкка килә. Ул тыңлаусыз балаларны куркыта һәм җәзалый.

Санта-клаус Раштуа бәйрәмендә.

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. 1 2 Kit B. Kevin Hart in Talks to Play Santa Claus in Disney's 'Dashing Through the Snow' (Exclusive) // The Hollywood Reporter / J. MinLA: (untranslated), 2016. — ISSN 0018-3660
  2. 1 2 The Ultimate Christmas Present — 2000.
  3. 1 2 'Twas the Night — 2001.
  4. L. Frank Baum The Life and Adventures of Santa Claus — 1902.
  5. (unspecified title) — 1903.
  6. Gutoskey E. Why Does Santa Claus Say “Ho Ho Ho”? — 2025. — ISSN 1543-4702
  7. житие св. Николая Чудотворца.
  8. Инна Дубинская (2010-12-24). 25 декабря в истории (ru). Голос Америки. әлеге чыганактан 2021-12-27 архивланган. 2021-12-27 тикшерелгән.
  9. Александр Ткаченко (2011-12-20). От святителя Николая до Санта Клауса. Православие и мир. әлеге чыганактан 2018-10-29 архивланган. 2017-09-23 тикшерелгән.
  10. Does Santa Claus still drink White Rock?. White Rock Collectors Association (whiterocking.org). әлеге чыганактан 2011-07-23 архивланган. 2026-08-09 тикшерелгән.
  11. Coca-Cola’s Santa Claus: Not The Real Thing!. BevNET.com (2006-12-18).
  12. Александр Ткаченко (2011-12-20). От святителя Николая до Санта Клауса. Православие и мир. әлеге чыганактан 2018-10-29 архивланган. 2017-09-23 тикшерелгән.
  13. Does Santa Claus still drink White Rock? (en). White Rock Collectors Association (whiterocking.org). әлеге чыганактан 2011-07-23 архивланган. 2013-01-07 тикшерелгән.
  14. Coca-Cola’s Santa Claus: Not The Real Thing! (en). BevNET.com (2006-12-18). әлеге чыганактан 2012-10-26 архивланган. 2013-01-07 тикшерелгән.
  15. Official NORAD Tracks Santa. www.noradsanta.org. 2024-12-29 тикшерелгән.
  • Ви­но­гра­до­ва Л. Н. Мо­роз // Славянские древности. М., 2004. Т. 3;
  • Ива­но­ва-Бу­чат­ская Ю. В. Не­мец­кое Ро­ж­де­ст­во: тра­ди­ци­он­ные ком­по­нен­ты, пред­ме­ты и сим­во­лы в кол­лек­ци­ях и ар­хив­ных ма­те­риа­лах МАЭ // Куль­тур­ное на­сле­дие на­ро­дов Ев­ро­пы. СПб., 2011.
  • Санта-Клаус // Румыния — Сен-Жан-де-Люз [Электронный ресурс]. — 2015. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 29). ISBN 978-5-85270-366-8..