Эчтәлеккә күчү

Сантур

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сантур latin yazuında])
Сантур
Сурәт
Диапазон звучания
Һорнбостель-Закс классификациясе 314.122-4
 Сантур Викиҗыентыкта

Сантур (фарс. سنتور, әзери. Səntur, әрм. Սանթուր, гөрҗ. სანთური, төр. Santur) – кыллы бәрмә музыка коралы, цимбал төре. Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Гөрҗистан, Һинд, Иран, Ирак, Төркия Һәм Көнчыгышның башка илләрендә таралган.

Сатурның үзенчәлеге шунда: анда ике җиңел чүкеч — мизрәбләр белән уйныйлар. Шуңа күрә ул берьюлы кыллы һәм бәрмә корал дип санала.

Этимологиясе һәм килеп чыгышы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

«Сантур» атамасы, тарихи мәгълүматларга караганда, юнан телендәге «псантерина»дан, яки юнан телендәге «żαλτήριον» (псалтерион, "чиртмә корал" (бор. грек. ψάλλω кылларны чиртеп алу)) сүзеннән килеп чыккан. Риваять буенча, сатурның барлыкка килүе берничә музыка коралын уйлап чыгарган яһүди пәйгамбәр һәм патша Давыт исеме белән дә бәйле.

Ширваншаһ сарае күргәзмәсенә куелган XV гасыр сантуры. Бакы, Азәрбайҗан.

Сантур – ул трапеция калыбындагы агач тартма, аның өлешләре сайланган чикләвек агачыннан, ә колаклары һәм кыл тоткасы тимердән эшләнә. Рамадан, өске һәм аскы агач капкалардан тора. Кыллары тимердән ясала. Һәр терәк аша бер көйләүдәге 4 кыл үтә. Коралның аскы декасы 7 мм калынлыктагы тоташ, ә өске декасы 5 мм калынлыктагы тактадан гыйбарәт.

  • 12 терәкле сатурның озынлыгы 892 мм
  • Киңлеге 315 мм
  • Биеклеге 69 мм
  • Кыллар саны 96.

Инструментның көйләү тибына бәйле, сөйләшү мөхитендә "сантур соль", "сантур ля" һәм "сантур си" кебек атамалар кулланыла.

Сантурда уйнау Бакы сәнгать гимназиясендә һәм Бакы музыка академиясендә өйрәтелә[1].