Сан-Томе (шәһәр)
Сан-Томе | |
порт. São Tomé | |
Байрак | Илтамга |
![]() | |
![]() | |
Нигезләнү датасы | 1485 |
---|---|
... хөрмәтенә аталган | Апостол Фома |
Демоним | Santoméenne[1] һәм Santoméen[1] |
Дәүләт |
![]() |
Нәрсәнең башкаласы | Сан-Томе һәм Принсипи, провинция Сан-Томе[d] һәм Агуа-Гранде[d] |
Административ-территориаль берәмлек | Агуа-Гранде[d] |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Гвинея култыгы |
Әгъзалык | União das Cidades Capitais Luso-Afro-Américo-Asiáticas[d] |
Халык саны |
56 166 (2005), 71 868 (2015)[3], 42 331 (1991), 49 541 (1997), 49 997 (2000), 49 957 (2001), 65 468 (2010) |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 137 метр |
Кардәш шәһәр | Лиссабон, Кингстаун[d], Луанда[d], Либревиль[d] һәм Аккра |
Мәйдан | 17 км² |
![]() |
Сан-Томе (порт. São Tomé) — Сан-Томе һәм Принсипи дәүләтенең башкаласы. Апостол Фома (São Tomé) хөрмәтенә аталган. Сан-Томе провинциясенең һәм Агуа-Гранде округының административ үзәге булып тора.
Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1485 елда португаллар тарафыннан нигезләнә. Шәһәр янында шикәр камышы плантацияләре булган, анда Конго корольлегеннән китерелгән коллар эшләгән. 1525 елда Португалия короле Жуан II шәһәр статусын бирә[4] XVI гасырда монда католик собор төзелә. 1575 елда шәһәрдә Сан-Себастьян форты корыла (хәзерге вакытта биредә Сан-Томе милли музее урнашкан). 1599 елда, һәм тагын 1641-1648 елларда Голландия кулы астында була[5]. Озак вакыт дәвамында Сан-Томе һәм Принсипи португал колониясенең үзәге булып тора. 1975 елда Сан-Томе һәм Принсипи азатлык ала, ә Сан-Томе аның башкаласы булып китә.
Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шәһәр Сан-Томе утравының төньяк-көнчыгышында, Кабраш утравы янында урнашкан. Шәһәрдән көньяк-көнбатыш тарафта — Триндади, төньяк-көнбатышка таба — Гвадалупе, көньяк-көнчыгышка таба — Сантана шәһәрләре урнашкан, аларны үзара шоссе юллары тоташтыралар. Атнага бер тапкыр Кабо-Верде каласыннан Сан-Томега паром йөри. Халыкара аэропортта Ангола, Габон, Португалия илләренә һәм күрше Принсипи утравына даими рейслар башкарыла.
Шәһәрнең истәлекле урыннарына президент сарае, собор һәм кинотеатр керә. Шәһәрдә төрле мәктәпләр, лицейлар, политехник институты, ике базар, өч радиостанция урнашкан. Сан-Тоела TVSP сәүдәгәрлек булмаган телевизион станциясе, халыкара аэропорт, клиникалар һәм дәваханәләр эшли, берничә шәһәр мәйданы бар.
Ел | 1991 | 1997 | 2000 | 2001р | 2003 | 2005 | 2013 |
Халык исәбе |
42 331[6] | 49 541 | 49 997 | 49 957[7] | 53 300 | 56 166 | 69 167 (бәяләмә) |
Климаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сан-Томеда дәвамлы яңгырлар мизгеле (октябрьдән майга чаклы) һәм кыска коры заман (июнь—сентябрь) белән саванналарның тропик климаты өстенлек итә. Явым-төшемнәр микъдары — елына 1000 мм дан чак кына азрак. Шәһәрдә чагыштырмача даими температура күзәтелә.
Фотографии[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
- ↑ archINFORM — 1994.
- ↑ https://www.internetworldstats.com/africa.htm
- ↑ Becker, Kathleen. [1] = São Tomé and Príncipe: the Bradt travel guide. — USA, 2008. — ISBN 978-1-84162-216-3.
- ↑ Huang, Morrissete, p. 970
- ↑ World Gazetter: São Tome, archived from the original on 2013-02-09, retrieved 2013-02-09
- ↑ São Tomé and Príncipe: Cities, Towns & Provinces
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
![]() |
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
---|
- Sao Tome and Principe 2010 елның 26 июль көнендә архивланган. at the Open Directory Project
- Карталар һәм аэрофотография:
- Street map: Street map from Mapquest, MapPoint 2008 елның 20 гыйнвар көнендә архивланган. or Google or Yahoo! Maps
- Satellite images: Google or Microsoft Virtual Earth — image not yet available
- www.saotome.st — Facts about the country, how to get there, where to stay, what do to, images etc.(ингл.)
- Local travel agency Navetur-Equatour — information&pictures http://www.navetur-equatour.st/