Саошьянт
Саошьянт | |
Әсәр яки аның атамасы теле | авеста теле |
---|
Саошьянт (Авеста телендә:𐬯𐬀𐬊𐬳𐬌𐬌𐬀𐬧𐬝 saoš́iiaṇt̰[1], согд телендә: ’swšwy’nt)[1]; шулай ук Саошиант, Сосиош, авест., «коткару» сүзенең киләчәк заман сыйфат фигыле) — Зәрдөштлектә яхшылыкның яманлык өстеннән җиңүеннән соң киләчәк эсхатологик коткаручысы.
Иран традициясендә гасырлар ахырында куркыныч хөкем башкарырга, явызлык тотучыларны юк итәргә, тәкъвалыларны тормышка кайтарырга һәм аларның үлемсезлеге өчен Хатайош үгезенең соңгы ярлыкаучы корбаны белән аның мае һәм ак хома куллануы белән үлемсезлек эчемлеге ясалып бөтен кешегә бирелеп дөньяның тарихын тәмамлау турында караш нык. Т.2. С.272-273.
В результате битвы с силами Ариман көчләре көрәш нәтиҗәсендә, барлык явызлык көчләре тар-мар ителәчәк, тәмугъ җимерелгән булачак, барлык үлеләр - тугърылар һәм гөнаһлылар, ут белән сынау (ут ордалиясе) соңгы хөкеме өчен тормышка кайтачак. Тормышка кайтканнар эретелгән металл агымы аша узачак, анда явызлык һәм камилсезлек калдыклары яначак. Тәкъвалыларга сынау яңа сауган сөттә коену сыман тоелачак, ә гөнаһлылар яначак. Соңгы хөкемнән соң дөнья үзенең башлангыч камиллегенә мәңгегә кайтачак.
Авеста «Фарвардин-яшт» шулай дип аңлата: « ул Саошьянт дип аңа бөтен тән дөньясын коткарачак булганга (атала)». Зәрдөштлек изге тарихында Гайомарт үзәк гамәл кылучы шәхес Зәрдөштнең алдан килүчесе һәм прообразы булса, Саошьянт исә пәйгамбәрнең варисы һәм миссиясенең тәмамлаучысы булып тора[2]. Пәһләви «Датастан-и-Деник» иншасы буенча, «өчәү мәхлукъ булганның асылда башында, уртасында һәм ахырда булганнарның иң яхшылары».
Зәрдөшт тарафдарлары Саошьянт бер күлнең (Иранның көньяк-көнчыгышында Кансаойа, ягъни Хамун күле белән тәңгәл китерелә) сулары тирәнлегендә саклана торган пәйгамбәрнең орылыгыннан туачак дип ышанганнар. Вакытлар ахыры якынлашкач, анда кыз коеначак һәм пәйгамбәрдән йөккә узачак. Ахеменидлар чорында дөнья коткаручы Саошьянтка ышану һәрберсе гыйфәтле кыздан пәйгамбәр орлыгыннан тудырылган өч коткаручы көтүдә үстерелгән булган. Мондый төгәлләү яңа эшләнгән дөнья тарихы схемасы белән бәйле дип тоела, аның буенча «чикләнгән вакыт» (ягъни өч период - Барлыкка китерү, Катыштыру һәм Бүлү) һәрберсе мең ел кисемтәләргә бүленгән гаять зур «дөнья елы» буларак каралган.
Ухшьят-Эрэта («Тәкъвалыкны үстерүче») исемле беренче коткаручы Заратуштра дәгъвасын яңартачак. Шуннан соң тарих кабатланачак, һәм аның Ухшьят-Нэма («Ихтирамны үстерүче») дигән иртуганы 5000 елда пәйда булачак. Соңыннан соңгы меңьеллык ахырына Саошьянтларның иң бөеге, Астват-Эрэта үзе пәйда булачак, ул Фрашо-керетины игълан итәчәк.
Астват-Эрэта (туры мәгънәдә. «хаклыкны гәүдәләндергән»[3]) — пәйда булуы «Хварно Гимны» ахырында алдан әйтелә торган өч киләчәк коткаручыларның исеме шулай. Киләчәк хакыйкать һәм ялган көчләре көрәшендә саошьянт Астват-Эрэта Заххакны үтергән будет носить оружие Траэтаона коралын тотачагы билгеле.[4].
Башка диннәрдә аналоглар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 Кляшторный С. Г., Лившиц В. А.. Согдийская надпись из Бугута // Страны и народы Востока, т. Х. 1971. С. 121-146. стр. 133.
- ↑ «Фарвардин-яшт» 145, «Саддар» 80, 4 и др.
- ↑ «Тәкъвалыкны, хаклыкны гәүдәләндерүче», Зороастр сүзләре белән тәңгәл килгән рәвештә: «Минем тәкъвалык гәүдәләндерелгән булачак» — Ясна 43, 16
- ↑ Замйад-яшт XIX 92 (Авеста в русских переводах. СПб, 1997. С.400)
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Саошьянт // Мифологический словарь/ Гл. ред. Е. М. Мелетинский. — М.:Советская энциклопедия, 1990. — 672 с.
- Мэри Бойс. Зороастрийцы: верования и обычаи. СПб. 1994.