Сарапул бүлгесе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сарапул бүлгесе latin yazuında])
(Сарапул округы битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сарапул бүлгесе
рус. Сарапульский округ
Ил

ССРБ

Статус

Округ

Регион

Урал өлкәсе

Административ үзәк

Сарапул

Нигезләү датасы

ноябрь 1923

Юкка чыгару датасы

30 июль 1930

Халык саны (1926)

539 787 кеше

Мәйдан

23062 км²

Сарапул бүлгесе харитада

Сарапул бүлгесе (рус. Сарапульский округ) — Урал өлкәсе составындагы административ-территориаль берәмлек. 1923—1930 елларда гамәлдә торган. Үзәге Сарапул шәһәрендә урнашкан булган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сарапул бүлгесе 1923 елның ноябрендә төзелә. Бүлге тәркибенә элекке Пермь губернасының Уса өязе (68% өлеше), Оханск өязе (13% өлеше), Вятка губернасының Сарапул өязе (38% өлеше) һәм Алабуга өязе (3% өлеше) җирләре кертелгән.[1]

1930 елның 30 июлендә Сарапул бүлгесе, ССРБ бүлгеләрнең күпчелеге кебек үк, юкка чыгарылган; аның районнары Урал өлкәсенең туры буйсынуына күчерелгән.

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сарапул бүлгесе 14 районга бүленгән була (1926):

  1. Бикбарда районы
  2. Олы Уса районы
  3. Воткинск районы
  4. Елово районы
  5. Камбарка районы
  6. Каракүл районы
  7. Кыяс районы
  8. Краснояр районы
  9. Уса районы
  10. Рабки районы
  11. Сарапул районы
  12. Фоки районы
  13. Частые районы
  14. Черновское районы

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1926 елда Сарапул бүлгесенең халык саны 539787 кешене тәшкил иткән, шул исәптә урыслар — 90,4%; башкортлар — 2,9%; арлар — 2,1%; татарлар — 1,0%.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]