Сара Леандер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сара Леандер latin yazuında])
швед. Zarah Leander
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1][2]
Ватандашлык  Швеция
Тугандагы исем швед. Sara Stina Hedberg
Туу датасы 15 март 1907(1907-03-15)[2][3][4][…]
Туу урыны Карлстад[d], Карлстад[d], Вермланд[d], Швеция[3][4][5]
Үлем датасы 23 июнь 1981(1981-06-23)[2][3][6][…] (74 яшь)
Үлем урыны Оскар[d], Эстүгүлем[d], Стокһолм ләне[d], Швеция[3]
Үлем сәбәбе инсульт
Җирләнгән урыны Häradshammar Church[d]
Кабер сурәте
Ата Anders Lorentz Sebastian Hedberg[d][7]
Ана Mathilda Ulrika Wikström[d][7]
Ире яки хатыны Nils Leander[d][8], Arne Hülphers[d] һәм Vidar Forsell[d][8]
Балалар Göran Forsell[d]
Һөнәр төре җырчы, автобиограф, киноактер, театр актеры
Активлык чорнының башы 1929
Җырчы тавышы контральто[d] һәм глубокое контральто[d]
Музыкаль инструмент тавыш[d], фортепиано[d] һәм скрипка
Жанр оперетта[d]
Рәсми веб-сайт zarah-leander.de(алм.)[9]
Нинди веб-биттә тасвирланган forum.genealogi.se/index.php?topic=76443.0[10]
Нинди вики-проектка керә Project Svenskt kvinnobiografiskt lexikon[d]
Досье в Швейцарский архив исполнительских искусств[d][11]
 Сара Леандер Викиҗыентыкта

Сара Леандер (немец әйтелешендә Цара Леандер; швед. Zarah Leander, тумыштан Сара Стина Хедберг (Zarah Stina Hedberg), 15 март 1907 ел23 июнь 1981 ел) — Швеция киноактеры, җырчы, башлыча Германияда эшли.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маклер гаиләсендә туган. 1911 елда фортепианода уйнарга өйрәнә, 1913 елда җырларын беренче тапкыр башкара, 1922 елда гимназиядә укый; берничә ел нәшрияттә сәркатип булып эшли. 1926 елда актер Нильс Леандерга кияүгә чыга. 1929-1935 елларда Швецияда күп санлы ревю һәм оперетталарда уйный, скандинав илләрендә гастрольләрдә була. 1930 елларда аның җырлары язылган пластинкалар чыга.

Леандерның кинодагы беренче рольләре ялтыравыклы мохиттә яшәгән,ирләрне ымсындырып һәлак итүгә сәләтле хатын-кыз була. 1932 елда ул швед журналисты Видар Форселлгә кияүгә чыга, 1936 елда Австрияга китә, Вена театрында Ральф Бенацкиның «Аксель оҗмах капкасы янында» опереттасында Макс Ханзен белән бергә уйный. Шул ук елда Леандер катнашкан немец телендәге беренче фильм чыга: ул вакыйгалар театр тирәсендә барган «Премьера» детектив фильмына ревю җырчысы ролен башкара. Бу амплуада, үзе белән килешү төзегән УФА (UFA) фильмнарында чыгыш ясый.

1941 һәм 1942 елларда Адольф Гитлер пропаганда министрлыгының Сара Леандерга дәүләт актрисасы исемен бирү турындагы тәкъдимен кире кага. 1943 елда аннан немец гражданлыгын алуын һәм валютада алган гонорарның күп өлешеннән баш тартуын таләп ителә. Моңа җавап итеп ул УФА (UFA) белән контрактын өзгән һәм Швециягә кире кайткан. Ул катнашкан фильмнар прокатта кала, әммә немец матбугатында аның исемен телгә алу тыела.

1944 елда Скандинавияда эмигрант хезмәттәшләре аңа бойкот белән янаганнан соң, Сара Леандер Карл Герхардтның Стокгольм ревюсында катнашудан баш тартырга мәҗбүр була, әмма бу хәл аңа швед радиосында чыгыш ясарга комачауламый. 1945 елның уртасыннан аңа Германияда һәм Австрияда чыгыш ясау тыела. 1948 елның 13 ноябрендә ул Саарбрюккенда үзенең сугыштан соңгы беренче концерты белән чыгыш ясый.

Советлар Союзында Сара Леандер катнашкан берничә фильмны трофей сыйфатында күрсәткәннәр: 1948 елда «Королеваның йөрәге» (Das Herz der Königin, 1940) — «Эшафотка юл» атамасы астында, 1949 елда «Чүл җыры» (Das Lied der Wüste, 1939) — «Чүл күтәрелүе», 1956 елда «Ул чакта» (Damals, 1943) — «Кем гаепле?» атамасы биреп.

Шагыйрь Иосиф Бродский үзенең «Трофейное» китабында болай дип яза: «Мин аны тик бер тапкыр гына, ул чакта бер атна гына барган Мария Стюарт турындагы „Эшафотка юл“ фильмында күрдем. Яшь кенә бер паж һәлакәт алдында торган королеваның соклангыч балтырын күреп, хәсрәтле башын өйгән күренештән башка бернәрсә дә хәтеремдә калмаган. Минем карашка, ул экранда кайчан да булса күренгән иң матур хатын-кыз булган, һәм шуннан соң миңа охшагандыр, хөрмәткә лаеклы булсалар да, ул күрсәткән идеалдан авышу гына булган. Минем буталчык һәм озын романтик карьерамны аңлатырга тырышуларым арасыннан, гаҗәп булса да, менә шунысы канәгатьләнерлек булып тоела»[12].(Романтик карьера - тормышындагы мөхәббәткә бәйле вакыйгалар).

1949 елда Леандер концертлары белән яңадан Аурупа һәм Көньяк Америка буйлап чыгыш ясаган. 1956 елда дирижер Арне Хюльферска кияүгә чыга. Кинода бары тик эпизодик рольләрдә генә уйный. «Синең белән һәрчак шулай яхшы булды» фильмында, иске җырларын җырлап, үзен үзе уйный.

Сара Леандер Венада һәм ФРГда оперетталарда һәм мюзиклларда уйный, гастрольләрдә һәм телевидениеда чыгыш ясый (1978 елда ZDFта «Якшәмбе концерты»).

1978 елның 10 октябрендә Стокгольмда соңгы тапкыр сәхнәгә чыга. Икенче көнне аны инсульт суга.

Фильмографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сара Леандер 1931 елда
  • 1930 — Загадки Данте / Dantes Mysterier
  • 1931 — Фальшивый миллионер / Falska Millionären
  • 1935 — Скандал / Äktenskapsleken
  • 1937 — Премьера / Premiere
  • 1937 — К новым берегам / Zu neuen Ufern
  • 1937 — Хабанера / La Habanera
  • 1938 — Родина / Heimat
  • 1938 — Чернобурка / Der Blaufuchs
  • 1939 — Средь шумного бала / Es war eine rauschende Ballnacht
  • 1939 — Песнь пустыни / Das Lied der Wüste
  • 1940 — Сердце королевы / Das Herz der Königin
  • 1941 — Путь на свободу / Der Weg ins Freie
  • 1942 — Великая любовь / Die große Liebe
  • 1942 — Тогда / Damals
  • 1950 — Габриела / Gabriela
  • 1952 — Куба Кабана / Cuba Cabana
  • 1953 — Аве Мария / Ave Maria
  • 1954 — С тобой было всегда так хорошо / Bei Dir war es immer so schön
  • 1959 — Голубой мотылек / Der blaue Nachtfalter
  • 1964 — Небылицы / Das Blaue vom Himmel, ТВ
  • 1966 — Изюминка женщин / Das gewisse Etwas der Frauen

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Record #51879117 // VIAF[Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
  2. 2,0 2,1 2,2 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Sveriges dödbok
  4. 4,0 4,1 Karlstads stadsförsamlings kyrkoarkiv, Födelse- och dopböcker, SE/VA/13275/C I/14 (1906-1912), bildid: 00035642_00084
  5. перепись населения Швеции 1910 годаRiksarkivet.
  6. Discogs — 2000.
  7. 7,0 7,1 Pas L. v. Genealogics — 2003.
  8. 8,0 8,1 https://www.zarahleander.de/biografie.html
  9. https://www.musik-sammler.de/artist/zarah-leander
  10. Ämne: Leander, Zarah (1907-1981)
  11. performing-arts.ch / мөхәррир Швейцарский архив исполнительских искусств
  12. Иосиф Бродский. Трофейное. әлеге чыганактан 2013-01-05 архивланды. 2013-01-02 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]