Минсаяф Сарбулатов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Минсаяф Сарбулатов latin yazuında])
(Сарбулатов Минсаяф Сөеш улы битеннән юнәлтелде)
Минсаяф Сарбулатов
Туган 1786
Олыимән
Ватандашлыгы  Россия империясе
Һөнәре хәрби хезмәткәр

Сарбулатов Минсаяф Сөеш улы (1786—?) — хәрби эшлекле. 1812 елгы Ватан сугышында һәм Рус армиясенең чит илгә 1813-1814 еллардагы походларында катнашучы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Минсаяф (Габделманнаф, Әбелмәних) Сөеш улы Сарбулатов Ырынбур губернасы Бүләр вулысы (хәзерге Татарстан Республикасының Актаныш районы) Олыимән авылында яшәгән. Обер-офицер, 14-нче класслы поход старшинасы булып хезмәт итә[1].

1812 елгы Ватан сугышы башлангач, 1814 елның ахырына кадәр 5-нче Башкорт атлы полкы составында французларга каршы сугышларда катнаша. 5-нче Башкорт атлы полкы Бөгелмә өязе Карабан авылында 12нче, 11нче һәм 10нчы кантон башкорттарынан оештырыла һәм 1812 елның 29 авгусында Казан белән Чебоксар аша Түбән Новгородка бара. 15 октябрдән кенәз П. М. Волконский отрядлары составына керә, Сураж һәм Велиж калаларында урнаша. 1 ноябрдән генерал-майор М. М. Свечин отрядлары составына керә. 1812 елның 14-16 ноябрендә Березина буендагы алышларда катнаша. Аннары Витебскида һәм Борисовта була. 1813 елның гыйнварында Данциг (Гданьск) кирмәнен камауда катнаша. 1813 елның октябреннән 1814 елның апреленә кадәр Минск губернасында хезмәт итә, шул ук вакытта полкның бер өлеше Лейпциг янындагы сугышта катнаша һәм сугышлы Парижда тәмамлый.

1834 елда шәхси дворянлык хокукын алган.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ике хатыннан уллары: Әбделвәли, Шаһимардан, Шаһиәхмәт, Сәхибгәрәй.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «1812 елгы сугыш истәлегенә» көмеш медале кавалеры
  • «1814 елның 19 мартында Парижны алган өчен» көмеш медале кавалеры

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Гатиятуллин З. Г. Башкиры 11-го кантона в Отечественной войне 1812 г // Ватандаш : журнал. — 2013. — № 8. — ISSN 1683-3554

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Асфатуллин С. Г. Северные амуры в Отечественной войне 1812 года. — Уфа: Уфимский полиграфкомбинат, 2000. — 160 с. — ISBN 5-85051-181-4.
  • Вклад Башкирии в победу России в Отечественной войне 1812 года. Сборник документов и материалов / сост. Р. Н. Рахимов [и др.]. — Уфа: Китап, 2012. — 488 с. — ISBN 978-5-295-05476-1.
  • Усманов А. Н. Башкирский народ в Отечественной войне 1812 года. — Уфа: Башкнигоиздат, 1964. — 136 с.