Эчтәлеккә күчү

Саргасс диңгезе

27°30′ т. к. 50°00′ кб. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Саргасс диңгезе latin yazuında])
Саргасс диңгезе
Рәсем
... хөрмәтенә аталган Саргассум[d][1]
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Төньяк Атлантика[d]
Озынлык 3200 km[2][1]
Киңлек 1100 km[2][1]
Вертикаль тирәнлек 1500 метр[3] һәм 7000 метр[3]
Харита сурәте
Карта
 Саргасс диңгезе Викиҗыентыкта

[3]

Саргасс диңгезе — Атлантик океандагы антициклон сулар әйләнеше районы. Көнбатышта — Гольфстрим, төньякта — Төньяк Атлантик, көнчыгышта — Канар, көньякта — Төньяк Пассат агымнары белән чикләнә. Саргасс диңгезе тулысынча диярлек саргасс суүсемнәре белән капланган.

Мәйданы, агымнарның урнашуына бәйле, 6-7 млн кв.км тәшкил итә. Яр буйларыннан ерак ята. Төньяк-көнбатыш өлешендә вулканик Бермуд утраулары урнашкан. Су температурасы диңгез өстендә кышын 18-23 °С, ә җәен 26-28 °C тәшкил итә. Тозлылыгы 36,5—37 ‰. Зур өлеше Төньяк-Америка котловинасында 6000 метрдан артык тирәнлекләрдә ята. Максималь тирәнлеге — 6995 метр.

Саргасс диңгезендә океаник агымнар тарафыннан барлыкка китерелгән пластик һәм башка калдыклардан җыелган гаять зур чүп табы бар[4].