Сарман

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Сарман
Сарман (Русия)
Сарман
Сарман (Татарстан)
Сарман
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Сарман районы
Координатлар 55°15′00″ т. к. 52°35′24″ кч. о.HGЯO
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 7 153 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423350
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Сарманово

СарманТатарстан Республикасының Сарман районындагы торак пункт. Әлегә муниципаль статусы — село (федераль классификатор буенча). Сарман авылы — Сарман районының үзәге. Ул Казаннан 296 чакрымда, Бөгелмә тимер юл станциясеннән — 100, Чаллы пристаненнан 60 чакрым ераклыкта урнашкан. Авыл Минзәлә елгасы буена урнашкан.

Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 423350.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сарман атамасы тарихи, тарихи-географик, географик-статистик хезмәтләрдә еш кабатлана. 1870 елдагы мәгълүматларга караганда, Сармандагы 168 хуҗалыкта 536 ир-ат һәм 526 хатын-кыз яшәгән. Анда типтәрләр һәм татарлар гомер иткән. Авылда мәчет, мәдрәсә һәм ике су тегермәне эшләгән.

Сарман атамасы, аның килеп чыгышы, тамырлары чал тарих тирәнлегенә барып тоташа. Сарманлылар үзләре Сарманны Сарман бабай нигезләгән дип исәплиләр.

Бу атама, безнең карашыбызча, кыпчак (нугай) этнонимы (кабилә-кавем исеме) «сарман»га бәйләнешле. Этноним хәзер топоним, гидроним һәм антропоним формасында ныгып калган. Урта Жуз казакълары килеп чыгышында да «сарман» этнонимы катнашкан. Сарман атамасы Павлодар өлкәсендә очрый. Атама төрекмән топонимиясендә дә урын алган. Сарман кабилә-кавемнәренең бер ишеләре — казакъ, икенчеләре — төрекмән, өченчеләре татар халкы оешуга өлеш керткән. М. Әхмәтҗанов хезмәтләреннән күренгәнчә, татар шәҗәрәләрендә Сарманай исеме табыла. Сарман, Сарманай һәм Сарманаев фамилияләре татарларда, керәшеннәрдә һәм Пермь татарларында да очрый. Марий Эл Республикасының Таулы Мари районында Сарман-Сола исемле авыл бар. Мари галимнәре бу атаманың шәхес исеме Сарманга һәм татар телендә кайчандыр актив кулланылышта булып, авыл мәгънәсен бирә торган, ә хәзер искергән «сала» сүзе кушылып ясалган дип уйлыйлар. 1716—1717 елларга караган чыганакларда һәм тарихи материалларда мари галиме С.Я. Черных Сарманайко исемен очрата.

Сарман халкы — ачык, киң күңелле, талантлы, җырга-моңга оста, ярдәмчел һәм эшчән халык.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күренекле кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Язучы Хәниф Гыйздулла улы Хәйруллин (19311998), Татар дәүләт академия театры артисткасы Фәридә Мирхафизан кызы Сафина (1957), Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Шәрифуллина (1958) Сарманда туып үскәннәр.

Сарман районында туып үскән язучы, журналист, һәвәскәр археограф Дамир Хәйрулла улы Гарифуллин (1939) Сарман районының күренекле шәхесләре турында зур хезмәт — китап бастырып чыгарды. Ул «Sarmanica» (Сарман районы энциклопедиясе) дип атала.

Сарманнан ерак түгел Чукмарлы авылында Татарстанның Г. Тукай, РСФСРның М. Горький исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты, халык язучысы Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев (19282002), Иске Теләнче авылында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, шагыйрә Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева (19282005) туган.

Сарман төбәге — татар халкының бөек җырчысы Илһам Шакировның туган ягы. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Илһам Гыйльметдин улы Шакиров 1935 елның 15 февралендә Яңа Бүләк авылында туган.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.8 °C 4.3 °C 13.3 °C 18.6 °C 20.4 °C 17.6 °C 12 °C 4.2 °C -5.1 °C -10.5 °C 3.9 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.[2]

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сарман аграр көллияте
  • Сарман сәнгать мәктәбе
  • Сарман урта мәктәбе
  • Сарман гимназиясе
  • Сарман балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, — 247 б.