Сарман (газета)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сарман (газета) latin yazuında])
«Сарман»

«Сарман» газетасы логотибы
Tөр

иҗтимагый-сәяси

Формат

А 3


Нәшер итүче

«Татмедиа» АҖ

Баш мөхәрир

А.А. Сабирова

Нигезләнгән

1931

Тел

татар, рус

Төп офис

423350 ТР, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин ур., 17.

Тиражы

2 712 (русча 176) (2017)


Веб-сайт: http://sarman-rt.ru/

«Сарман»1931 елдан Татарстан АССР (1991 елдан Татарстан) Сарман районы үзәге Сарманда татар телендә чыгучы газета. 2003 елда «Татмедиа» АҖ филиалы — Сарман мәгълүмат-мөхәрририят үзәгенә кергән. Атнаның чәршәмбе, җомга көннәрендә, «Атна вакыйгалары» кушымтасы белән чыгарыла. Русча «Новый Сарман» газетасы чәршәмбе көнне чыга.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1931 елның язында РКП (б) Татарстан өлкә комитетының күчмә басмаханәсе һәм ТАССР җир эшләре халык комиссариаты органы булган «Колхоз гәзите» районнарга чыгып, язгы кыр эшләрен яктыртучы бер битлек листовкалар чыгара. Сарманда «Колхоз гәзите чәчүдә» исемле листовка чыга. 1931 елның маенда әлеге листовка нигезендә районның яңалифтә басылган «Комбайн» газетасы дөнья күрә. Беренче мөхәррире Әхәт Хөсәен улы Нәфыйков. Газета мөхәрририятенең үз бинасы булмый, ул МТС конторасының бер бүлмәсендә урнашып тора. «Комбайн» газетасы ССРБда игълан ителгән беренче бишьеллык (1929-1932) (ru) нәтиҗәләре белән таныштырып бара. Икенче бишьеллыкны (1933-1937) (ru) газета исемен алыштырып каршылый. Ил сәнәгатендә һәм авыл хуҗалыгында киң җәелдерелгән стахановчылар хәрәкәте (ru) йогынтысында, газета «Кыр стахановчысы» дип атала.

1931-1940 елларда газета яңалифтә басыла.

1953 елның 5 ноябреннән газета исеме девизга охшап кала: «Югары уңыш өчен». Моңа кадәр атнага бер чыгып килгән район газетасы 4 полосалы булып, атнага 3 тапкыр чыгарыла башлый. Җаваплы сәркатибе — Хәниф Гыйздулла улы Хәйруллин(1931-1998).

1962-1963 елларда Сарман районы Татарстан АССРда районнарны эреләндерү сәясәте шаукымы белән Минзәлә җитештерү идарәсенә карый башлагач, район газетасы чыгудан туктап тора, район халкына Минзәләдә чыгучы «Коммунизм таңы» (рус. Рассвет коммунизма) газетасы таратыла. 1963 елның 5 апреленнән район газетасы, Сарман колхоз-совхоз җитештерү идарәсе фирка комитеты һәм хезмәт ияләре депутатларының Сарман район шурасы органы буларак, «Ленинчы» исеме белән яңадан чыгарыла башлый. 1964 елның 1 гыйнварыннан «Ленинец» исеме астында газетаның русчасы дөнья күрә (хәзерге «Новый Сарман»).

1993 елдан газета хәзерге исемен йөртә. Ул вакытта газета басмаханәдә линотип машиналарында җыела. 1997 елдан абунәчеләр редакциянең компьютер комплексында җыелган һәм версткаланган газета ала башлыйлар. Хәзер газета Чаллының «Глагол» ААҖ нәшриятында (Чаллы, Әлмәт тракты, 10/3) басыла.

Газета мөхәррирләре булып, 1941-1944 һәм 1947-1959 елларда Әхәт Хөсәен улы Мөхәммәтшин (1908-1964, Кайбыч район газетасы мөхәррире (1945-1947)), 1963-1974 елларда Әсләх Гаяз улы Гаязов (1922-1997, Актаныш (1945-1949) һәм Кайбыч (1951-1952) район газеталары мөхәррире булып эшләгән), 1974-1995 елларда Илгизәр Мөҗәһит улы Кушаев (1933-?), 1995-1997 елларда Дамир Гарифуллин һ.б. эшли.

Газета битләрендә төрле елларда Диләрә Зөбәерова, Мәдинә Маликова, Вәсимә Хәйруллина, Ямаш Игәнәй, Адлер Тимергалин, Нияз Акмал, Рафис Гыйззәтуллин, Әзһәр Габиди, Аяз Гыйләҗев, Клара Булатова, Рәфкать Кәрами, Рафис Могыйнов, Гөлшат Зәйнашева, Изаил Зарипов, Хатыйп Миңнегулов, Фәрит Яхин һ.б. әсәрләре басылган.

2019 елда Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге Хәниф Хәйруллин исемендәге премия булдырган[1].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сарман районы энциклопедиясе. 1нче китап (төзүче Дамир Гарифуллин). Яр Чаллы: «Идел-йорт», 2000.
  2. Сарман (төзүче Тәлгат Исмәгыйлов). К.: «АБАК», 1998. ISBN 5-89423-067

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]