Сарман атамасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сарман атамасы latin yazuında])

Сарман  атамасы

Сарман   районы  Татарстанның  көнчыгышында,  Кама аръягында  Зәй  һәм  Ык елгалары  арасындагы Минзәлә  елгасы бассейнында  урнашкан.  Минзәлә – гарәпчә “мәнзиль”  - тукталыш дигәнне  аңлата. Чыннан да,  бу  елга  бик   бормалы.    Елга суы  һәр борылышка  җиткән саен  агым   тизлеген киметә,  ягъни  “тукталыш” ясый.    Тукталышның  икенче төрле аңлатмасы  да бар.    Гарәпләр ара  ераклыгын  махсус үлчәү  беремлеге  - “мәнзиль” (ул 87 километрга тиң  булган) белән  үлчәгәннәр.   Болгар дәүләтенә  йөргән  гарәп   һәм сәүдәгәрләренең  юлның бер мәнзиле саен  туктап ял итә  торган урыны  булган.   Шул сәбәпле  елгага  Минзәлә исеме кушылган  булуы  бик мөмкин.   921 нче   елда  гарәп  илчесе   һәм сәяхәтчесе   Ибне    Фадланның Болгар  иленә  көньяк-көнчыгыш   юлдан, ягъни  ҖАЕК,   Агыйдел, Ык, Минзәлә, Чирмешән  суларын кичеп килүе,   илчелекнең  елга буйларында  туктап ял итүе, шул тирәдән  яшәгән  халыкларның көнкүрешен, йолаларын тасвирлап язган  елъязмалары  моңа мисал булып тора.

   САРМАН  атамасы, аның   килеп чыгышы, тамырлары чал тарих тирәнлегенә  барып тоташа. Бу атама кыпчак (нугай) этнонимы (кабилә-кавем исеме)   “сарман”га бәйләнешле  дип фикерләү дә бар. Этноним   хәзер  топоним, гидроним  һәм антропоним   формасында ныгып  калган. Урта  Жуз  казакълары  килеп  чыгышында  да “сарман” этнонимы    катнашкан. Казакъ теле  белгече Т. Җанузаков  Сарман исемен  монгол теле белән бәйли, беренче компонненты   монголча “сар”-“ай” (луна)  дигән  мәгънәне белдерә  дип карый”. (Т.Җанузаков,”Казакъ  телендәге җалкы   есемдәр, Алма –Ата, 1966 ел, 134 җит). “В. Н. Попова  Сарман атамасы  Иран телләре белән мөнәсәбәтле  булып, ”югарыгы елга”  мәгънәсен аңлата  дип саный. (Г.Саттаров,”Ни өчен шулай  аталган?”, Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1971, 110 бит).

Сарман атамасы Павлодар өлкесендә дә  очырый. Атама төрекмән  топонимиясендә  дә урын алган.  Сарман  кабилә-кавемнәренең бер  ишеләре - казакъ,  икенчеләре –  төрекмән, өченчеләр  татар халык оешуга өлеш керткән.  М. Әхмәтҗанов  хезмәтләреннән күренгәнчә,  татар  шәҗәрәләрендә   Сарманай исеме  табыла.  Сарман, Сарманай  һәм Сарманаев исеме  - фамилияләре татарларда, керәшеннәрдә һәм  Пермь  татарларында да  очрый. Марий Эл  Республикасының   Таулы Мари районында  Сарман –  Сола исемле  авыл бар. Мари  галимнәре бу  атаманың шәхес  исеме Сарманга  татар телендә  кайчандыр актив  кулланылышта булган, авыл мәгьнәсен бирә торган, хәзерге  вакытта искергән  “сала”   сүзе кушылып ясалган  дип уйлыйлар. 1716-1717 елларга  караган  чыганакларда һәм  тарихи  материалларда мари галиме  С.Я Черных Сарманайко исемен очрат .

Сарман атамасы тарихи, тарихи–географик, географик–статистик  хезмәтләрдә еш кабатлана.

Район үзеге  Сарман дип  атала. Сарман бик  борынгы чорлардан  ук  кендеге белән   Болгарга, Казанга  береккән  татар  төбәге. Сарман  җирләре борынгы  Болгар дәүләтенең иң көньяк – көнчыгыш  читендә булган. Чулман  (Кама) – Агыйдел  елгалары арасында  борын–борын заманнарда  ук  төрле–төрле ырулар  гомер сөргән.  Бу төбәктә фин–угыр  кабиләләре  дә яшәгән.

Биредә  Кол Галинең  XIII гасырда  ук иҗат иткән  “Кыйссаи Йосыф” әсәренең, XVI гасырда  яшәгән Мөхәммәдьярның “Нурлы содур” поэмасының  кулъязмалары  табылу бу якларның  Болгар һәм Казан белән   бер мәдәни мохиттә  яшәүләрен бәян  итүче дәлилләрдер. Минзәлә  төбәге  тарихын өйрәнүчеләрнең  берсе булган Мирхафизан Сафин  Сарман авылының 1737 нче  елда искә алынуын сөйли.  (Мирхафизан Сафин, “Мензелинская быль”). Сарман  картның Бикчура  хан нәселеннән  булуын сөйләүче шәҗәрәләр  Болгар–Казан–Сарман  дәвамчылыгын тагын да раслый төшәләр. Сарманлылар  үзләре Сарманны Сарман исемле кеше  нигезләгән  дип исәплиләр.

Чыганак: Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. - Казан: Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты, Төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте, 2020. - 384 б.